Журнал «Безнең мирас»

Һади Такташ

Сүзне шуннан башлыйк: вафатына ел кала Һади Такташ башына салкын тидереп бик каты хасталап ята. 1931 елның җылыга туймаган көзге бер көнендә шагыйрь дусты Гомәр Гали белән мунчага бара. Юынып чыккач, суык сыра алып эчәләр. Юеш чәчле килеш яланбаш йөргән Һади өенә кайта да авырып урынга егыла. «Соңгы авыруының катлаулануы булды булса кирәк, – дип искә ала шагыйрьнең хатыны Гөлчирә Мансурова-Такташева». Сырхаулап ятканда, дусты янына Гадел Кутуй килә. Такташ аның тавышын таный, ләкин үзе янына кертмәскә куша. Бу детальне истә калдырыйк та, Газиз Иделле хатирәләренә мөрәҗәгать итик: «Гомәргә (язучы, тәнкыйтьче Гомәр Гали. – Р.М.) бик таныш йортның икенче катына мендек. Ул саклык белән генә ишеккә кагылды. Бераздан ачылып киткән ишектән күп төннәр йокысыз үткәргәне күренеп торган ак, ябык чырайлы, арыган моңсу күзле Гөлчирә ханым чыкты. Ничектер сагаеп калдык.


– Әйдә, узыгыз, – диде ул тонык тавыш белән.


Такташ яткан бүлмәгә кердек. Караватта сузылып яткан гәүдә бар, ләкин бу – Такташ түгел, без белгән Такташ түгел...


Тасвирлавы кыен... Ябыккан, саргайган йөз... Ястыкка сеңгән һәм ничектер кечерәеп калган башы гел дерелдәп тора. Күзләре ачык, әмма беркемне танымый... Бөтен гәүдәсе бизгәк тоткан сыман калтырана.


Мин телсез-аңсыз калдым. Тик Гомәр генә үзен тыныч тотарга тырышты. Аның монда беренче керүе, Такташны шундый хәлендә беренче күрүе генә түгел иде, ахры. <…>


Такташ 21 ноябрьдә тимгелле тиф белән авырый башлаган һәм авыру үзәге ми шешүгә әйләнгәнлеге безгә консилиум нәтиҗәләреннән дә билгеле иде .


Икенче көнне иртән иртүк, әле урыннан да тормаган идек, ишек шакыдылар. Такташның энесе – төсе киткән Габит килеп керде һәм: «Такташ үлде!» – дип әйтүе белән елап ук җибәрде.


Үлем 1931 елның 8 декабрь көнне иртәнге 6 сәгать 30 минутта килгән иде...


Бер көннән бөтен халык Такташны газета битләрендә кара рамкаларда күреп тетрәнде. Бик күп оешмаларның кара сызыкларга төренгән кайгы белдерүләре күңелләрне сыкратты...


...Инде соңгы чаралар... Күмү чаралары... Комиссияләр: җәмәгать комиссия­се, күмү эшләрен башкару комиссиясе, әдәби архивын барлау комиссиясе... Бу комиссияләр составында – Гомәр Гали, Кави Нәҗми, Әхмәт Исхак, Якуб Чанышев, Кәрим Тинчурин, Мирсәй Әмир, Абдулла Гомәр, Фатих Сәйфи-Казанлы, Закир Гали, Габит Такташ...


Мәрхүмнең мәете Мәдәният йортының ак залына урнаштырылды. Бик күп чәчәкләр, веноклар... Партия, хөкүмәт, әдәбият, сәнгать вәкилләре, эшчеләр, кызылармеецлар, пионерлар, туганнары, дуслары туктаусыз алмашынып почет каравылында басып торалар... Зур оркестрның матәм маршы яңгырый...


Сөекле шагыйре белән соңгы тапкыр саубуллашырга килгән халык агымы ике көн буе төнге 12гә кадәр өзлексез дәвам итте. Аларның саны 10 меңнән артты. Язучыларның күбесе гел шул залда, Такташ янында булдылар. <…>


Ирек мәйданында соңгы саубуллашу – кайгы митингысы үткәрелү билгеләнгән иде. Шуның өчен анда махсус трибуна төзеп куелган.


Табутны алып чыгу җиңел булмады. Бөтен Островский урамын халык дулкыны баскан. Бер-беренә сыланып, кысыла-кысыла шулкадәр тыгыз булып килеп терәлгәннәр ки, хәтта ишекне ачарлык та түгел. Юл бирүне сорап мөрәҗәгать итү-үтенүләр дә нәтиҗәсез калды. Атлы милиция чакыртылды. Аларга да бу эш җиңел булмады. Тәрәзәләрдән күзәтеп торабыз: берничә атлы милиция халыкны бик саклык белән генә, әкертен генә ерып килә, әмма ат алдында юл азрак ачылгандай була да шунда ук ябыла бара. Шулай шактый вакыт тырышкач, табутны алып чыгу өчен кечерәк мәйдан ачылды...


Табутны Такташның туганнары, дуслары, җитәкче оешмалар вәкилләре, язучылар, журналистлар, кызылармеецлар Островский урамыннан Ирек мәйданына кадәр чиратлашып күтәреп алып бардылар».


Әмирхан Еникигә сүз бирик: «Менә стеналары гарәп стилендәге нәкыш белән бизәлгән тар, озын гына зал. Уртасында озынча өстәл, өстәл тирәсендә кара каймалы кызыл табут. Табутта Такташ ята. Сап-сары йөз, очлаеп киткән борын, күзләре йомык. <…>



Шагыйрь белән хушлашу туктатылган, залда язучылар да Такташның якыннары гына калган иде. Почет каравылы да тора иде әле. Менә тагын каравылны алыштырдылар. Кемдер миңа да басарга кушты. (Язучылар барысы да үз нәүбәтләрен үткәргәннәр күрәсең инде.) Мин шагыйрьнең баш очына бастым, һәм безне бүтән алыштыручы булмады, шул сәбәпле шактый озак басып торырга туры килде. Соңгы әзерлек, соңгы минутлар!.. Мәетне фоторәсемгә төшерү башланды. Фотограф, ялгышмасам, газет-журналларда бик күптән эшләп килгән чүл гарәбедәй кара-көрән Солтан абзый (Мөхәммәт Солтан – фотограф, журналист. – Р.М.) иде. Башта ул табут янында шагыйрьнең иң якыннарын – хатынын, сеңелесе белән энесен төшерергә җыенды. Үзенчә аларны табутның бер ягына тезеп бастырды, ләкин төшереп алырга өлгермичә калды; нәкъ шул мизгелдә хәсрәттән бик бетеренгән Гөлчирә ханым, үксеп, Такташның күкрәгенә капланды, һәм бу хәл берничә мәртәбә кабатланды. Ә мин табутның икенче ягында гына басып торам – аз гына селкенергә, кыймылдарга да ярамый. Иреннәр тыелгысыз дерелди, яшьләрем менә-менә бәреп чыкмакчы, белмим, ничек кенә чыдап калганмындыр инде... Солтан абзый да шактый җәфаланды, шулай да ул үзенә кирәк мизгелне тотып, ахырда төшереп алды.


Бу эш беткәч, табут янына язучылар тезелде. Алар шактый ишле иде. Солтан абзый язучылар белән эшен тиз бетерде. Шуннан соң кешеләр таралды, без дә, ниһаять, каравыл постын калдырдык... Табут яныннан тик Гөлчирә ханым гына китмәде. Ул миңгерәүләнер дәрәҗәгә җиткән иде шикелле... Миңа, соңыннан күп җеназаларны күреп үткәргән кешегә, мәет өстендә Гөлчирә ханым кебек шул кадәр авыр газап кичергән икенче берәүне күрергә туры килмәде дисәм, һич тә хата булмас.


Әйткәнемчә, бирегә мәрхүмнең замандашлары барысы да диярлек җыелган, тик алар арасында Кутуй гына юк иде. Табут янында да күренмәде ул. Хәер, килмичә каламы сон?! Кутуй үзенең Такташын озатырга килмәсен, имеш! Кем ышаныр моңа?!


Күмү комиссиясе членнары үзара күмү мәрасиме хакында киңәшләшкән чакта ишек төбеннән аның соңгы вакытларда «югалып» торган ачык тавышы ишетелде:


– Иптәшләр, рөхсәт итегез әле миңа да бер сүз әйтергә!


Түрдәгеләр барысы да бу көтмәгән тавышка борылып карадылар һәм кайберәүләр аптырап, кайберәүләр исә уңайсызланып, бер мәлгә ни әйтергә белмичә тынып калдылар. Ахырда комиссия членнарыннан берсе, ялгышмасам Закир Гали, артык гаҗәпләнүдән булса кирәк, суза төшеп:


– Ку-туй?! – дип куйды, аннары кинәт кызып: – Каян килеп кердең әле син, кем чакырды? Такташка синең бернинди дә мөнәсәбәтең юк, хәзер үк чыгып кит! – диде.


Кутуй тагын нидер әйтергә омтылып карады, ләкин аңа авыз ачарга да ирек бирмәделәр. Бу юлы инде берничә кеше, кайсы ачуланып, кайсы үтенгәндәй итеп, чыгып китәргә куштылар. Шуннан соң Кутуйның тавышы ишетелмәде, чыгып китте булса кирәк, хәер, мин артыма борылып карарга ничектер җөрьәт итә алмадым.


Инде хәзерге укучыларның исләре китеп: «Бу ни эш? Кутуйга ни булган? Сәбәп нәрсәдә соң?» – дип сораулары бик табигый. Кыска гына итеп әйткәндә, эш менә нәрсәдән гыйбарәт. Шул елларда әдәбият дөньясында шау-шу куптарган «җидегәнчеләр» дигән бер төркем язучылар «фаш ителде». Менә шуларның берсе һәм иң күренеклесе Гадел Кутуй икән. Әлбәттә, бу сенсация иде. Саф күңелле, намуслы Такташ мәрхүм кичәге дустының «юлдан язуына» чынлап ышанган булса кирәк, «җидегәнчелек» фаш ителгәннән соң бер шагыйрьгә җавап итеп язган шигырендә ул Кутуйга шактый ямьсез исем тагып уза.


Әйтергә кирәк, Һади Такташның җеназа мәрасиме моңарчы күз күрмәгән дәрәҗәдә зур матәм белән узды. Декабрь көне шактый салкын булуга карамастан, халык урамны бөтен иңе белән тутырып, язгы ташудай агылып барды. Бигрәк тә укучы яшьләр, студентлар күп иде. Такташ аларның иң сөекле шагыйре иде ул заманда.


Матәм митингысы Ирек мәйданында үткәрелде. Кем­нәрнең нәрсә сөйләгәнен хә­терләү мөмкин түгел хәзер, тик гарнизон начальнигы Якуб Чанышевның гына бик ялкынлы нотык тотуы ничектер истә калган. Митингтан соң күмү мәрасиме Арча кырына таба юнәлде. (Риза Ишморат истәлеге буенча, шагыйрьне соңгы юлга Салих Сәйдәшнең «Сакай маршы» озата. – Р.М.).


Такташка әзерләнгән кабер хәзерге Горький исемендәге ял паркы эчендәге зиратта иде – табутны иңнән төшермичә җәяүләп кенә шунда илттеләр. Анда да кемнәрдер нотык тотты. Ә кабер күмелеп беткәч, Якуб Чанышев китергән гарнизон солдатлары, берничә тапкыр мылтыктан атып, шагыйрьгә соңгы хөрмәт салюты бирделәр».



  1. Һади Такташ турында истәлекләр. Төзүчеләре Н.Юзиев, Н.Садыйкова. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1980.

  2.  Бу бинада (Островский урамы, 10) хәзер Казан Яшь тамашачылар театры урнашкан.

  3. Һади Такташның ул шигыре «С.Баттал иптәшнең ТАППка язган шигырь-хатына җавап» дип атала. Такташ анда Кутуйны сыйнфый дошман лагерена күчкән кеше санап, шактый каты кагылып уза.


Рүзәл Мөхәммәтша әзерләде.

Теги: Рүзәл Мөхәммәтша Яңалыклар Дөнья хәбәрләре

Галерея

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру