Журнал «Безнең мирас»

Ишмән нәселе, Мәчкәрә мәчете, мәдрәсә һәм борынгы ташлар

🏷 Admin

Әссаләмүгәләйкүм үә рахмәтуллаһи үә бәракәтүһ! Бай тарихлы Мәчкәрә авылында сакланып калган тарихи истәлекләр белән таныштырырга рөхсәт итегез.

Элек-электән авылыбызны Ишмән иле дип йөрткәннәр. Ишмән сәүдәгәр һәм меценат Үтәмешевлар бездә туган.

1610 елда дөньяга килгән Ишмән нәселенең иң танылган вәкиле Габдулла Габдессәләм улы Үтәмешев 18 нче гасыр ахырында текстиль мануфактурасына нигез салган. Мәчкәрә авылында аларның бер киҗе-мамык, ике китайка тукымасы өчен җеп эрләү биналары, су тегермәне булган һәм ул беренче гильдия Малмыж сәүдәгәренә әйләнгән. (Ул чагында Мәчкәрә Малмыж өязенә керә). Шиһабетдин Мәрҗани фикеренчә, Габдулла Үтәмешев төбәкнең атаклы эшкуары булган. Дәүләтенең зурлыгы, юмартлыгы, гыйлем һәм дингә мәхәббәте, галимнәргә хөрмәте белән шөһрәт казанган. Мәчкәрәдә һәм Бохарада белем алган.

Эшкуар Габдулла Үтәмешев бөтен Рәсәй буенча уннарча мәчет, Казандагы Иске Таш (хәзерге Мәҗит Гафури урамындагы 34а йорт) мәчетен салдыручы буларак та тарихка кереп калган. 2 мәчет безнең авылыбызның күрке һәм тарихи истәлек булып тора.

Мәчкәрәдә ул 1791 елда төзеткән беренче җәмигъ мәчете манара белән – 140 ел, манарасыз 85 ел торган. Җимерелә башлаган җәмигъ мәчетен 2005 елда беренче Президентыбыз Минтимер Шәрип улы Шәймиев ярдәме белән төзекләндерә башлаган идек, мәчетебез быел 6 июньдә, Рөстәм Нургали улы катнашында, Корбан гаетендә ачылды.

Мәчкәрә авылы мәдрәсә белән дә дан тоткан. Мәдрәсә ачылу ким дигәндә XVIII гасырның урталарына карый. Ул заманда аның мөдәррисе Габделхәмид бине әт-Түнтәри булган. Аның шәкерте Габдулла Үтәмешев Мәчкәрә мәдрәсәсен матди яктан тәэмин итеп, аны яшәткән. Бөек гыйлем иясе Габденнасыйр Курсавиның апасы Мәрхәбә Ибраһим кызы аның хатыны булган.

Иң элек шуны билгеләп үтәргә кирәктер: татарларда мәдрәсәләр тоту традициясе гасырлар аша килгән. Һәр татар авылында мәдрәсә булган, һәр татар баласы шунда белем алган, шул сәбәпле әүвәлге гасырларда башка кайбер халыкларда грамоталылык мәсьәләсе кискенрәк проб­лема булып саналса, татар авылларында яшәүче кешеләрнең күпчелеге укый-яза белгән, алай гына да түгел – татар әдәбияты, тарихы белән танышкан, хәтта төгәл фәннәрне дә уңышлы үзләштергән. Әйтик, 18-19 гасырлардагы мәдрәсәләр төрле дәрәҗәләргә бүленеп, кайберләре башлангыч дини белем бирү белән чикләнсә, икенчеләре дөньяви белем алу үзәкләре вазифасын да башкарган. Шушы белем бирү йортларында, дини укулар белән беррәттән, дөньяви фәннәр дә укытылган. Әйтик, Мәчкәрә мәдрәсәсен мисалга китерсәк, биредә укыту программасында физика, астрономия, логика, матур язу кебек фәннәр булган, хәтта җыр, рәсем буенча күнекмәләр дә бирелгән.

Архив мәгълүматларына караганда, Мәчкәрә авылында 1791 елда таш мәчет салынган, әмма мәдрәсә эшчәнлеге хакындагы мәгълүмат әле аңа кадәр – 1765 елга карый: бу вакытта авылда аерым бер низамга (тәртипкә) салынган белем бирү барышы инде оештырылган булган. Тарихи чыганаклардан күренгәнчә, 255 ел элек мәдрәсәдә үткәрелгән дәресләрдә күргәзмә әсбаплар гамәлгә кертелгән, шәкертләр дистәләгән дәреслек-кулланмалардан уңышлы файдаланган, бу китап­лар мәдрәсә китапханәсенә теркәлгән. Мәдрәсә диварларына зур хәрефләр белән тәртип кагыйдәләре язылып беркетелгән булган. Тәртип бозучылар исә җәзага тартылган, әйтик, баскычтан йөгереп төшкән шәкерт 2 тиен штраф түләргә тиеш булган, кыш көне өс киемен киеп тормыйча гына урамга чыккан өчен, укучы шәкертләр 3 тиен күләмендә штраф түләгән. Әлбәттә, шундый «җәзалар» мәдрәсә шәкертләренең иминлеген һәм сәламәтлеген кайгыртып билгеләнгән булган, дип уйларга кирәк. Шәкертләрнең дәрес әзерләве, укудагы өлгереше дә гел игътибар үзәгендә булган. Гомумән, шуны ассызыклап билгеләп үтәргә кирәктер: ул чорда халкыбыз дини белем алуга зур игътибар биргән, чөнки шәригать кануннарын белмәү хурлык булып саналган, шуңа күрә мәдрәсәләргә укырга килүчеләр бик күп булган.

Мәчкәрә мәдрәсәсенең «алтын гасыры» мөдәррис Мөхәммәдрәхим бине Йосыф исеме белән дә бәйле. Ул башта 3 ел дәвамында Мәчкәрә мәдрәсәсен җитәкли, аннары 10 ел Дагстанда укый. Кире Мәчкәрәгә әйләнеп кайткач, Мөхәммәдрәхим бине Йосыфны Вятка губернасы Малмыж өязенең ахуны итеп сайлыйлар. Ул мәдрәсәдә фикъһе, ысулы фикъһе, хәдис, калям һәм мантыйк гыйлемнәреннән дәрес бирә. Нәкъ менә аның чорында Мәчкәрә мәдрәсәсе бөтен Идел-Урал төбәгенә таныла. Мәшһүр шәкертләреннән Габденнасыйр Курсавины, Кышкар авылы имамы һәм мөдәррисе Якуб бине Яхъяны, Фатих Әмирханның бабасының атасы, Казандагы Иске Таш мәчетенең имамы Әмирхан бине Габделмәннанны, Шиһабетдин Мәрҗанинең бабасы Сөбхан бине Габделкәрим әл-Мәржанине, Түнтәр имамы һәм Түнтәр мәдрәсәсе мөдәррисе Гали бине Сәйфулланы һәм үзенең Мәчкәрә мәдрәсәсендәге дәвамчысы Габдулла бине Яхъя әл-Чиртушины атарга мөмкин.

Соңгы итеп исеме аталган мөдәррис Габдулла бине Яхъя әл-Чиртуши, Габденнасыйр Курсави белән бергә, Бохарада укыган. Шиһабетдин Мәрҗани аны югары бәяләгән. Каюм Насыйриның атасы мулла Габденнасыйр Хөсәен улы, Мәчкәрәгә якын гына Мәмәшир авылында туган Җамалетдин Бикташи – шулай ук Мәчкәрә мәдрәсәсендә гыйлем алган шәхесләр. 1830-1880 еллар арасында Казанның «Апанай», «Галиев», «Печән базары», «Борнай», «Ал мәчет» мәхәлләләре башында нәкъ менә Мәчкәрә мәдрәсәсе шәкертләре торган.

Һәрбер төбәктә, һәрбер авылда борынгы заманнарда ук, динебезне күтәрүдә, динебезне таратуда зур өлеш керткән, саулыгын-байлыгын динебезне күтәрү өчен жәлләмәгән, үз акчаларына мәчет, мәдрәсәләр салдырып, халыкка дини белем биреп, Аллаһ кушканча яшәп, авыл халкына хезмәт иткән укымышлы, галим кешеләр яшәгән. Андый кешеләр безнең Мәчкәрәдә дә булган һәм вафатларыннан соң үзебезнең шушы зиратыбызда җирләнгәннәр.

Районыбыз авылларында әүвәлге ташлар иң күп тупланган урын – Мәчкәрә авылы (33 кабер ташы). Авылыбыз, гомумән, татар тарихында мәгърифәт үзәге буларак абруйлы бер урын алып тора. Зираттагы ташлар да электәге мәдәнилек, мәгърифәтлелек эчендә узган тормышның көзгесе кебек. Ул ташларда Мәчкәрә авылын нигезләгән Ишмән картның дәвамчылары Үтәмешевлар нәселләре, аларның хатыннары, балалары, тарих һәм дин галиме Шиһабетдин Мәрҗани хезмәтләрендә телгә алынган мөдәррисләр, мәшһүр затларга (Габдулла Яхъя улы Чиртуши, Мөхлисулла Максуд улы Каргалый) бәйле киң мәгълүмат теркәлгән. 

Кабер ташларының күбесендә Коръәннән, хәдисләрдән яшәеш һәм үлем турында изге гыйбарәләр яисә шундый эчтәлекле шигъри юллар уелган:

Үлем касәдер – һәркем ул касәдән эчәр,

Кабер ишектер – һәркем ул ишектән керер.

Ташлар калып рәвешләре ягыннан да күп төрле. Әйтик XVII йөз ташларының гомуми озынлыгы 1,5-2 метр чамасында булып, ярты өлеше җиргә батырылган. Шунлыктан алар нык, төз торалар.

XIX гасыр һәм XX гасыр башындагы ташларның күләмнәре кечкенәрәк һәм җиргә дә аз гына батырылган, бүгенге көндә мондый ташлар сынган, ватылган яисә язулары тәмам уалып-кубып беткәннәре дә аз түгел. Районыбыз авылларында күренекле имамнарына, хаҗиларына куелган ташлар күп очрый. Ташларга аларның Бохарада, Каргалыда һәм башка урыннарда белем алганлыклары язылган. «Имам» һәм «мулла» дигән сүзләр уелган ташлар барлыгы 43. Шул ук мулла мәгънәсендә элеккерәк гасырларда кулланылган «хафиз» сүзе уелган бер таш бар. Ул Урсай суфый улы Бикташ хафизга Мәмәшир авылы зиратында куелган таш. «Хаҗи» сүзе уелган ташлар барлыгы 25. Кукмара төбәгендәге төрле авыл зиратларында бер үк оста – «Мулла Фәллахетдин Кенәбаши» тарафыннан язылган ташлар очрый. Аның кулы белән язылган ташларның саны 43. Фәллахетдин Кенәбаши мисалы бу төбәкнең үз ташчы-осталары булганлыгына бер дәлил булып тора. Үз вакытында Казанда Шиһабетдин Мәрҗанидән сабак алган, Кенәбашта указлы имам, мөгаллим булып торган.

Шушы ташъязмалар – безнең татар мөселман халкыбызның чал тарихының чагылышы ул. Ташъязма истәлекләрне кичектермичә барлау, өйрәнү, мөмкинлек булганда юкка чыгудан саклау – изге бурычларның берсе. Чөнки бу кабер ташларында бабаларыбызның газиз исемнәре уелган, һәркемнең күңелендә иман, беренче нәүбәттә, ата-бабаларның изге рухларына ихтирамнан башлана.

Зиһенгә ия һәркем халкыбызның, нәсел-нәсәпләребезнең, авылдаш һәм төбәктәшләребезнең исемнәрен дә, кылган гамәлләрен дә белергә, өйрәнергә һәм күңелендә сакларга тиеш.

Борынгы Болгар, Алтын Урда дәверләре, Казан ханлыгы кебек чорлардан калган ташъязмалар гына түгел, ә соңрак чорларга караган истәлекләрнең дә әһәмияте зур. Моннан 100 яки 200 ел элек куелган ташларны борынгы түгелләр икән дип битарафлык күрсәтү дәвам итсә, булганнары да уалып-ватылып юкка чыгып бетәчәк. Югыйсә, алар безнең газиз тарихыбыз! Әллә кайчангы борынгылыкны гына эзләп йөреп, якынрак тарихтагы кыйммәтле чыганакларны да кадерсезләсәк, киләсе буыннар безне гафу итмәс.

Тарихи чыганаклар буларак борынгы кабер ташларының фәнни кыйммәте бик зур, икенчедән, милли мирасыбызның бер өлеше булган әлеге истәлекләр елдан-ел кимеп, юкка чыгып бара, өченчедән, киң җәмәгатьчелектә дә аларга карата хөрмәт-ихтирам, сакчыл караш тәрбияләү, «зират культурасы»на өйрәтү зарурлыгы арта бара.

Аллаһының рәхмәте белән, Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте 2017 елны «Галимҗан Баруди елы» дип игълан итте, шул уңайдан районыбызның авылларындагы борынгы ташларны барлау планга кертелде.

2017 елның февраль-март айларында Рәдиф хәзрәт, шәрәфле мөхтәсиб Зиннур хәзрәт белән бергәләп авылларга барып, җирлек башлыклары һәм авыл имамнары катнашында җыелышлар уздырып, аңлату эшләре алып барды, һәрбер ташка күпме финанс чыгымы кирәклеген ачык­лап, шушы эшне башкару өчен кирәкле бар әйберне алып кайтып, апрель аенда һәр авылның имамына тараттык. Бу эшне ничек дөрес итеп башкаруны Казан шәһәренең Арча зиратына килеп, шунда эшләүче белгечләрдән сорашып, өйрәнеп, районыбыз авылларындагы имамнарга аңлаттык, һәрбер эшләп бетергән ташны фотога төшереп Диния нәзарәтенең «Аксакаллар шурасы» рәисенә җибәрдек. Авыллардагы 190 борынгы истәлекле кабер ташы реставрацияләнде.

Районыбыз зиратындагы бик борынгы, истәлекле ташлар, тарихчы галимнәр Ирек Һадиев (якташыбыз), Раиф Мәрданов һәм Кукмара туган якны өйрәнү музее директоры Ләбүдә Дәүләтшина тарафыннан өйрәнелеп, «Ташъязма истәлекләре» дигән китап итеп бастырылды. Бу хезмәтләре өчен аларга зур рәхмәт! Мөфтиебез Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә, Республика аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов һәм аксакаллар шурасы әгъзалары, Кукмара район башлыгы Сергей Димитриев тырышлыгы белән, Рәдиф хәзрәтнең күзәтчелеге нәтиҗәсендә, авыл җирлеге башлыкларының, имамнарның, авыл кешеләренең ярдәме белән шушы биниһая зур, игелекле изге эшне башкарып чыгарга Аллаһы Тәгалә үзе булышты, әлхәмдүлилләһ.

 

Мәчкәрә укуларында катнашучылар. 2022 ел.

 

 

Яңартылган Мәчкәрә мәчете. 6 июнь, 2025 ел.

 

 

 

Мәчкәрә мәчете. 18 март, 2022 ел.

 

 

Мәчкәрә зиратындагы борынгы кабер ташы.

 

 

Мөнир хәзрәт ЙОСЫПОВ

Кукмара районының Мәчкәрә авылы имам-хатыйбы

 «Мәдәни җомга» газетасы 

 

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз. 

 

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру