Дини мирас Уку өчен 1 минут

Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.в.) хәдисләре

Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.в.) хәдисләре

Әбү Муса разыйаллаһу ганһү риваять итә. Рәсүлуллаһ салләллаһу галәйһи вәсәллам әйткән: «Ике салкын вакыт намазын укыган адәм җәннәткә керер: иртәнге һәм икенде».Буридә разыйаллаһу ганһү риваять итә. Р...

Әбү Муса разыйаллаһу ганһү риваять итә. Рәсүлуллаһ салләллаһу галәйһи вәсәллам әйткән: «Ике салкын вакыт намазын укыган адәм җәннәткә керер: иртәнге һәм икенде».


Буридә разыйаллаһу ганһү риваять итә. Рәсүлуллаһ салләллаһу галәйһи вәсәллам әйткән: «Шатлыклы хәбәр: караңгы төннәрдә мәчеткә йөрүчеләргә Кыямәт көнендә камил нур биреләчәк».


Җәбир разыйаллаһу ганһү риваять итә. Рәсүлуллаһ салләллаһу галәйһи вәсәллам әйткән: «Намазның фазыйләтлесе кыям, кыйраәт  озын булганы».


Әбү Һөрәйра разыйаллаһу ганһү риваять итә. Рәсүлуллаһ салләллаһу галәйһи вәсәллам әйткән: «Әгәр өммәтемә мәшәкать салуым булмаса, өммәтемә ястү намазын тәэхир белән (соңрак) укырга һәм һәр намазда мисвәк кулланырга боерыр идем».


Әнәс разыйаллаһу ганһү риваять итә. Рәсүлуллаһ салләллаһу галәйһи вәсәллам әйткән: «Кояшның саргаеп шайтан мөгезләре арасына кергәнен (ягъни мәкруһ вакытка кадәр) көтеп, Аллаһы Тәгаләне аз гына күңелдә тотып укылган намаз – монафыйк намазыдыр».


Буридә разыйаллаһу ганһү риваять итә. Рәсүлуллаһ салләллаһу галәйһи вәсәллам әйткән: «Икенде намазын куйган (калдырган) адәмнең гамәле юкка чыкты».


Текстны басмага Айсылу Вәлиева әзерләде.


«Безнең мирас». — 2022. — №10. — Б. 63.


Фото: pixabay




Хәдисләр Шәех әл-Камил Вәли әд-Динмөхәммәд бине Габделхатыйб әт-Тәбризинең «Мишкәтүль мәсабих» китабы буенча әзерләнгән һәм 1913 елда 3 китапта басылып чыккан.

#Әхмәдвәли Рәхими #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи