Журнал «Безнең мирас»

Шәригать хөкемнәренең хикмәте

🏷 Admin

Башкалабызның «Туган авылым» күңел ачу комплексы мәчет имамы Нурулла хәзрәт ЗИННӘТУЛЛИН чираттагы вәгазен шәригать хөкемнәренең хикмәтен аңлатуга багышлады. Шул вәгазьне бераз кыскартып, укучыларыбыз игътибарына тәкъдим итәбез. Шәригать хөкемнәре нинди максат белән килгән? Динне ихтирам итмәүчеләр, атеистлар, дин ул – ниндидер аллаларның капризы, дип уйларга мөмкин. Чынлап та, борынгы диннәргә, әйтик, грек диннәренә карасак, анда аллалар кешеләрне җәзаларга тора, үзара «йоклыйлар», кешеләр белән «йоклыйлар», шуннан соң балалары туа, шуларны үтерергә тырышалар... Анда ниндидер аңлашылмый торган тормыш бара. Кемдер шуларны, Аллаһ белән бутап, Аллаһы Тәгалә кешеләрдән ниндидер кирәксез, файдасы булмаган әйберләр, гамәлләр таләп итә, дип аңлатуы ихтимал. Янәсе, гыйбадәтләр, намазлар, кешенең билгеле бер нәрсәне ашавы, икенчесеннән тыелуы нәрсәгә кирәк инде?! Кайбер кеше менә шулай үз-үзенә сорау куя да, дин таләпләрен үтәми. Кайберәүләр, болар кешеләрнең капризлары гына булган, дип әйтә. Әйтик, ул кануннарны,
шәригать хөкемнәрен Мөхәммәд пәйгамбәр шәхсән үзе язган, дип белдерүчеләр бар. Һәр халыкның үз дин хезмәткәрләре канун-хөкемнәрне үзләренә кирәкле итеп үзгәртеп язган, дип исәпләүчеләр дә очрый.
Шуңа күрә без шәригать хөкемнәренең нинди максат белән килгәнлеген аңларга тиеш. Бу хакта Аллаһы Тәгалә безгә Коръәни-Кәримендә әйтә. Аллаһы Тәгалә гаделлек әмер итә, ди. Димәк, шәригать хөкемнәре беренче чиратта гаделлек булсын өчен кирәк. Хәзерге вакытта байтак кына кешенең ярты гомере гаделлек эзләп үтә. Икенче яртысында инде, табалмадым дип килешә. Табалмый ул аны. Кешеләр арасында гаделлек юк.
Аллаһы Тәгалә куйса гына гаделлек була. Күпләребезгә Казан ханлыгы турындагы бер риваять яхшы билгеле. Казан Кремленең диварларын салганда хан: «Офыктан беренче булып кем күренә, шуны нигезгә салып калдырыгыз», – ди. Офыкта беренче булып ханның малае күренә. Төзүчеләр, ханның малаен нигезгә салып калдыра алмыйбыз бит инде, дип бер этне үтерәләр дә, шуны салып калдыралар (риваять булса да, аның
нигезендә ниндидер дөреслек бар). Шуны ишеткәч хан, ханлыгым этләр кулына кала икән, ди. Чөнки әмер-боерык үтәлмәде. Төзүчеләр хөкемне үзләренчә үтәргә тырышты. Шуңа күрә хөкем кешеләр ихтыярына калса, анда гаделлек булмаячак. Һаман кемнеңдер күңелен күрергә, кемнеңдер файдасын, кесәсен кайгыртырга тырышачаклар.
Шуңа күрә Аллаһы Тәгалә гаделлекне әмер иткән. Гаделлек ул – тигезлек дигән сүз түгел. Мәсәлән, алдыңда ике кеше тора, ди. Берсе – йөз кило, икенчесе егерме генә кило күтәрә ала. Гаделлек буенча аларның икесенә дә йөзәр килолы нәрсә бирергә тиешсең. Тик бу гаделлек түгел, тигезләү генә. Шуңа күрә һәрберсенә күтәрә алган кадәр генә авырлык бирәсең. Менә бу гаделлек була. Бай кешегә сәдака тиеш түгел, фәкыйрь кешегә сәдака бирелергә тиеш. Бу тигезлек түгел, гаделлек. Кайвакытта моны тигезләү дип күрәләр. Бөтен әйберне тигезләп булмый. Агачларны кискән вакытта да шулай. Бөтен агачны тигезләп кисеп булмый. Берсенең башын киссәң дә үсә. Икенчесенең башын киссәң, аның яртысы була, инде ул үсми. Без кешеләр гаделлекне чамалап бетерә алмыйбыз.
Шулай ук Коръәни-Кәримдә: «Аллаһы Тәгалә ачык һәм яшерен фәхешлекне тыйды», – дип әйтелә. Аллаһы Тәгалә зинаны тыя икән, Ул инде пычраклык, начарлыкны, зыянны тыя. Калганын – ирләрнең ирләр белән яшәвен, хатыннарның хатыннар белән яшәвен инде әйткән дә юк. Аллаһы Тәгалә боларны тиктомалдан гына тыймаган. Бүгенге көндә чит илләрдә дин әһелләренә, нигә сез гомосексуализмны рөхсәт итмисез, дигән дәгъва-
тәнкыйть ишетергә туры килә. Аны бит кешеләр түгел, Аллаһы Тәгалә Үзе тыйган. Европада кайбер муллалар моны рөхсәт иткән икән. Үзләре шундыйлар, күрәсең. Берсе Ливанда, икенчесе дә шул тарафта. Алар гарәпчә сөйләшә. Коръән аятьләренә килгәндә, иң мөһиме – көчләмәскә, үзең теләп эшләсәң була, Коръәндә шулай язылган, дип аңлата алар. Без динне алай күчереп, үзгәртеп яза алмыйбыз. Кайвакытта без фәхешлекнең яшеренен күрмибез, аңламыйбыз. Аллаһы Тәгалә аның яшерен булуын күрә, белә. Хәзерге вакытта Россиядәге хатын-кызларның дүрттән бере баласын атасыз таба. Ягъни зинадан туган балалар болар, аталары билгеле түгел. Бу – нормаль күренеш түгел, бозыклык. Ни өчен шулай? Чөнки киләчәктә бу балалар үз туганнары белән йоклаячак. Үзләренең нәселен белмәгәч, алар атасының бертуганнары белән өйләнешергә мөмкин. Менә шулай яшерен бозыклык килеп чыга.
Аллаһы Тәгалә биргән матурлыктан, чисталыктан сезне кем тыя? Дин матурлыктан, чисталыктан, яхшылыктан тыймый. Бу чиста әйберләр сезгә, иманлы кешеләргә дөньялыкта ахирәткә ышанган өчен бирелгән, ди Раббыбыз. Димәк, бу дөньядагы чиста әйберләрне Аллаһы Тәгалә тыймый.Кайбер кеше дингә кергәч, бөтен әйбер тыелган, дип уйлый башлый. Юк, чиста, тәмле, файдалы әйберләр берсе дә тыелмаган. Җир йөзендә аракы белән сыра гына түгел бит. Эчәсең килсә, тәмле сулар бик күп, рәхәтләнеп эч. Сөте, суы, компоты да тәмле. Мөселман булмаган бер урыс кешесе минем намаз укыганны күрде дә, бөтенесен аңлыйм: дуңгызны ашамаска, аракы да эчмәскә була, тик эссе көнне ничек инде сыра эчмәскә мөмкин, диде. Мәйтәм, су бар ич. Ни гаҗәп, хәзер кайберәүләр өчен сыра – зарури эчемлек икән. Әгәр ул аны көн саен эчмәсә, ашый, йөри алмый,
дөньяның ямен тапмый. Без, татарлар, рәхәтләнеп, җыелып, сөйләшә-сөйләшә, тирли-тирли бер самавыр чәй эчәргә мөмкин. Ул бит сыра кебек исертми, кикертми, симертми. Рәхәтләнеп эчәсең!
Шулай ук Аллаһы Тәгалә, сезгә хәрам дигән әйберләрдән мәет-үләксә, ага торган кан, дуңгыз ите тыелган, ди. Шулай ук Аллаһы Тәгаләдән башка кемгәдер багышлап чалынган корбан тыелган, ди.
Аккан канны эчмәү –нормаль күренеш бит. Канда – бөтен авыру, пычрак лык. Анализга алган вакытта бөтенесе күренә. Шуңа күрә аны эчмәгез,
кулланмагыз, ди. Соңгы вакытта дуңгыз итенең зыянлы икәнлеген кем генә язмады, кем генә әйтмәде. Иң файдалы ит – сарык ите. Пешерә башласаң, шашлык өчен иң начары – дуңгыз ите. Ни өчен? Ул пешми, чиле-пешле була. Майлы булганга күрә, тышы көя, эче пешми. Димәк, пешмәгән ит ашыйсың. Дуңгыз итендә паразитлар бик күп. Ит пешмәгәч, алар үлми. Шуңа күрә Аллаһы Тәгалә, сезгә начары, зыянлысы тыелган, ди. Менә бу – шәригатьнең асылы. Бу – каприз түгел. Берәр нәрсәне Аллаһы Тәгалә тыйган икән, ул синең файдаңа эшләнгән әйбер. Шуның өчен шәригатьне үтәп, рәхәтләнеп яшәргә тырышырга кирәк. Әлбәттә, үзеңне яратсаң. Үзеңне яратмасаң, дөньяда да, ахирәттә дә үзеңне харап итәсең килсә, шәригатькә буйсынмыйсың.


Рәшит МИНҺАҖ әзерләде

«Мәдәни җомга» газетасы

 

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз. 

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру