Журнал «Безнең мирас»

«Ак чәчәкләр» әсәре

8 октябрь, 1965 ел.
Проза секциясе утырышы.
Катнашалар: язучылар, редакция хезмәткәрләре, студентлар.
Көн тәртибендә: Габдрахман Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр» романын тикшерү.
Утырышны проза секциясе җитәкчесе Атилла Расих ачып җибәрә:


– Бу тикшерү авторга да, башка иптәшләргә дә файдалы булыр, дип уйлыйм. Шул исәптән безнең әдәби осталыкка карашыбызны сынау да булыр. Әсәр күптән басылды, әмма җитди тәнкыйть мәкаләсе күренмәде. Бәлки бу фикер алышу тәнкыйтьчеләргә бер этәргеч ясар.


Сүзне тәнкыйтьче Рафаэль Мос­тафин ала:


– Романны халык яратып укыды. Хатлар күп килә. Журнал күбрәк тарала башлады. Мин быел күп җирләрдә булдым, роман турында күп фикер ишеттем. Быел иң популяр әсәр булды бу роман. Әсәр басылып беткәнче үк хатлар килә башлады. Журналның киләсе саннарын көтеп алдылар. (Берничә хат укый.)


Урыннан сорау: Тәнкыйть сүзләре булдымы?


Рафаэль Мостафин сүзен дәвам иттерә:
– Бер врачтан медик терминнарга карата замечание булды.


Беренче кат укыганда әсәр мине мавыктырмады. Сайрак, тирән түгел, яңа фикерләр алып булмаган кебек булды. Әбүзәр абый – бик матур образ. Язучының көндәлеге бик кызык­лы. Икенче кат укыганда мин күбрәк әсәрнең йомшак якларын күрдем.


Габдрахман абыйның барлык геройлары өч төрлегә бүленә: яхшылар, яманнар һәм кимчелекле геройлар. Башка язучыларда бу алай түгел. Бу нәрсә, минемчә, авторның фактларны үз калыбына салуын күрсәтә. Егерме икенче съезд күренешеләре бар. Автор бу турыда бик төчеләнеп яза. Артык парадный үтте бит ул съезд. Ә автор моны күрми. Бу геройның тирән фикерлелеген күрсәтми. Тагын: зур әдәбият әсәре һәрвакыт яңа горизонтлар ача. Беллетристикада андый ачышлар булмавы да мөмкин (Белинский сүзләре бу). Бу беллетристиканы кимсетү түгел, үз чорында андый әсәрләр роль уйныйлар. «Ак чәчәкләр»дә беллетристик алымнар шакктый ачык. Габрахман абый – сюжет остасы. Ләкин бу сюжет, геройның характерын ачу роленнән бигрәк, детектив роль уйный (мисаллар: Мансурның кайтуы, Мансурның хәлен әтиләре белми, Диләфрүз белән Юматша, һ.б. ). Миндә шундый тәэсир калды: язучы күп материал җыйган, һәм аны дыңгычлап, төеп булса да тутырган. Мәсәлән, көндәлек. Аны алып ташлаудан романга зыян итмәс иде. Бу әсәргә балласт кебек. Андый урыннар романда шактый, аларны алып ташласаң, минемчә, матур гына повесть калыр иде.


Кайвакытта артык сентиментальностька бирелеп китү җанны әрсетә? Мәсәлән, Мансурның Диләфрүзгә өй­ләнергә карар кылуының мотивлары.


Бәлки, мин кимчелек дигән нәр­сәләрне башкалар үзенчәлек диярләр. Мелодраматик моментлар да күпләрнең күңеленә хуш килә.
Язучының үз укучысы бар. Әмма бу әсәр мине канәгатьләндермәде, сайрак әйбер. Төп фикер: яхшы кешелек­ле врач яхшы дәвалый, начар врач начар дәвалый. Тормыш катлаулы бит, ә ул катлаулыкларның чагылышын мин бу әсәрдә күрмәдем.


Сүзне Фатих Хөсни дәвам итә:


– Мин романны иренеп укый башладым – арылган, әсәрнең ничек язылганын беләбез. Укый-укый мавыктым һәм укып чыктым. Икенчедән, без авылларда булдык һәм беләбез: Габдрахманны укыйлар, кызыксыналар.


Әйберне яхшы, дип әйтү өчен ике билге кирәк: 1) халык яхшы дип ябырылып укысын, 2) язучылар, тән­кыйтьчеләр яхшы, дип тапсын.


1918 елда Петроградта референдум уздыралар һәм ачыклана: халык Игорь Северянинны күп укый икән. Хәзер бу шагыйрьне сирәк кеше белә.


Габдрахман әдәбиятта кеше кул-аягы тимәгән темаларны кузгата. Бу юлы ул врачлар тормышын яхшы ук каерып ташлады.


Өченче як: кызыклы гына, күңелне ышандыра торган кешеләр бар. Миңа кечкенә кешеләре ошый: Фатихәттәй – җылы, табигый; Диләфрүз – кеше ул! Асия, Хәтирә апа, авылдагы апалар. Төп образлар пьедесталга бастырылган.


Әбүзәр абзыйның квартира обстановкасы, үзара мөнәсәбәтләрнең яхшылыгы, пакьлек, сафлык – бу бик яхшы.


Әмма моңа карамастан, миндә китап – китап тәэсире калдырды. Тормыш тәэсире түгел. Әдәбиятлык, ясалмалык исе килә, тиешенчә тормыш түгел. Тормышка карата дөреслек, сафлык, хыянәтсезлек, саклык кирәк. Нилектән бу ясалмалылык:


1. Уңай образлар чиксез, чамасыз ях­шы. Алар – пьедесталда. Автор аларга тенденциоз мөнәсәбәттә.


2. Кирәкмәс урында, гади генә әйтәсе урында пафос белән, «красивый» итеп әйтергә тырышу. Ә Пушкин әйтә: «Прозаның бөтен прелес­те – гадилектә», – ди. Романда гадилек җитенкерәми, кирәк-кирәкмәсә купшылык артыннан куу бар.


3. Кайбер бик четерекле күренгән ситуацияләр ансат кына чишелә дә куя. Мәсәлән, Гөлшаһидә – Мансур линиясе. Ансат аерылалар – ансат кушылалар. Без яшьләрне өйрәтәбез бит, мондый мәсьәләләрне бөтен җитдилеге, катлаулылыгы белән куярга кирәк.


Гөлшаһидә – авылда нишләгәндер – җыр да чыгарганнар, съездга делегат итеп сайлыйлар, шәһәрдә тагын парторг та тегене эшли, моны эшли, әйтерсең, аннан башка берәү дә боларны күрмәгән. Ә төп эшендә, ничек эшли ул – бусы күренми. Мансур шулкадәр баллы-шикәрле: бармаклары скрипач-пианистныкы кебек, эшне челтәр бәйләүче кебек пөхтә эшли, күзе аучыныкы кебек. Везет бу Мансурга! Бу Габдрахманның күп әсәрендә шулай. Бу безнең уртак чиребез. Уйланырга кирәк. Тормышны онытып, ясалма чәчәкләр ясап утырабыз. Тормыш чынлыгы, менә нәрсә кирәк әдәбиятка.


Әсәрдә картинность, ясалмалылык күп (укып күрсәтә). Төчелек. Тормышта алай булмый ул!


Гөлшаһидә – Мансур. Инде кушылганнар икән, аларда психологичес­кая логика булырга тиеш, дәлилләргә кирәк. Монда дәлилләү җитми.


Тел турында. Авыррак яза Габдрахман. Шулай да алга китеш шактый. Эзләнә, өйрәнергә тырыша. Бу китапта да уңышлар бар. Әмма тешкә тиярлек әйберләр шактый: калькалар, урыс сүзләре, уңышсыз фигыльләр (мисаллар: кояш тауларны алсу нурга манчыган – манган кирәк ләбаса! – Тыгыз җил....Гөлдери моны төнәми – өнәми кирәк. Чын йөрәктән сөйләшү – чын күңелдән кирәк! – ...сарымсак исе бөркеп тора – Аңкып тора кирәк! Ике ятып бер уйламыйсың – төшемә дә керми кирәк – мәкаль бу лабаса! Кухняның эче дә, тышы да пычрак... – кухняның тышы кайда? Савыт-сабалары маемсыр – ни дигән сүз бу? Поклонницалар...порядочный кешеләр... Үлем-бетем – үлем-җитем бит ул! Кәкрәйгән, таушалган баскыч – кыйшайган, кыршылган кирәк. Роман китап булып чыгып килә, ди. Телне бик нык карарга кирәк бит. Инде китапта да телне бозмыйк.



Мәсгут Шәрифуллин сүз ала:


– Романда зур тема күтәрелгән. Автор материалны нык өйрәнгән.


Әсәр мине мавыктырып китә алмады. Сюжетның ныклыгы юк. Иң төп герой Әбүзәр абый – көрәше юк, противниклары юк. Булса да противниклары – вак кешеләр. Ул зур кеше, дөньяга билгеле, укымышлы, аның противник­лары да зур булырга тиеш иде. Мансур белән Гөлшаһидәнең мәхәббәтен күрмәдем мин. Аерылышуның сәбәбе, зур сәбәбе булырга тиеш иде бит. Янып-көеп йөрүләре дә ясалма кебек. Сюжет төеннәре бик ансат чишелә. Кульминация һәм развязканы мин күрмәдем. Автор тар сукмактан барырга тырышкан кебек, киң тормышка чыгу юк. Роман дневниксыманрак тоелды миңа. Геройларның яхшымы, яманмы икәнлеге башта ук билгеле. Мин врач халкы белән таныш. Алар шактый культуралы кешеләр. Романда алар тупаслар, дорфалар. Тонкирак булырга тиеш бит ул. Янгураның профессор булуына ышанмыйм: бик тупас кеше. Администрациядә эшләүчеләр ахмаклар. Геройлар юктан да елый. Авторның да, укучыларның да моңа һич исе китми. Геройлар бик тиз сүзгә килә.


Гөлшаһидә-Гайсә мөнәсәбәте ачыкланмаган. Автор ихтыяры белән йөргән кебек.


Кече кешеләр бик ошады миңа: Фатихәттәй, артист, Бибисара.


Тел ягы әйбәтләнә, шулай да турыдан-туры русчадан тәрҗемә ителгән сүзләр күп.


Сүз чираты Ибраһим Газига җитә:


– Миңа ошаган җире романның – көндәлекләр. Кызык итеп, тормышның үзеннән алып язылган. Әдәби әсәр эченә кергән публицистика манералары бик ошады. Әбүзәр абый да ошады.


Роман турында шактый уйландым. Аның беренче романнарында романтизм моментлары бик көчле иде. Романтизмның хосусияте шул – образларны тулы итеп эшләмәү. Соңгы романы романтизмнан арынып җитмәгән. Бу романтизм аны, урысча әйткәндә, и спасал, и топил.


Әбүзәр агайның образын ала. Материалны бер дә карамыйча (бәлки сайлап тормыйча, дип әйтергә теләведер. – Л.Л.) төеп-төеп тутырган. Бу шактый зыян китерә. Кайчан ышанып җитеп тә булмый: Мәскәүдән килгән хатынны, Асияне терелтү. Асия активисткага әверелә. Әбүзәр ага үлгәнне дә, үлеп барганны да терелтә. Чама юк, мин инде елмая башлыйм, бөтен романга күләгә төшә. Бу, минемчә, шартлы-романтик методның реалистик әсәргә килеп керүеннән килә.


Чама юк, бөтен буяулар өелгән. Арттырулардан бер дә тартынмый автор, сахарин сала, артык кызылга буйый.


Мансур белән Гөлшаһидә арасында мәхәббәт юк бит, егетләр. Җылылык юк. Ни өчен алар аерылалар? Сюжетны шулай корырга кирәк бит, автор аларны мөмкин кадәр озаграк, роман азагына кадәр кавыштырмаска тырыша.


Балалар уены кебек килеп чыккан. Сознательно ясаган ул бу сюжетны. Мондый романда бик сак булырга кирәк бит.


Мин тискәре геройларның артык кара, ямьсез булуына да ышанмыйм. Бу да романтизм тәэсире.


Роман бөтенләй шушы настроениегә корылган.


Романтизм методы белән язылган әйберләр кирәк түгел димим, кирәк, билгеле.


Сүз җайлап кына Флүн Мусинга күчә:


– Укучы буларак, фикеремне әйтәм. Темасы буенча яңа. Мине әдә­би әсәрнең проблемалы булу ягы кызык­сындыра. Ләкин бу әсәрдә мин укучыны кызыксындырырлык, яңа, актуаль проблема күрмәдем. Бу өлкәдә яңа проблема ачылмаган. Атилла Расихның «Ике буйдагы»нда андый проблема бар. Шуңа мөнәсәбәттә, шуның тирәсендә көрәштә геройларның характеры ачыла. Ә бу романда андый проблема юк. Врачларның көндәлек тормышы гына алынган. Әбүзәр абый – дөньяга танылган, укымышлы, ә нинди эше белән танылган ул – анысын аңламадым. Профессиональ үзенчәлекләр геройларның характерында сизелми. Бу яктан да әсәр аксый. Гомумән, кешеләр. Гөлшаһидәне кая да җибәрергә була – барыбер Гөлшаһидә булачак.


Гомәр ага Бәширов сүз дилбе­гәсен үз кулына ала:


– Миңа бу җыелыш ошый. Ел башында (уку елы башлануын, көзге сезон ачылуын искәртеп әйтә, күрәсең. – Л.Л.) секция эше болай башлану яхшы. Габдрахманның романын секциягә куюы да бик ошый.


Хатлар бик яхшы фикердә инде. Зур әдәбият таләбеннән чыгып сөйлибез без. Габдрахман безне дөрес аңлар, шәт. Мин романны яратып укыдым.


Шундый зур әсәрне укыганда, әдәбиятка нинди яңа образлар килә, дип уйлыйм мин. Миңа кечкенә кешеләр ошады: мәсәлән, Диләфрүз – сафлыгы, матурлыгы, самимилеге бик яхшы тәэсир калдырды. Николай Максимыч – әйбәт фикер калдырды. Әбүзәр ага – борынгы татар интелегенциясенә хас булган яклары белән ошый.


Гөлшаһидә китапта бик күп урын алган. Кем ул? Яхшы образларның үзенә хас сыйфатлары була. Кем ул Гөлшаһидә? Матур хатын, врач. Гомумән, матур хатын-кыз. Үзенә генә хас үзенчәлекләре күренми.


Әбүзәр абый китапның соңында үлә. Бу миңа ошамады. Аның прото­тибы – Әбүбәкер Терегулов дигән кеше. Моны укыгач, Әбүбәкер абый ни уйлар? Минемчә, андый нәрсәгә барыр­га кирәкми иде.


Романның яртысына кадәр ярыйсы гына бара. Аннан соң тарту-сузу башлана, бик көчле ясалмалылык килеп чыга.


Янгураны алыйк. Ниләр генә эшлә­ми бу кеше! Баштан ук ачык: ул әшәке кеше. Әмма ул тагын әллә ничаклы әшәкелекләр эшли. Ник кирәк бу? Романны алып бару өчен кирәк. Юматшаны алыйк. Ул килеп керә, киеренкелек тутырырга кирәк – автор аны машина астына ташлап, үзен сытып бетерә. Бу егетнең характерын ачу өчен кирәкми. Мондый нәрсә кирәк түгел иде.


Реалистик романның үз традиция­ләре бар бит. Тормышның, үзенең бик катлаулы яклары бар – шуларга таянырга кирәк иде. Арзанлы эффектка корылган нәрсәләр күп романда.


Теге элекке романнарыннан яхшырак. Картлар телен матур гына биргән. Шушы юлдан барып, турыдан-туры русча калькадан котылырга кирәк.


Тәнкыйтьче Хәсән Хәйринең сүз­лә­ре ни хакта булыр икән? Аны тың­лап карыйк:


– Күпчелк очракларда мин иптәш­ләрнең фикеренә кушылам. Әмма кайберәүләр белән килешеп булмый. Әпсәләмов биш роман язды һәм үсеп килә. Беллетристика, чтиво, дип әйтү дөрес булмас иде. Һәр язучының үз стиле бар, алар бер-берсенә охшамыйлар. Әмма күп кенә язучылар Әпсәләмов стиле белән килешә алмыйлар. Сугыштан соң яңа бер үзенчәлекле стиль белән язылган яңа төр әсәрләр бирә башлады Әпсәләмов. Күрәсең, моны кабул итәргә кирәктер. Укучылар күптән инде кабул итте аны. Публицистик әсәр яшәргә хаклы, минемчә. Романтизм алымнарын автор киң куллана. Китапчылыкны ташлап, ясалмалыкны ташлап, бу стиль дә Әпсәләмов алган юнәлештә үсәргә тиеш.


Бу роман, укыгач ук, миңа ошамады. Романда автор үсмәгән, бераз чигенгән әле. Иң биек нокта – «Сүнмәс утлар» һәм хәзергә шулай булып кала да.


Төп бәла – идеальный герой эзләү, аны пьедесталга утыртырга тырышу. Бу ясалмалыкка китерә. Гөлшаһидә үзенең рухи үсешендә хәрәкәттә бирелми бит. Автор аның юлына чәчәкләр сибеп, бөтен киртәләрне алып ташлый, шунлыктан характер ачылмый кала.Идеаль геройны ясау – бу романда аеруча каты сизелә.


Әбүзәр абый – пассив кеше, аның роле юк.


Романның эчке пружинасы бик йомшак. Образлар бик шәп, әмма аларның табигый хәрәкәтен бирә алмаган автор, аларны җитәкләп йөрткән.


Монда проблема бар: гуманизм, кешелеклелек проблемасы бар. Фән нигезендә килсәң, хирургия һәм терапия проблемасы.


Роман, минемчә, укылыр. Автор роман өстендә тагын эшләр әле. Бәлки, ашыгучанлык аркасында килеп чыккандыр бу җитешмәүчелекләр.


Янгура һәм Тютеев – иң яхшы образлар. Ни кызганыч, сатира методы кулланылмаган.


Әбүзәр абыйның үлеме, анонимкалар – бар да ясалма.


Әбүзәр-Янгура, Янгура-Мансур мөнәсәбәте нәрсәгә корылган? Янгура – культ калдыгы икән. Әмма анонимкалардан башка нәрсә моны нигезләми. Начарлыкны культ белән аңлату – бу схемага әйләнеп бара. Моннан сак булырга кирәк.


Ниһаять, Әмирхан Еникинең салмак тавышы ишетелә:


– Мин романны укып бетрә алмадым, ни белән беткәнен белмим. Журналлар кулдан-кулга йөрде дә йөрде.


Минем башымда бернәрсә урнашып җитмәде әле. Бу роман бик күп нәрсәләрне бутап ташлады. Нинди критерий белән килергә? Хатлар күп килә, халык укый – бу бик күңелле.


Әмма мин шактый аптырауда. Мин башта бик мавыгып укыдым. Аннары акрын-акрын кызыксыну сүрелә башлады.


Нинди аршын белән килергә бу әсәргә? – дип аптырап калдым. Әсәргә кирәген, иң зарурын гына язарга кирәк, минемчә. Күңелгә тулган вакыйгалар, эпизодлар, картиналар йөзләрчә булырга мөмкин. Әмма шуларның иң кирәген яза белү кадәресе. Романда умыртка сөягенең, кирәген ала, кирәкмәгәнен рәхимсез рәвештә читкә кага торган үзәк сызыкның – үзәк сызык кешеләр язмышыннан тора, кешеләр бастырылып куелган бит инде – булмавыннан киләме әллә бу? – дидем.


Яхшы язылган кисәкләр бар романда. Минем өчен яңалык: авыл күренешләренең матур язылган булуы. Яңа квартирага күчүе, Асия белән очрашу – күпертмичә, арттырмыйча, реалистларча язылган кисәкләр бар. Әмма алар роман өчен ни дәрәҗәдә кирәк соң? Мин аптырап калам.


Әпсәләмов иҗатында новаторлык ике нәрсәгә кайтып кала, күрәсең:


1. Заман өчен яңа теманы тотып ала белү.


2. Яхшы кешеләр иҗат итү.


Ләкин бу бит, гомумән, әдәбият алдына куелган бурычлардан килеп чыга. Әмма бу дөрес тезисларны механичес­киерак аңлау юк микән Әпсәләмовта, минемчә.


Яхшы кеше образын ничек туды­расың? Яхшы кеше уйлап табасың да, аны вакыйгадан-вакыйгага, ситуа­циядән-ситуациягә җитәкләп йөртәсең – мондый метод бар.


Менә мин тормышның катлаулы бер әхвален алам. Шул вакыйгада кешеләр үзләре ачыла. Менә тормышның бар бер өлгергән проблемасы, бу проблема тирәсендә вакыйга, шул вакыйгада кешеләр ачыла. Минемчә, менә шулай.


Менә иптәш Әпсәләмов беренче метод белән бармыймы икән, дим мин.


Әбүбәкер абзыйны гына алыйк. Мин аны беләм. Ул бик интересный кеше, чын мәгънәсендә интеллигент, сәнгать белән кызыксына. Без аның өендә бер ун көн тордык. 30 нчы ел, өендә прием алып бара иде. Аның янына артистлар, художниклар килә иде. Менә романны укыганда ул үзен бик кыен хис итәр сыман.


Ул болай кызыл түгел. Дөрес, бик яхшы кеше ул, әмма прописной истиналар сөйләп йөрмәс иде.


Дөрес, роман укылыр. Әмма әдә­биятның спецификасы турында онытмаска кирәк иде.


Язучы Сафа Сабиров ның сүзе кыс­ка:


1. Әсәрләрне басканчы тикшерергә кирәк.


2. Нәшриятка секция рекомендация бирсен иде.


Сүз авторга – Габдрахман Әп­сәлә­мовка бирелә:
– Минем өчен бу җыелыш яңалык түгел. Разгром ясаячакларын белдем һәм курыкмадым. Кайбер иптәшлр сөйләгәндә мин оялып утырдым – аларның әдәбиятны примитивный аңлавы өчен оялдым. Дөрес, кешеләр сөйләргә хаклы, сөйләсеннәр, әмма аларга карап берни дә үзгәрмәс.


Һәр әсәр аерым бер идея үткәрергә тиеш, әдәбият партияле булырга тиеш. Һәр кеше үз ноктасыннан торып сөйли, үз манерасын гына яхшы, дип саный. Әдәбиятка субъектив караш бу. Р.Мостафин үз фикерен күптән әйтте һәм шуннан баш тарта алмый.


Романның кимчелекләре бар, билгеле, аларның күпчелеге китапта төзәтелде дә. Мин тормышны үземчә аңлыйм, үземчә якын киләм.


Бу җыелышны күптән әзерләдегез һәм кыйнадыгыз, ләкин мин аяктан егылмадым. Фатих Хөсни нәкъ балага сөйләгән кебек сөйли. Нигә кирәк ул?


Мине тирәнтен уйлатырга мәҗбүр итәрлек сүз булмады монда. Мин тагын шул юл белән барачакмын. Минем укучыларым бар, алар фикере минем өчен беренче чиратта әһәмиятле.


Секция җитәкчесе Атилла Расих йомгаклау сүзе ала:


– Габдрахман Әпсәләмовның чыгышы мине гаҗәпләндерде. Төп теләк: авторга ярдәм итү. Чыгышлар бик әзерлекле, әйбәт, эчтәлекле, теоретик яктан нигезләнгән булды. Әдәбиятның принциплары бар, без аппостоллар түгел. Прозабызның сыйфатын күтәрү – зур бурыч. Шунлыктан, бу теләктән чыгып, без дөресен әйтергә тиеш. Иптәшләр дөрес әйтте.


1. Автор үзе язган өлкәне яхшылап өйрәнмәгән. Әбүзәр ага ни өчен профессор ул? Ул образ һавада асылынып тора һәм прописной истиналар сөйләп йөри.


2. Детективлык бар, куян куыш уйнап йөрү бар.


3. Сусальность бар, шикәрдән, балдан катырып ясалган образлар бар, син аны инкарь итә алмыйсың. Аккошлар төшерелгән базар паласлары кебек урыннары бар.


4. Тел кимчелекләре бар.


Тәнкыйтьтән өстен булу мөмкин түгел. Мин уйлыйм, Габдрахман аңлар, уйланыр, дип.


Фикеребезне матбугатта да кычкырып әйтергә кирәк. Без укучыларны, яшьләрне тәрбияләргә тиешбез.


Председатель: Атилла Расих.
Секретарь: Мәдинә Маликова.


Беркетмәне Ләбиб Лерон укыды.

Теги: Ләбиб Лерон Яңалыклар

Галерея

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру