Журнал «Безнең мирас»

2022 елда дини бәйрәмнәр һәм истәлекле көннәр

МӨСЕЛМАН АЙ КАЛЕНДАРЕ БУЕНЧА 1443-1444 ҺИҖРИ ЕЛЛАР


2 февраль – мөселман календаренда изге саналган Рәҗәб аеның беренче көне. Бу айда Ибраһим (г.с.) пәйгамбәрнең, Гайсә (г.с.) пәйгамбәрнең туган көннәре һәм башка истәлекле көннәр билгеләп үтелә. Шулай ук кече хаҗ, гомрә хаҗы кылына.


3 февраль – Рәҗәб аеның беренче җомгасына каршы кич – Рәгаиб кичәсе дип атала. Мөхәммәд (с.г.в.) пәйгамбәрнең әти-әнисе Габдуллаһ һәм Әминәнең бергә кушылуын искә алу кичәсе дә.


27 февраль – Мигъраҗ кичәсе. Мөхәммәд (с.г.в.) пәйгамбәрнең Мәккә шәһәреннән Иерусалимга һәм аннан җиде кат күккә – Аллаһы Тәгаләнең тәхете (көрсие) янына кылган могҗизалы сәяхәте. Мигъраҗ уразасы 100 көн ураза тотуга тиңләнә.


17 март – Бәраәт кичәсе, ягъни «ләйләтул-Бәраәт». Бәхет һәм һәртөрле уңышлар, изгелекләр иңә торган изге көн. Нәкъ шушы төнне Аллаһы Тәгалә, һәркемнең изге гамәле һәм догаларында ялварып сораган үтенечләрен исәпкә алып, кешеләрнең язмышларын билгели.


2 апрель – изге Рамазан ае һәм Ураза башланган көн. Рамазан аенда иң кадерле кичә – Кадер кичәсе.


2, 3, 4 май – Гайдел-фитыр, Ураза бәйрәме.


21 май – Идел Болгарстанында ислам дине рәсми рәвештә кабул ителүгә 1100 ел (310 нчы һиҗри, 922 нче милади ел).


8 июль – Гарәфә көне.


Мөбарәк вә фазыйләтле 10 кичәнең ахыргы кичәсе.


Гарәфә кыяме яки хаҗиларның Гарәфә тавы тирә-юнендә торып гамәл-гыйбадәт башкару көне. Һәр фарыз намаздан соң Тәшрикъ тәкбирләре әйтеләчәк, иншәАллаһ.


9 июль – Мөбарәк Гыйд әл-Әдъхә яки Корбан гаете. Мөселманнарның иң зур бәйрәме. Ураза тәмамлангач, нәкъ 70 көннән соң башлана торган Корбан чалу бәйрәме, ул 3 көн дәвам итә. Бу көн Татарстан җөмһүриятендәге барлык календарьларда кызыл төс белән билгеләнгән.


8, 9, 10, 11, 12 июль – Тәшрикъ көннәре. Әлеге көннәрдә мөселманнар, фарыз намазларын укыганнан соң, Аллаһы Тәгаләне мактап, махсус сүзләр әйтәләр.


30 июль – Һиҗри Яңа ел. 1444 һиҗри елның вә Мөхәррәм әлХәрам аеның беренче көне. Яңа елыбызда дөнья вә ахыйрәт бәхет-сәгадәтенә алып бара, Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына ирештерә торган гамәлләр кылырга насыйп булсын! Бу көнне Аллаһының ризалыгы өчен догалар, изге эш-гамәлләр кылып, хәер-садака биреп үткәрергә кирәк.


7 август – мөбарәк Гашура кичәсе.


8 август – мөбарәк Гашура көне. Мөхәррәм әл-хәрам аеның 10 нчы көнендә Гашура бәйрәме билгеләп үтелә. Бу көннең фазыйләтләре һәм хикмәтләре бихисап. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) болай дигән: «Ибраһим галәйһиссәлам Гашура көнендә тугандыр. Аллаһы Тәгалә аны Нәмрудның утыннан Гашура көнне коткаргандыр, юлның тугрысын да Гашура көнендә күрсәткәндер».


6 октябрь – Мәүлед-шәриф кичәсе.


7 октябрь – Мәүлед бәйрәме – пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) туган көн. Ул мөселман дөньясында зурлап билгеләп үтелә.


Төзүче-мөхәррир – хаҗи Абдулла Дубин

Теги: Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру