Журнал «Безнең мирас»

Мәрьям ана гөленнән тәсбих

🏷 Admin

Ислам динен тоткан борынгы бабаларыбыз тәсбихләрне төрле табигый материаллардан, якынча 8-10 мм үлчәмле детальләрдән ясаган. Мәсәлән, асылташтан, агачтан, төрле үсемлек орлыкларыннан, минералдан яки кабырчыклардан. Күбебезнең әбиләр сандыгында сакланган хөрмә сөягеннән ясалган тәсбихләрне күргәнебез бар. Әлеге табигый материаллар исемлегендә зур тарихлы һәм бик сирәк очрый торган тәсбих ясау төре дә бар. Ул Мәрьям ана гөленең орлыкларыннан эшләнгән.

 

Ботаника фәнендә Мәрьям ана гөлен «коикс», «бусенник» дип атыйлар, шулай ук аны мәрҗәмәнә дип тә әйтәләр. Ул – 50-60 см.га җитә торган, кукурузга охшаган кыяклы үсемлек. Мәрьям ана гөле борынгы заманнарда бик күп татар әбиләренең тәрәзә төбендә үскән, аны шулай ук бакчага күпьеллык үсемлек итеп тә утыртканнар. Башта аны өйдә орлык өчен үстергәннәр, җәй башында исә бакчага чыгарганнар. Шулай итеп, ул ел дәвамында орлыклар биреп торган. Шул орлыклардан әбиләр тәсбих ясаган да инде.

 

Тәсбих ясар өчен әбиләр гөл янына бер савыт куйган һәм орлык өлгергән саен аны өзеп, шунда сала торган булган. Мәрьям ана гөленең орлыклары эчтән куыш була, махсус тишәргә дә кирәкми – тишекләре инде бар. Орлыкларны җыеп бетергәч, аларны нибары бер җепкә тезгәннәр һәм шулай итеп тәсбих әзерләгәннәр. Иң кызыгы – аларны лак, буяу яисә башка саклык чарасы белән каплыйсы да юк. Бераз кулланганнан соң ул үзе үк ялтырый, шомара башлый. Орлыкларның бер-берсенә охшамаганлыгы да куандырып тора.

 

Чүпрәле районында оештырылган «Чүпрәленең милли киемнәре» күргәзмәсендә Иске Чүпрәле авылыннан килгән Резеда Фәизова гаилә ядкярләрен – 130 елдан артык тарихы булган Мәрьям ана гөле орлыгыннан тәсбих күрсәтте. Димәк, тәсбих ясауның әлеге ысулы элек бик таралган булган.

 

Хәзерге вакытта Мәрьям ана гөлен таныш-белешләрдән яисә интернет киңлекләрендә генә табып була. Өстәвенә, аның үстерү өчен зур саклык һәм тырышлык сорала. Мәрьям ана гөле хуҗаларын табу да кыенлык тудыра. Шуңа күрә Минзәлә районының Аю авылыннан Гөлнара Әхмәтшина белән Мәрьям ана гөлен үстерү, карау турында сөйләшә алу мөмкинлеге бик куандырды.

 

– Бервакыт тәсбих ясау белән кызыксынып киттем, – ди ул. – Башта хөрмә төшеннән ясадым, аннары мәрҗәмәнә гөле орлыкларыннан да ясаганнарын белдем һәм кызыктым. Аны таптым һәм өемдә утырттым. Хәзерге вакытта мин бер тәсбих өчен орлыклар җыю белән мәшгуль.

 

– Бер тәсбих ясар өчен якынча күпме вакыт кирәк?

 

– Мин башта ике төп кенә утырттым һәм аннан унбиш төш үсеп чыкты. Бу миңа аз тоелды, шуңа яңадан тагы ике гөл утырттым. Менә шуннан фаразлап була.

 

– Орлыкларны табу авырлык китердеме? Утыртуы ничегрәк булды?

 

– Минем кулым «җиңел» булып чыкты, шуңа гөл бик тиз шытты. Ә менә бер иптәшем үстерә алмады. Мәрьям ана гөле көйсез үсемлек түгел, нибары су гына сибеп торырга кирәк. Гөлне почта хезмәте аша бер хатыннан кайтарттым.

 

– Гөл һәрвакыт йортка ямь биреп тора. Мәрьям ана гөлен үстергәч, ниндидер үзгәрешләр сизеләме?

 

– Мин, гомумән, гөлләрсез дөньямны күз алдына китерә алмыйм.

Мәрьям ана гөле, ничектер, яктылык өсти кебек. Иртән тору белән гөлләрем белән сөйләшәм, үзем чәй эчкәнче, башта аларга су сибәм.

 

– Гөлнара ханым, Мәрьям ана гөлен җәен урамга чыгардыгызмы?

 

– Савыты белән чыгардым, болай җиргә утыртырга курыктым, чөнки быел һава торышы иләс-миләс булды бит.

 

Гөлнара ханымның бер тәсбих ясар өчен бик аз вакыты калган, аның орлыклары шактый җыелган инде.

 

Сез дә йортыгызны шундый матур гөл белән бизәргә, киләчәктә яңа буынга шундый матур тәсбих бүләк итәргә теләсәгез, Мәрьям ана гөлен эзләп табарга ашыгыгыз. Ә аны ничек үстерү серләрен хәзер укып китәрсез.

 

Тәрәзә төбендә үстерү

 

Орлыкларны дымлы чүпрәккә яки салфеткага төреп, бер-ике көнгә җылырак урынга куярга кирәк. Кечкенә савытка 1,5 сантиметр балчык белән күмеп, үсенте итеп утыртасың. Аннары тишелеп, ике-өч яфрак чыгарганнан соң, ул гадәти гөл чүлмәгенә күчереп утыртыла.

 

Мәрьям ана гөлен кояшлы урынга урнаштыру сорала. Гөл дым һәм яктылык ярата.

 

Орлыклары карала башлагач, инде өлгергән санала. Аларны җайлап кына алып, җыеп барасың. Орлыклары бертуктаусыз үсеп тора.

 

Ачык грунтта үстерү

 

Февраль-март башында утыртасың. Төннәр салкын булмый башлагач, гадәттә, май урталарында, араларын 40-50 см калдырып, ачык грунтка күчерергә кирәк. Мәрҗәмәнә кояшлы урынны ярата. Көн дә җылы су сибеп торасың. Көннәр җылы булганда, ул яхшы үсә, сезон буе орлык бирә. Орлыкларның яхшыларын сайлап алып, икенче елга утыртырга калдырырга була.

 

 

Сәхифәне Айзилә Сабирова әзерләде. 

"Безнең мирас". – 2023. – №10. – Б. 62-64.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру