Дин дәресләре
Уналтынчы дәрес
Мәдинә халкының Пәйгамбәрне (с.г.в.) каршы алуы.
Мәчет салдыру. Исламиятнең таралуы. Падишаһларга илчеләр
җибәрү. Мәккәнең алынуы. Пәйгамбәрнең (с.г.в.) вафаты.
Мөгаллим: Пәйгамбәрнең (с.г.в.) Мәккәдән чыгуын ишетү белән, сәхабәләр көн саен, Мәккә юлына чыгып, аны көтеп торалар икән. Көннәрдән беркөнне каршы чыгучыларга көтелгән кунаклар күренгән. Болар куанычларыннан нишләргә белмәгәннәр. Аны чолгап алып, хәл-әхвәл сорашканнар. Кайсы дөянең тезгененнән, кайсы ияреннән, кайсы аннан, кайсы моннан тотканнар. Шулай итеп, пәйгамбәр (с.г.в.), сәхабәләр белән чолганган хәлдә, Мәдинәгә барган. Мәдинә халкы аны гаять шатлык белән каршы алган. Бала-чага, ул Мәдинәгә керү белән, шатлык мөнәҗәтләре әйткән. Мәдинәдә шатлыкның иге-чиге булмаган. Ул көн Мәдинә бер бәйрәм төсен алган. Мәдинә урамына керү белән, сәхабәләрнең һәркайсының пәйгамбәрне (с.г.в.) үзләренә төшерәселәре килгән. Кайсы дөянең тезгененә, кайсы ияр агачына тотынган. Шулай итеп, аларның һәркайсының пәйгамбәрне (с.г.в.) кунак итеп, савап аласылары килгән. Пәйгамбәр (с.г.в.) боларга дөяне үз ихтыярына куярга кушкан. Дөя кая барып чүксә, шунда йорт салачагын әйткән. Бервакыт дөя, бер ындырлыкка барып туктап, шунда чүккән. Шуннан соң пәйгамбәр (с.г.в.) дөядән төшкән. Дөянең бу җиргә килеп чүгүе Аллаһы Тәгаләнең әмере берлән булган икән. Шунлыктан пәйгамбәр (с.г.в.), шул урынны сатып алып, бер зур мәчет салдырган һәм, шуңа кушып, үзенә өй торгызган.
Пәйгамбәрнең (с.г.в.) дөясе чүгү белән, Әбү Әюб әл-Әнсари дигән бер сәхабә, тиз генә килеп, дөя өстеннән пәйгамбәрнең (с.г.в.) әйберләрен (кирәкяракларын) алган. Шунлыктан пәйгамбәр (с.г.в.), үзенә өй салганчы, аның өендә кунак булган. Әбү Әюбнең тиз генә килеп дөя өстеннән әйберләрен алуы да пәйгамбәрне (с.г.в.) кунак итү өчен булган икән. Шулай итеп, сәхабә пәйгамбәрне (с.г.в.) кунак итү мәртәбәсенә ирешкән. Бу – бик зур мәртәбә, шулаймы?
Шәкерт: Әлбәттә, зур мәртәбә.
Мөгаллим: Зур мәртәбә булмыймы соң! Пәйгамбәр (с.г.в.) хәтле пәйгамбәр (с.г.в.) үзеңә кунак булып төшсен дә, ул зур мәртәбә булмасын! Бу – бигрәк тә зур мәртәбә, бигрәк тә зур бәрәкәт инде. Сәхабәләр һәркайсы аны үзләрендПросмотреть (откроется в новом окне)ә кунак итәргә тырышканнар, ләкин Аллаһы Тәгалә бу бәрәкәтне Әбү Әюбкә насыйп иткән икән. Менә шул вакыттан бирле пәйгамбәребез (с.г.в.) үлгәнче Мәдинәдә торган. Пәйгамбәрнең (с.г.в.) Мәккәдән Мәдинәгә күчүенә «һиҗрәт» диләр. Гарәпчәдән безнеңчәгә күчерсәң, ул «күчү» дигән сүз. Бу вакыт пәйгамбәр итеп җибәрелүенә унөч ел булып, яше илле өчтә булган. Мәдинә шәһәре хәзерге көндә дә шул урында. Әлеге пәйгамбәр (с.г.в.) салдырган мәчет тә бүгенге көндә бар, тик ул әллә ничә кат төзәтелгән, зурайтылган инде. Пәйгамбәрнең (с.г.в.) Мәккәдән Мәдинәгә күчеп килүенә инде 1335 ел*. Мөселманнар ел хисабын пәйгамбәр (с.г.в.) Мәдинәгә күчкән көннән алып хисаплыйлар.
Мәдинәгә күчү белән, пәйгамбәр (с.г.в.) вә сәхабәләр иркен сулыш алганнар. Алар гыйбадәтләрен инде яшермәгәннәр, Аллаһы Тәгаләгә теләгәнчә гыйбадәт кылганнар. Мәдинә һәм аның тирәсендә дин яхшы ук таралган. Пәйгамбәр (с.г.в.) һәм сәхабәләрнең Мәдинәгә күчеп анда дин таратуларына Мәккә мөшрикләренең эчләре бик пошкан. Аларны ничек тә булса бетерергә, кырырга теләгәннәр. Шулай итеп, пәйгамбәр (с.г.в.) вә сәхабәләр белән алар арасында байтак кына сугышлар да булып алган. Бу сугышларның пәйгамбәр (с.г.в.) вә сәхабәләр өчен бик авырлары, бик кайгылылары да булган. Аларның берсендә пәйгамбәрнең (с.г.в.) бите бик нык җәрәхәтләнгән, мөбарәк теше дә сынган. Ләкин шулай була торып та, ул мөшрикләргә бәддога укымаган, киресенчә, хәер-дога кылган. Аллаһы Тәгаләдән аларны ярлыкавын сораган. Ахырда, Аллаһы Тәгаләнең ярдәме белән, пәйгамбәр (с.г.в.) вә сәхабәләр мөшрикләрдән өстен чыкканнар. Дин Гарәбстанның һәр тарафына таралган. Мәккә мөшрикләре үзләре дә иманга килгәннәр. Мәдинәгә килүгә сигез ел дигәндә, пәйгамбәр (с.г.в.), сәхабәләр белән барып, Мәккәне дә алган. Моннан соң инде Мөхәммәднең (с.г.в.) чын пәйгамбәр икәнлеге бөтен Гарәбстан халкына мәгълүм булган һәм барысы да аңа иман китергән, ул китергән дин вә шәригатьне кабул иткән.
Пәйгамбәр (с.г.в.), дингә бер гарәп халкын гына өндәп калмыйча, тирәяктагы башка халыкларны да исламга өндәгән, чөнки Аллаһы Тәгалә аны җир йөзендәге бөтен халыкка пәйгамбәр (с.г.в.) итеп җибәргән. Шунлыктан, ул тирә-яктагы падишаһларның барысына да илчеләр күндергән, хатлар язган. Мәккәдән Мәдинәгә күчеп килүгә ун ел тулып унберенчегә китү белән, пәйгамбәребез (с.г.в.) дөньядан киткән. Бу вакытта аның яше 63тә булган. Ул Мәдинәдә хатыны хәзрәти Гайшәнең өенә күмелгән. Пәйгамбәрнең (с.г.в.) үлүе Мәдинә халкына, бөтен әһле исламга әйтеп бетермәслек бер кайгы-хәсрәт булган. Һәр җирдә «аһ!» вә «ваһ!» тавышлары, елау вә сыкранулар ишетелеп торган. Ләкин ни чара, үлемнән һичкем котыла алмый шул. Менә шушы пәйгамбәр (с.г.в.) Ибраһим вә Исмәгыйль галәйһиссәлам дога кылып сораган, Муса вә Гайсә галәйһиссәламнәргә бирелгән китапларда аның хакында сөенеч булган пәйгамбәр (с.г.в.) инде. Ул – бөтен дөнья халыкларына җибәрелгән пәйгамбәр (с.г.в.). Мөхәммәд (с.г.в.) – пәйгамбәрләрнең иң соңгысы. Аңардан соң пәйгамбәр килмәгән вә килмәячәк. Шунлыктан ул Ахырзаман пәйгамбәре (с.г.в.) дип санала. Менә без дә – шул Ахырзаман пәйгамбәре Мөхәммәдкә (с.г.в.) ияргән вә аның шәригате белән гамәл кыла торган кешеләрбез.
Текстны басмага Мәдинә Әбделганиева әзерләде.
«Безнең мирас». — 2022. — №10. — Б. 64-65.
Фото: pixabay
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА