МӨХӘММӘТ МӘҺДИЕВ
Һәрнәрсә агышта, һәрнәрсә үсештә. Тормышның кануннары шундый.
***
Безнең кызларыбызның-егетләребезнең сөю-мәхәббәт хисләрен агымсу белән параллель куеп җырлаулары, кайгы-хәсрәтне агымсуларга агызып котылу турындагы хыяллары, карт әби-бабайларның гомер узганын агымсуга карап билгеләве – болар бер дә очраклы түгел. Бу – бик матур фәлсәфә.
***
Иң матур җырларның «кар суы» белән бәйле рәвештә тууы мәсьәләсенә килсәк... монда гомер фәлсәфәсе. Кар суы ага, гөрли-гөрли, чурлый-чурлый ага. Һәр яз кеше гомеренең бер елын алып китә, ул гомеренең яңа бер елын башлый. Шул суга карап торганда, ничек инде узган гомер турында уйланмыйсың?!.
***
Йа Хода! Түбәннән күтәрелгән түрәнең ачуыннан үзең сакла!..
***
Бер рәхәтнең бер михнәте була, диләр. Дөрес түгел: михнәте биш тапкырга артыграк була.
***
Ягып җылыт, ачып суыт (исрафчыл кеше турында).
***
Бүген (10.X.1985) уйлап куйдым: хулиганнар сугышканда хәзерге заманда үтерер өчен кыйныйлар: ботинка белән башка тибәләр, бавырына, бөеренә, ике аяк арасына. Котчыккыч! Ләкин интеллигенция дә шулай икән бит. Фән дөньясында, сәнгатьтә, әдәбият кешеләре арасында да нәкъ шулай. Үлсен, бетсен өчен эшләнә. Кызгану юк.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА