(Татарстан мөселманнарының Кукмара районы мөхтәсибәте каршындагы «Аксакаллар шурасы» рәисе, Мәчкәрә авылы мәчете имам-хатыйбы Мөнир хәзрәт Йосыпов белән «Безнең мирас» журналы хезмәткәре Ленар Гобәйдуллин әңгәмәсе).
Мөнир хәзрәт Йосыпов Мәчкәрә зиратындагы борынгы кабер ташлары белән таныштыра. 2025 ел, 7 октябрь
– Мөнир хәзрәт, Сез – Кукмара төбәгенең күренекле дин әһеле. Әлеге җаваплы юлга кереп китү һәм Мәчкәрә мәчетен төзекләндерүгә алыну вакыйгаларын искә төшереп үтик әле...
– Әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз нинди генә авыр эш башкармасын, нинди генә эссе көн булмасын, уразаны һәм намазны калдырмады. Әнием дә, кичен кайтып, керосинкада каз итеннән аш пешереп, авыз ача да, сәхәрдән соң, урагын алып, әллә ничә чакрым ераклыктагы басуга уракка китә иде. 1989 елда әнием бакый дөньяга күчте. Аның рухына багышлап ничек дога кылырга? Ничек Коръән укырга? Шул сорауларыма җавап табар, өйрәнер өчен, абыстай янына киттем. Рабига абыстай миңа «Фатиха», «Нәс» һәм башка кыска сүрәләрне язып бирде. Абыстайның, күрешеп ике көн үткәннән соң: «Улым, төшемдә әниеңне сөенгән хәлдә күрдем», – дип сөйләгәне әле дә исемдә. Шул вакыт укыган сүрәләремнең һәм кылган догаларымның кабул булуын, әниемнең рухы шат икәнен аңладым. АшБуҗи авылындагы Мансур хәзрәтнең дә йогынтысы зур булды. Ул эшен дә эшли, намазын да укый – барысына да өлгерә. Мин дә шулай булдыра алмыйммы соң дип уйлана башладым... Шуннан соң Кукмара мәдрәсәсенә, соңрак «Мөхәммәдия»гә укырга кердем.
Авылыбызда ике мәчет булса да, аларның икесе дә төзекләндерүгә мохтаҗ иде. 2004 елда район башлыгы, бирегә килеп, авыл халкын җыйды, һәм мәчетне төзекләндерү эшен кайгыртырга, халыкка дини хезмәт күрсәтергә дип, мине имам итеп сайлап куйдылар. Имамлык хезмәтенә керешүгә, мөгаен, Мәчкәрә мәчетенең хәлен белмиләрдер, дип, Диния нәзарәтенә киттем. Мөфтияттә мине ул вакыттагы аппарат җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин каршы алды. «Мәчкәрә мәчетенең шанлы тарихын беләбез. Килер шундый вакыт, бу мәчет Татарстанда гына түгел, ә Россия күләмендә дә танылыр», – дип, миңа үзенең киңәшен бирде. Шулай итеп, җимерелеп бара торган мәчетне коткарырга ярдәм сорап, Татарстан Мәдәният министрлыгына, ТР Дәүләт Советына мөрәҗәгатьләремне юлладым. 2005 елда мәчетебезне «Мирас» фондына керттек һәм, ниһаять, төзекләндерү өчен беренче финанс ярдәме алдык. Бу безнең өчен искиткеч зур сөенеч булды. Салкын, җимерек мәчеттә Аллаһыга ялварып кылган догаларыбыз кабул булды. Төрле җирләрдән ярдәмнәр килеп торды, 2010 елга кадәр мәчетнең манарасын күтәрдек.
Мәчкәрә мәчетендәге музей күренеше
Эш берничә ел тукталып торганнан соң, Аллаһы Тәгаләнең, хөкүмәт җитәкчеләренең ярдәме белән, мәчетне тулысынча сафка бастырдык. Аның аскы катында уку бүлмәләре, музей, ашханә һәм аерым җылытылган бинада тәһарәтханә дә булдырдык. Әлеге эшләрдә зур ярдәм күрсәткәннәре өчен Рәисебез Рөстәм Миңнехановка, мөфтиебез Камил хәзрәт Сәмигуллинга, Татарстан Рәисе карамагындагы мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимовага, Татарстан Республикасы Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущинга, Кукмара муниципаль районы башлыгы Сергей Димитриевка, мөхтәсибебез Рәдиф хәзрәт Тимергалиевка һәм башка җитәкчеләребезгә, хәзрәтләребезгә, иганәчеләребезгә чиксез рәхмәтебезне белдерәбез.
– Сез яшь вакытта Мәчкәрә байлары турында сөйли иделәрме?
– Без мәктәптә укыганда Мәчкәрә байлары турында гел тискәре яктан гына искә ала иделәр. «Бер аягы белән кечкенә генә җиргә баскан – чабаталы бер кеше, калган бөтен җирләр – байныкы», – дип сөйли, аларны, комсыз, дип һәм башка тискәре сыйфатлар белән генә тасвирлый иделәр. Шиһабетдин Мәрҗани, Ризаэддин Фәхреддин китапларын укый башлагач, шаккаттык: татар байлары нинди игелекле, юмарт шәхесләр булганнар ки, үз акчаларына мәчет һәм мәдрәсәләр салдыртканнар, мәхәллә тормышын кайгыртканнар, ярлыларга, мохтаҗларга ярдәм иткәннәр. Хәләл акчаларына иң данлыклы мөдәррисләрне, мөгаллимнәрне һәм имамнарны Мәчкәрәгә чакырганнар. Халыкка, укысыннар, белем алсыннар дип, бөтен шартларны тудырганнар, акча да түләп торганнар. Аллаһка шөкер, галимнәребезнең тырышлыгы нәтиҗәсендә, әлеге хакыйкать ачылды.
«Коръән» китабы. Мәчкәрә мәчете музее
1830-1880 нче елларда Идел-Урал төбәгендәге иң данлыклы мәдрәсә Мәчкәрәдә эшләгән. Казан шәһәрендә 10-15 мәдрәсә булуга карамастан, шәкертләр бирегә килеп гыйлем алган, хәтта, Бохара кебек зур мәдрәсәләре булуга карамастан, Урта Азиядән дә монда килеп укыганнар. Казан, Уфа һәм Оренбург губерналарындагы атаклы мәчет һәм мәдрәсәләрдә имам-мөдәррис булып Мәчкәрә мәдрәсәсен тәмамлаган шәкертләр хезмәт иткән. Шиһабетдин Мәрҗани, Каюм Насыйри, Фатих Әмирханның әтиләре, бабайлары Мәчкәрә мәдрәсәсендә гыйлем алган. Атаклы дин галиме, имам-хатыйп һәм мөдәррис Габденнасыйр Курсави да, Бохарага киткәнче, Мәчкәрәдә укыган.
Мәчкәрә авылындагы тарихи бина – Үтәмешевләр йорты
Үтәмешевләр үз тирәсенә гыйлемле һәм укымышлы кешеләрне генә җыйган. Шиһабетдин Мәрҗани, Салихҗан һәм Галимҗан Барудилар – аларның кияүләре. Габденнасыйр Курсавиның апасы Мәрхәбә бинте Ибраһим Габдулла Үтәмешевнең хатыны булган. Галимҗан Баруди белән Бибимаһруйның никахы 1882 елда безнең мәчеттә укыла. Кияүгә чыкканнан соң, Бибимаһруй абыстай Казан шәһәрендә ярлы кыз балаларны өендә укыта, аларны тәрбияли һәм ашата. Ятим кыз балаларга гомере буе ана назын бирә. Салихҗанның хәләл җефете Нәгыймә абыстай, аларның кызлары Әминә туташ та милләтебезгә зур игелекләр кыла. Әтисен өзелеп яраткан, чиксез хөрмәт иткән 15 яшьлек Әминә, олыларның хуплап бетермәүләренә дә карамастан, әтисе артыннан Вологдага сөргенгә китә. Әтисенең хәлен бераз җиңеләйтү була аның теләге. Яшь татар кызы, декабрист хатыннары кебек, батырлык күрсәтә! Мәчкәрәне Чыңгыз Айтматовның әнисе Нәгыймәнең туган авылы буларак та беләләр.
.jpg)
Габдерахман Үтәмешев мөһере сугылган «Мөхтәсар әл-Викая фи мәсаиль әл-һидая» китабы Мәчкәрә мәчете музеенда саклана.
Мәчкәрә китап язу үзәге дә булган. Аның мәдрәсәсендә шактый кулъязмалар сакланган. XVIII-XIX гасырларда мәдрәсә шәкертләре гарәп һәм фарсы теле, Коръән, мантыйк кебек китапларны укыган, аларны күчереп тә язганнар. Кулъязмалар арасында дини риваятьләр, шигъри әсәрләр, Габденнасыйр Курсави, Шиһабетдин Мәрҗани хезмәтләреннән күчермәләр һәм гарәп теленнән имтихан сораулары бар. Мәчкәрәдә китапка, гыйлемгә мөнәсәбәт аеруча яхшы булган ки, китапны пычраткан, аңа саксыз кагылган шәкертләргә штраф та салынган.
– Сез – республикабызда зиратны музей дәрәҗәсенә кадәр җиткергән бердәнбер кеше, дисәм, ялгышмамдыр. «Мәчкәрә укулары» да районның гына түгел, республиканың да брендына әйләнеп бара.
– 2018 елдан «Мәчкәрә укулары»н зиратта мәрхүмнәр рухына дога кылу белән башлап җибәрәбез. Йөзләгән имамның, мосафирның, бирегә килеп, вафат булган муллалар, байлар һәм башка авылдашларыбыз рухына дога кылуы – безнең өчен бик зур дәрәҗә.
Мәчкәрә зираты чытырманлыкка әйләнеп бара иде. Мәскәү һәм Уфа кебек зур шәһәрләрдән дәрәҗәле кешеләр, күбесенчә морзаларның оныклары, үз тарихлары белән кызыксынып, зиратыбызга килә башлагач, район хакимиятеннән: «Хәзрәт, бер сукмак булса да салып куй шунда!» – дип әйтә торганнар иде. Сукмак салып куясың, ул тагын чытырманлыкка әйләнә... Шунда бер морзаның: «Хәзрәт, зиратмы инде бу?!» – дип әйтүе йөрәгемне бик авырттырды.
Әлеге вакыйгадан соң татарның зиратка булган мөнәсәбәте тамырдан үзгәрергә тиеш икәнлеген аңладым. Якташларыбыз Ирек Һадиев һәм Раиф Мәрданов «Кукмара районының эпиграфик истәлекләре» исемле затлы китап бастырып чыгарды. Анда районыбыздагы 300дән артык тарихи кабер ташының тасвирламасы бар. Шуларның иң күбе, ягъни 33е Мәчкәрә зиратында саклана икән. Бу да безнең өчен зур этәргеч булды.
4-5 ел вакыт эчендә зиратны тулысынча тәртипкә китердек. Ун ел дәвамында гел карап, кирәкмәгән куакларын кисеп, борынгы кабер ташларын чистартып, грунтовка белән эшкәртеп торабыз. Безнең бурыч – аны киләчәк буынга саклап калдыру. Зиратны урап алган таш киртә дә төзекләндерелде, борынгы каберләргә кадәр таш юл да түшәлде. Әлеге эш Мәчкәрә белән генә туктап калмады, ә район күләмендә дә җәелде. Кыска гына вакыт эчендә райондагы 190лап тарихи әһәмияткә ия булган кабер ташын төзекләндердек, барлык зиратларда да тәртип һәм чисталык булдырдык.
Үзебез дә гел йөреп, башкаларның тәҗрибәсен өйрәнеп торабыз. Күптән түгел генә районыбыз аксакаллары белән Кышкар, Бәрәскә авылларындагы һәм Чистай шәһәрендәге тарихи мәчетләрдә булдык. Мондый күрешүләр һәм аралашулар да бик кирәк дип уйлыйм.
– Киләчәккә уй-ниятләрегез нинди?
– Тарихи мәчет төзекләндерелгәннән соң, авылыбызга көн саен диярлек кунаклар килә. Аларның күбесе: «Безнең бабаебыз биредә гыйлем алган!» – ди. Димәк, аларны бирегә тарихи хәтер тартып китерә. Шиһабетдин Мәрҗани: «Мәчкәрә – мәшһүр авыл!» – дип язып калдырган. Ничек тә, Аллаһ ярдәме белән, әлеге мәшһүрлекне, шанлы тарихны саклап каласы иде.
«Мәчкәрә укулары»нда: Рәфик Мөхәммәтшин, Мөнир хәзрәт Йосыпов һәм Айрат хәзрәт Әюпов. 2020 ел
Киләчәктә Мәчкәрә авылы, дини туризм үзәге буларак, туристларның, аеруча милләттәшләребезнең һәм дин кардәшләребезнең игътибарын җәлеп итеп торсын иде. Бу юнәлештә һич кенә дә туктап калырга уйламыйбыз. Хәзерге вакытта авылыбыздагы байлар чишмәсен төзекләндерү, таш юл түшәү, кунакханә булдыру кебек эшләрне алып барабыз. Киләчәктә Мәчкәрәдәге тагын бер затлы архитектура ядкяре – Үтәмешевләр йорты да төзекләндерелер дип уйлыйм.
Әйткәнемчә, Мәчкәрә – бай тарихлы авыл. Мин аның шанлы тарихы, шәхесләре һәм авылдашларым белән горурланам. Бирегә килгән кешеләргә дә шул хакта сөйлим. Архивларда әле ачылмаган, безгә билгесез калган мәгълүматлар һәм кызыклы чыганаклар бик күптер дип уйлыйм. Бу юнәлештә дә эшне туктатмаска иде.
– Әңгәмәгез өчен рәхмәт! Аллаһы Тәгалә Сезне ярдәменнән ташламасын, Мөнир хәзрәт!
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала