Ачы үкенеч әрнетә җаным...
Туган йортымның утлары сүнгән,
Газиз әнкәем кабергә иңгән.
Йөргән юлларын үләннәр сарган,
Бичара әнкәм сагынып арган.
Ишек аллары, капка төпләре
Әрекмәннәр дә әремдер бары.
Әрекмәннәр дә әремдер бары,
Әремнән ачы йөрәгем зары...
Әнкәем көткән, зарыгып көткән,
Ник шулай озак кайтмадым икән!
Иртәләр көткән, кичләрен көткән,
Гомерләр үткән, түземнәр беткән...
Соңгы кат карап кайтыр юлыма,
Каләм алган ул хәлсез кулына:
«Язма, дигән ул, язма җырларың,
Оныт дөньяда, оныт мин барын...»
И газиз әнкәм, и бәгърем минем,
Бу газапларда ничек яшәрмен?
Ачы үкенеч әрнетә җаным,
Каберең сугара кайнар яшьләрем...
Бик авыр миңа, әнкәем, бәгърем,
Ни хәлләр итим, ярдәм кыл, Тәңрем...
Резеда Вәлиева
Фото: pixabay
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА