Журнал «Безнең мирас»

Кара генерал

Ниһаять, тагын бер катлаулы мәсьәләне ачыкларга да вакыт җиткәндер. Совет хакимияте чорында татар шәхесләрен башка милләт (аеруча башкорт) вәкилләре итеп күрсәтү буенча үткәрелгән чирле һәм явыз вазгыять Даян Мурзинны да урап үтмәде.Мәскәү тарафыннан бу ямьсез эш яһүди милләтеннән булган язучы Генрих Борисович Гофманга йөкләнде. Бөек Ватан сугышында эскадрилья белән командалык иткән өлкән лейтенант (соңыннан – полковник), очучы-штурман, Советлар Союзы Герое, 22 ел гомерен хәрби хезмәткә багышлаган ветеранны андый адымга барырга нәрсә мәҗбүр итүен аңлап та, аңлатып та булмый. Билгеле инде, мондый гамәлне Уфада шатланып һәм энтузиазм белән кабул иттеләр һәм җиң сызганып, Суслов идеологиясе буенча салынган тайгак юлдан салулап киттеләр. Әлеге ялганның масштабларын тулырак күзаллау өчен, «Кара генерал» китабы белән бәйле хикмәтле хәлләрне җентекләбрәк бәян итүдән башка чара юк.
Генрих Гофманның «Кара генерал» китабы 1970 елда дөнья күрә. Анда Даян Мурзинның һәм аның көрәштәшләренең Словакиядәге, Богемиядәге һәм Моравиядәге көрәше сурәтләнә. Бер үк вакытта, югары чиннардагы алман ягы вәкилләре гамәлләре дә бик җентекле һәм шактый мавыктыргыч итеп бәян ителә. Автор аеруча дошман тылында хәрәкәт итәчәк партизаннар отрядының булачак командиры надпоручик Ян Ушьяк (Мурзиннан аермалы буларак, ул аны Ушияк дип атый) турында бик югары фикердә, аны гел үрнәк итеп куя. Гофман язуына караганда, Мурзинны надпоручик Ушьяк һәм аның дусты Милек белән, Киевтан көнбатышка таба урнашкан Святошино дип аталучы дача бистәсендәге диверсантлар әзерләүче махсус мәктәп башлыгы подполковник Богомолов таныштыра.
Ашханәдә Ян Ушьяк белән Ян Милек үзләренең словак милләтендәге коммунистлар булуларын, 1941 елда алман армиясенә эләгүләрен һәм Одесса янына китерелүләрен бәян итәләр. Үткер Мурзин, сөйләштерә торгач, аларның үз ватаннарын басып алган Гитлерга хезмәт итәргә теләмичә, дивизияләре беренче сугышка керү белән үк Кызыл Армия ягына чыгулары һәм 1 нче Украина фронты составында гитлерчыларга каршы сугышулары турында да белеп өлгерә. Ярар, Гитлерның Словакияне басып алмаганын, 1939 елда гына оешкан шул дәүләтнең президенты Йозеф Тисоның СССРга каршы ике словак дивизиясен җибәрүен язучы белмәскә дә мөмкин. Тик менә аның, Кызыл Армиягә әсир төшкән Ушьякны Уфа каласын, аның халкын, аерым алганда башкортларны, аларның гореф-гадәтләрен биш бармагыдай белүче шәхес итеп сурәтләве көлке дә, кызганыч та:
«– О, судруг Мурзин! <…> Cин каян, кайда тудың?
– Мин Уфадан, – диде Мурзин көрсенеп. – Андый кала турында ишет¬кәнегез юкмы?
– О! – Ушияк тагы да җанлана төште. – Ул бит безнең икенче ватаныбыз. Ул Бозаулыктан ерак түгел ич. Без анда (Бозаулыкта – Р.З.) үзебезнең яңа армиябезне оештырдык. Анда Свобода, Клемент Готвальд яшәде. <…> Мин Уфаны бик яхшы беләм. Анда мәрхәмәтле, яхшы халык яши».
Автор язганнан чыгып кына, «яңа армия»нең кайсы калада оештырылуын төшенүе читен. Укучы Уфада дип тә, Ырынбур өлкәсенә керүче һәм Башкортстан башкаласыннан 340 чакрым ераклыкта урнашкан, Казакъстан чигендәге Бозаулык каласында, дип тә уйларга мөмкин. Инде «яңа армия»гә ачыклык кертик. 1941 ел¬ның 27 сентябрендә совет-чехословак килешүенә кул куела һәм шуңа ярашлы рәвештә, 1942 елның 5 гыйнварында Бозаулык каласында 1 нче аерым Чехословак пехота батальоны оеша башлый. Оештыру мәсьәләләрен Лондонга сыенган сөргендәге хөкүмәт хәл итә, ә оператив яктан батальон совет командованиесенә буйсына. 974 кешедән торучы батальон 1943 елның 30 гыйнварында хәрби ант бирә һәм фронтка озатыла. Батальон командиры вазифасына Ярослав Кратохвил, ә аның урынбасары итеп Людвиг Свобода билгеләнә. 1943 елда Новохопёрск каласында батальон базасында 3,5 мең хәрбине берләштерүче 1 нче аерым Чехословак пехота бригадасы оеша. РККА Генштабы башлыгы, Cоветлар Союзы Маршалы Александр Васильевский директивасына (10.04.1944) ярашлы рәвештә, 1944 елның августында Черновцы каласы янында әлеге бригада базасында 1 нче Чехословак армия корпусы оеша. Бенеш хөкүмәте, 19 меңнән артык хәрби тупланган корпус командиры итеп генерал-лейтенант Ярослав Кратохвилны куя. Әмма сентябрь аенда совет командованиесе басымы белән ул үз вазифасыннан бушатыла. Корпус белән аның урынбасары бригада генералы Людвиг Свобода командалык итә башлый. 1945 елда дивизия генералы званиесенә үрләтелгән Свобода Чехословакиянең милли саклану министры итеп билгеләнә, ә командалык бригада генералы Карел Клапекка күчә.
Күргәнебезчә, Бозаулыкта бернинди дә «яңа армия» оештырылмый. Сүз фәкать хәрбиләр саны меңгә дә тулмаган батальон турында гына барырга тиеш. Шулай ук подполковник Богомоловның Ян Ушьяк белән Ян Милекның «Свобода корпусы»нда хезмәт итүләре турында искәртүе дә дөреслеккә туры килми. Корпус белән бригада генералы Людвиг Свобода командалык итәргә алынган вакытта, Словакиядә беренче чыныгу үткән Мурзин һәм Ушьяк отряды Моравияга үтеп керү омтылышлары ясый.
Гофман тасвирлаган Ян Ушьякның шактый гына «башкорт» мәкальләрен белүе дә урынлы гаҗәпләнү тудыра:
«– Мин әле менә синең башкорт мәкален искә төшер¬дем. Шуны әйтүем.
– Нинди башкорт мәкале тагы?
– Сездә, Башкириядә ничек әйтүләрен исеңә төшер әле, Юрка. «Кунак – ишәкнең хуҗасы». Димәк, син хуҗа әйткән бөтен нәрсәне дә үтәргә тиеш. <…> Ушьяк көлеп җибәрде.
Мурзин да башкорт мәкален исенә төшереп, елмаеп куйды...
– Әгәр тау Мөхәммәт янына килмәсә, Мөхәмәт үзе тау янына бара.
– Ян, син бу мәкалне дә беләсеңмени? – дип гаҗәпләнүен белдерде Мурзин.
– Мин күп беләм. Болар халыкның зирәклеген күрсәтә. <…> Сездә: «Тавыкның да йөрәге бар», – диләр. Алманнарда исә бу: «Амаисен хабен зух галле». Мәгънәсе шул ук».
Кызыгы шунда: үзе яратмыйча, «бошлар» дип атаучы алман халык мәкальләрен дә белә икән бит әле дөньякүләм танылган, күренекле «лингвист» Ян Ушьяк. Ә ул әйтем башкортча бик мәзәк, бөтенләй башка төрле яңгырый, имеш. Ягъни, әлеге «башкорт мәкале»н русчадан («И у курицы есть сердце») кире тәрҗемә иткәндә, мәгънәсенең тамырдан үзгәрүе ачык¬лана:
«Сездә, мәсәлән, тавык төшенә тары керә», – диләр.
Ягез инде, «Тавыкның да йөрәге бар» белән «Тавык төшенә тары керә» арасында нинди уртаклык булсын! Әмма автор белән тәрҗемәче раславынча, болар – бер үк мәкаль.
Гофман язуына караганда, «башкорт баласы» Мурзин «үз халкы»ның борынгы гореф-гадәтләрен дә бик яхшы белгән икән:
«Яралары төзәлә башлады, аяк сыз¬лавы да басыла төште. Мурзин борынгы башкорт йоласын кулланып, ярасын чи ит (сало) белән каплаган иде. Шул да ярдәм итте сыман».
Совет вакытында гамәлдә булган мондый сәер сәясәтне аңлавы читен. «Кара генерал»ның башкортчага тәрҗемә ителгән титул битендә үк «башкорт егете Даян Баян улы Мурзин» дип укучы күңеленә корт салып кую кемгә кирәк иде? Мондый мәгънәсезлектән кем ота? Ничек шундый ялган таратырга мөмкин?! Даян Мурзин беркайчан да татарлыгын яшермәгән, үз милләтеннән йөз чөермәгән ләбаса! Хәтта, 1941 елның җәендә Рига өчен барган сугышларда яраланып, үлем көтеп ятканда да, беренче чиратта, үз милләтен искә төшерә һәм моны тарих өчен китабына да теркәп калдыра:
«Мин чиста, җыештырылган урында ятам. Әгәр берәр нәрсә була калса, искә алыгыз: мин Даян Мурзин, унтугыз яшьтәмен, милләтем – татар, кече политрук, дошманга каршы намус белән сугыштым һәм соңгы сәгатем сукканда, штык атакасы вакытында үземә кадауларына юл куюым кызганыч».
Тагын нәрсә кирәк соң хакыйкать өчен? Ни җитми? Бәлки болар СССР «нык үскән социализм»га аяк баскан дәвердә, татар милләтенә каршы даими оештырылып килгән мәкерле сәясәтнең чираттагы дулкыны башлануын аңлата торгандыр. Әнә шулай татарның күренекле шәхесләрен, мирасын башкаларга өләшү һәм аның үзен бер пешмәгән, мескен милләт итеп күрсәтү өчен махсус эшләнгәндер мондый пычрак гамәлләр. Гел шулай башыңны төеп, мыскыллап торсалар, милли горурлыкның юкка чыгуына, маңкортлашуның көчәя баруына һич тә аптырыйсы юк...
Менә шундый хәлләр. Мондый вазгыять шартларында Мурзин шәхесе тирәсендәге серле вакыйгаларның күп¬ле¬ге һич тә гаҗәпләндерми һәм тамчы да аптыратмый. Чөнки бу – совет чорында уздырылган хикмәтле идеологиянең бер чагылышы. Әгәр дә җәмгыятьтә үзгәртеп корулар тормышка ашырылмаган булса, гомер юлында күпне күргән, күпне кичергән легендар шәхеснең «Дошман тылындагы фронт» дигән китабын яза һәм бастырып чыгара алуын күз алдына китерүе дә читен. Мәгәр 2005 елда нәшер ителгән әлеге китабында, ул әле Власов белән бәйле «серле» вакыйганы бәян итүдән тыелып калган. Ә бәлки рөхсәт булмагандыр?! Аның белән генә чикләнмичә, ветеранның истәлекләренә соң дәрәҗәдә урынсыз һәм шикле бер җөмлә килеп керүе, дөресрәге, шул җөмләдәге ике сүз гаҗәпкә калдыра һәм күңелдәге шикне көчәйтә. Чынлап та, Вермахтның 16 нчы танк дивизиясе командиры генерал-лейтенант Дитрих фон Мюллерны кулга алу турында язганда: «Бу безнең партизаннар бригадасы тарафыннан әсир төшерелгән беренче һәм соңгы генерал иде», – дигән җөмләгә «соңгы генерал» сүзләрен өстәүгә хаҗәт юк ич.
Әлбәттә, «алман генералы» дип өздереп әйтелгән булса, аптырамас та идең. Чөнки хәрби антына хыянәт итеп, дошманга хезмәт итү юлын сайласа да, Власовны алман генераллары исемлегенә кертеп карау мөмкин түгел. Ә монда «соңгы генерал», имеш. Әлеге сүзләрнең Мурзин тарафыннан язылуы ышандырмый. Монда, әлеге дә баягы, Власовны эләктерү вакыйгасын яшереп саклау өчен җаваплы цензура хезмәткәренең кулы уйнау ихтималы зур. Бәлки әле нәкъ шуннан соң, кайбер матбугат чараларында һәм Интернетта Даян аганың, Власовны үзләре эләктерүләре турында дәлилләгән фикерләрен раслаучы «тавышлар» яңгырый башлагандыр.
Даян Мурзинны Украина партизаннар хәрәкәте штабы башлыгы (1942-1945) генерал-лейтенант Тимофей Амвросиевич Строкач белән Чехословакия партизаннар хәрәкәте командующие (1944-1945) генерал-майор Алексей Никитич Асмоловның үз итүләре, аңа карата даими ышаныч күрсәтүләре ае¬рым игътибарга лаек. Мурзин яраланып, урманда яткан чакта командалык вакытлыча бригада комиссары Иван Степанов кулына күчә. Язучы Генрих Гофман аның ролен күпертеп күрсәтергә тырышса да, чынлыкта алай булмый. Дөрес, Степановның да званиесе – капитан, ул партизаннарга самолётын алманнар бәреп төшергәч килеп кушыла. Әмма Мурзин шикелле өч мәртәбә диверсантлар әзерли торган мәктәпләрдә күнегүләр үтмәгән һәм партизанар отрядлары белән командалык итмәгән, ягъни махсус әзерлеге дә, командирлык тәҗрибәсе дә юк. Мурзин «табылганчыга» кадәр Украина партизаннар хәрәкәте штабы белән элемтәнең җайга салынмавы – аның шул кимчелекләре нәтиҗәсе. Болар һич тә Степанов файдасына түгел. Шуңа да Мурзин, беренче эш итеп, штаб белән элемтә урнаштыруга ук, Ушьякның язмышы тулысынча ачык¬ланып бетмәүгә карамастан, генерал Строкач нәкъ менә аны бригада командиры итеп билгеләүләрен ирештерә. Строкач һәм Асмолов тарафыннан Даян Мурзинга карата уңай мөнәсәбәт сугыштан соңгы елларда да дәвам итә. 1962 елның 6 августында генерал-майор Алексей Асмоловның «Ян Жижка» исемендәге Чехословак партизаннар бригадасының «элекке» командиры Даян Баян улы Мурзинга карата кай¬сыдыр махсус хезмәтләр өчен язган гаять дәрәҗәдә җылы эчтәлектәге «Хәрби характеристика»сы – шуның бер генә мисалы.
1 нче Украина партизаннары дивизиясе командиры, ике тапкыр Советлар Союзы Герое генерал-майор Сидор Ковпакның сугыштан соң Даян Мурзинга Украинада төпләнеп калырга тәкъдим иткәнлеген дә искәртмичә калып булмый. Ул хәтта Леонид Ильич Брежнев белән дә таныш була. Бе¬рен¬че мәртәбә алар Чехословакиядә 1945 елның маенда очрашалар. Даян аганың искә алуына караганда, ул чакта булачак генсек, апрель аенда 3 нче Белоруссия фронты составыннан Ставка карамагына чыгарылган 5 нче армия командующие, ике тапкыр Советлар Союзы Герое (19.04.1945 һәм 8.09.1945) генерал-полковник Николай Крылов (соңыннан – Советлар Союзы Маршалы, СССРның стратегик максаттагы ракета гаскәрләре командующие) белән була. 4 нче Украина фронты составындагы 18 нче армиянең сәяси бүлеге башлыгы (1945 елның июнь аеннан – 4 нче Украина фронтының сәяси идарәсе башлыгы) генерал-майор Леонид Брежневның: «Менә син нинди икәнсең, «кара генерал» Мурзин», – дигәне хәтерендә озакка төенләнеп кала ветеранның.
Икенче мәртәбә 1969 елда ЧССРның Мәскәүдәге илчелегендә, президент Людвиг Свобода визиты уңаеннан уздырылган тантана вакытында очраша ике ветеран. Чехословакия герое Мурзин да әлеге мөһим чарага чакырулы була. Очрашу ярым рәсми шартларда үтә һәм анда дустанә атмосфера өстенлек итә. Ә инде банкет башлангач, рәсмилекнең эзе бөтенләй калмый. Җаен чыгарып, Чехословакия илчесе Даян Мурзинны Брежневка тәкъдим итә. Әлбәттә, Леонид Ильич чирек гасыр элек, нибары бер мәртәбә күреп калган сакаллы комбригны танымый. Әмма Мурзин ачыклык керткәч, бик тиз исенә төшерә һәм гаҗәпләнеп:
– Синмени әле ул «кара генерал»? – дип сорый.
Уңай җавап ишеткәч:
– Ә кара сакалың кайда? – дип шаяртып та ала.
Бераздан җитдиләнеп, СССР хөкүмәте җитәкчесе Алексей Косыгинга мөрәҗәгать итә:
– Лёша, әйдә әле, минем фронтовик дустым өчен чәкештерик. Ә нишләп ул һаман Советлар Союзы Герое түгел? Моны кичекмәстән төзәтергә кирәк! – ди.
Төрле юбилей чаралары уңаеннан, Даян Мурзинның ил җитәкчелеге делегациясе составында Чехословакиядә (соңрак Чехиядә һәм Словакиядә) еш булуын да ассызыкларга кирәктер. Соңгы мәртәбә ул Словакияне азат итүгә 60 ел тулу уңаеннан уздырылган тантаналарда катнашу өчен Россия президенты Владимир Путин җитәкчелегендәге делегация составында Братиславага бара. Ул чакта, ягъни 2005 елның февралендә Словакиянең башкаласында Россия һәм АКШ президентлары Владимир Путин белән Джордж Бушның очрашуы үтә. Әлеге саммит илне фашистлардан азат итүне билгеләү (гәрчә Словакия алман гаскәрләреннән тулысынча 1945 елның май башына гына арына, ә ил башкаласы Братислава – 4 апрельдә) чараларына туры килгәнлектән, делегация составына Чехословакиядә сугышкан өч ветеранны, шул исәптән Даян Мурзинны да кертәләр. Бәйрәм чаралары вакытында ветераннар Путин белән бер машинада йөриләр һәм бергәләп Мәңгелек ут мемориалына чәчәкләр салалар.
Даян Мурзин 2004 елның сентябрендә Ян Жижка исемендәге 1 нче Чехословак партизаннар бригадасы төзелүенә һәм аның Словакиядән Моравиягә үтеп керүенә 60 ел тулу уңаеннан Чехиядә узган тантаналы чараларда да катнаша. Нәкъ шул елны бригада ветераннары Советы рәисе Честмир Смолка һәм дошман тылында көрәш алып барган Чехия белән Моравиянең элекке партизаннары Да¬ян Мурзинга Россия Герое исемен бирүләрен үтенеп президент Владимир Путинга мөрәҗәгать итәләр. Берничә дистә партизан һәм яшерен көрәш алып барган патриотлар кул куйган хаттан өземтә:
«Гитлерчы-фашист баскыннары тарафыннан басып алынган елларда безнең ил халкы зур сынаулар алдында калды. Шул авыр вакытларда <…> Советлар Союзы <…> чехословак халкына ярдәмгә Чехословакиягә үзенең батыр ул һәм кызларын <…> җибәрде.
Әлеге кыю совет командирлары арасында десант (төркеме – Р.З.) җитәкчесе сыйфатында килгән яшь кенә офицер, Совет (Кызыл – Р.З.) армиясе капитаны Даян Баян улы Мурзин да бар иде. 23 яшендә генә булуына карамастан, аның дошман тылында партизаннар көрәше алып бару буенча зур тәҗрибә туплап өлгергәнен белә идек. Моңа кадәр ул <…> Украинада һәм Молдавиядә өч ел дәвамында партизан отрядлары белән командалык иткән.
Хөрмәтле Владимир Владимирович! Безнең барыбызга да, Даян Мурзин командалыгында, Словак милли восстаниесе үзәгеннән <…> Прагага чаклы ифрат авыр партизан көрәше юлы үтәргә туры килде. Без, турыдан-туры партизаннар сугышында катнашучылар, аны иң булдыклы оештыручыларның берсе һәм гаять дәрәҗәдә кыю, тәвәккәл, гайрәтле командир буларак беләбез. Ул кыска гына вакыт эчендә партизаннар отряды оештыра алды. Соңрак, өзлексез дәвам иткән сугышлар барышында отряд эре партизаннар бригадасына әверелде һәм Мурзин аның белән сугыш тәмамланганчы командалык итте. Ян Жижка исемендәге 1 нче Чехословак партизаннар бригадасы фашистлар өчен хәвеф-хәтәр тудырса, безнең халык күңелендә өмет һәм ышаныч уятты... <…>
Майор Мурзинның фәкать исемен генә ишетү дә фашистлар арасында курку һәм каушау тудырганына күпләр шаһит. Чехиядә һәм Моравиядә безнең бригаданың иң зурлардан саналуын да әйтмичә калып булмый. Бригада тарафыннан бик күп авыллар һәм калалар фашистлардан азат ителде һәм аларда Милли-революцион комитетлар төзелде. Безнең бригада партизаннары тарафыннан меңнәрчә фашист солдаты һәм офицеры юк ителде, хәрбиләр һәм техника төялгән 68 эшелон яр астына җибәрелде... <…>
Чехословакия җирендә алып барылган авыр, тигезсез сугышларда Даян Мурзин ике тапкыр яраланды һәм контузия алды. <…> Безнең халык Мурзинны үзенең милли герое дип игълан итте, урамнар, мәйданнар аның исемен йөртә, ул – Чехословакиядәге күп кенә кала һәм авылларның мактаулы гражданы. <…> Д.Б.Мурзин ЧССР хөкүмәтенең 10 югары бүләгенә лаек булды… <…>
Бүген, Владимир Владимирович, үзебезнең зур бәйрәмебез – Словак милли восстаниесенең 60 еллыгы алдыннан Сезгә мөрәҗәгать итәбез һәм Даян Баян улы Мурзинга Россия Герое исемен бирүгезне үтенеп сорыйбыз».
Әмма ветераннарның үтенеченә колак салучылар табылмый – хат җавапсыз кала. Менә шундый сәер һәм серле битарафлык. Күрәсең, аның батырлыклары чех һәм словак ягы өчен генә мөһим булгандыр. Алар – саллы һәм гадел бәһа бирә белә торган халыклар. Әлбәттә инде, андый уңай мөнәсәбәтнең Чехословакия тыныч юл белән мөстәкыйль Чехия һәм Словакия дәүләтләренә бүленгәч тә дәвам итүе – аерата сөенечле хәл. 2000 елдан Даян Баян улы Мурзинның Чехия Респуб¬ликасы армиясенең отставкадагы полковнигы дигән хәрби чинын йөртүе шуңа дәлил булып тора. Хәрби чин дигәннән, тагын бер серле вазгыять. Чехия ветераннары хатында Мурзинның чины майор дип күрсәтелә. Шундый ук раслау белән 1945 елның 25 маенда партизаннар бригадасы командиры майор Даян Мурзинга бирелгән командировка бое¬рыгында да танышырга мөмкин. Аннан күренгәнчә, 25 майдан 10 июньгә кадәр майор Мурзин «Опель» маркалы җиңел автомобильдә Киевка, Украина КП(б) ҮК карамагына командировкага җибәрелә. Максаты – Украина җитәкчеләре алдында махсус доклад ясау. Гаҗәпкә калдырганы шул: 1948 елда Мурзин капитан чинында фотога төшә. Бу исә аның Казандагы юридик мәктәптә укыган чагына (1946 елның сентябре-1948 елның августы) туры килә. Мурзинның үз китабында ике тапкыр милләтенең татар булуын ассызыклавы һәм иллюстрацияләр битенә милләте күрсәтелгән хәрби билетының күчермәсен урнаштыруы совет идеологиясенең нинди мәкерле юллар белән гамәлгә куелуын фаш итү өчен махсус эшләнгәнлеге бернинди шик-шөбһәгә дә урын калдырмый. Шулай ук капитан погоннары тагылган формасындагы фотосын һәм «майор Мурзин» дип ташка басылган командировка боерыгы күчермәсен бер биттә янәшә бирүе дә тикмәгә түгел. Монда Даян аганың безгә әйтергә теләгән фикере яшерелгәне бик яхшы төсмерләнә.
Ни кызганыч, бар серләрен дә ачып өлегермәде данлыклы разведчик-диверсант. Татар халкының каһар¬ман улы, Чехословакиянең милли ге¬рое Даян Баян улы Мурзин 2012 елның 9 февралендә 91 нче яшендә вафат булды. Бу җәһәттән Татарстан җитәкчелеге һәм Казанда нәшер ителүче матбугат чаралары кайгы уртаклашып мәшәкатьләнмәделәр, ягъни «вакланып» тормадылар. Билгеле инде, милләтнең каһарман улы исемен мәңгеләштерү буенча да республика башкаласында бармакка бармак та сукмаячаклары ачык. Бу безнең мескенлекне, куркаклыкны, үшәнлекне һәм тәмам манкортлаша башлавыбызны күрсәтә. Болар – милләтнең киләчәген шик астына алучы гаять дәрәҗәдәге куркыныч симптомнар. Башка халыкларның җитәкчеләре, җаваплы түрәләре андый түбәнлеккә төшми, үзләренең күренекле милләттәшләрен күрмәмешкә салышмый һәм әнә шулай мескенләнеп үз-үзләрен түбәнсетми. Мәгәр шунысы хак: дистә еллар дәвам итүче мондый кыргый вазгыятьтә татар халкының гаебе юк. Урының җәнәттә булсын, рәнҗеп ятма, Мәскәү тарафыннан кагылган һәм милләт «аталары» тарафыннан үгисетелгән тагы бер данлыклы татар баласы! Ә без, үз чиратыбызда, киләчәктә андый мөнәсәбәтнең үзгәрәсенә һәм тулаем милләт язмышы күгендә якты көннәр туасына ышаныч-өметтә калыйк, рухи ныклыгыбызны югалтмыйк, кыйблабызга тугрылык саклыйк! Бердәм булыйк!
Редакциядән: Башкортстанның Татар иҗтимагый үзәге 2015 елны Даян Мурзин елы, дип игълан итте.
!!! Мәкаләнең башын журналның 1 нче һәм 2 нче саннарыннан укы.

Теги: Рәис Зарипов Яңалыклар

Галерея

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру