Журнал «Безнең мирас»

Кара генерал

Уфадагы фатирында сөйләшеп утырганда, Даян ага Мурзинның, көтмәгәндә, кисәк кенә: «Генерал Власовны без кулга алдык...», – дип әйтеп куюына баштагы мәлне бик үк игътибар биреп бетермәгән идем. Дөресрәге, шактый ук бәхәсле булып тоелган фикерне колак тирәсеннәнрәк уздырып җибәрдем шикелле. Әмма баштан һич тә чыкмады үзе, гел генә күңелне кыбырсытып, борчып торды.
Ни бу? Бөек Ватан сугышына бәйле тагын бер серле табышмак яки вакыйга-табышмы? Әллә инде Даян ага бераз ялгышамы? Алай уйлар идең, үз акылында данлыклы партизан, хәтере дә бер дигән. Сөйләгәннәре ышандыра, дәлилләре саллы, һәр сүзен нык­лап уйлап, өздереп әйтә. Тугызынчы дистәсен төгәлләп килүенә карамастан, корычтай ихтыяр көче ташып торучы һәм күзгә туры карап әңгәмә коручы, канлы сугыш кырында әллә күпме дәһшәтле вакыйгаларның шаһиты булган каһарман шәхес, «Кара генерал» аты белән Гитлерның шәхси дошманына әйләнгән партизаннар бригадасы командиры юк-бар нәрсә сөйләмәс. Күренеп тора: ниһаять, ул хакыйкатьне ачарга карар кылган!
Сугышның соңгы биш аенда Мурзин партизаннарына власовчылар белән еш чәкәләшеп торырга туры килә. Ә инде апрель ае керүгә, Чехиягә Власов карамагындагы хәрби көчләр күпләп агыла башлый. Вермахт ягында сугышкан совет коллаборационистларының күбесенең язмышлары биредә сынала. КОНР (Россия халыкларын азат итү комитеты) Кораллы көчләре башкомандующие, Кызыл Армия генерал-лейтенанты, КОНР Кораллы көчләре генерал-лейтенанты, Вермахт генерал-полковнигы ставкасы буенча (кайбер чыганакларда – СС ведомствосы буенча) хезмәт хакы алучы Андрей Власов үзе дә Чехия башкаласы янында әсир төшә. Әмма тарихи хезмәтләрдә һәм күпсанлы авторларның эзләнүләрендә Власовны кулга алу бертөрле генә яктыртылмый. Иң сәерсендергәне – шул вакыйгага бәйле рәсми чыганакларның әле һаман да бәян ителмәве. Үзеннән-үзе сорау туа: бәлки бу чынбарлыкны яшерү өчен махсус шулай эшләнә торгандыр? Дистә еллар узгач та сөйләргә ярамаган нинди сер соң ул? Ни өчен Даян ага моңарчы бу турыда дәшмәгән? Хәер, монысы инде артык сорау, билгеле. Әгәр хәрби серне сак­лау турында имза куйгансың икән, телеңне тешләвең хәерле. Әнә ич, «Дош­ман тылындагы фронт» дигән до­кументаль китабында бу турыда ләм-мим – бернинди мәгълүмат та юк. Легендар диверсант-разведчик май башында Злин каласындагы (1949-1989 елларда – Готвальдов) мәйданда булган митинг турында яза һәм күп нокталар куеп, дистә көнгә алга «сикерә».
Шуның белән, ветеран бригаданың сугышчан юлын тасвирлаудан туктый һәм гомуми нәтиҗәләргә күчә. Югыйсә, милләттәшебез Даян Мурзин җитәкләгән Ян Жижка исемендәге 1 нче Чехословакия партизаннар бригадасы өчен сугыш алай гына тәмамланмый: Кызыл армия белән бергә алар Чехия­не тулысынча азат итүдә катнаша, СС обергруппенфюреры Ганс-Адольф Прют­цман оештырган «Вервольф» партизан отрядларына һәм Карпат тау­лары аша үтеп кергән бандерачыларга каршы көрәшә.
***
Никадәр генә гаҗәп тоелмасын, дош­манның өнендә хәрәкәт итүче Даян Мурзин партизаннары, Власовтан тыш, янә бер алман генералын да әсирлеккә төшерәләр. Әйтүе генә ансат. Бу бит – Гитлер гаскәрләре мыжлап торган һәм Мурзинга кадәр бер генә партизан да аяк баса алмаган Чехия һәм Моравия протектораты территориясе. Бу инде Брянск урманнарында, Белоруссия сазлыкларында яисә Карпат тауларында посып ятып кына кылынган батырлык түгел. Каһарман милләттәшебез шәхсән үзе генералны кулга алуда катнашмый, әмма әлеге уникаль операцияне оештыруга һәм башкарып чыгуга башыннан ахырына кадәр җитәкчелек итә. Ә вакыйга 16 нчы танк дивизиясе командиры, генерал-лейтенант Дитрих фон Мюллерның элеккеге яхшы танышы барон Дубскийга кунакка килүеннән башлана. Бу визитның төгәл вакытын баронда хезмәтче булып эшләүче бригада элемтәчесе Анчо белеп ала һәм тиз арада партизаннар отряды командиры Ольга Франтишковага хәбәр итә. Анысы, үз чиратында, бригада командиры Мурзинга донесение җибәрә. Генералны кулга алган вакытта гестапоның Кромержиж каласы бүлеге башлыгы, СС полковнигы Коближек үтерелә.
Даян ага үзе Мюллер белән бик озак мәшәкатьләнүләрен сөйләде. Генералны кулга алу белән, тиз арада Киевка хәбәр итәләр. Берничә сәгать үтүгә Мурзин радистлары 2 нче Украина фронты командующие маршал Малиновскийдан радиограмма ала. Маршал алман генералын әсирлеккә төшергәннәре өчен партизаннарга рәхмәтен күндерә һәм аны Зур җиргә озату буенча чаралар күрә башларга куша. Әмма, баштагы мәлне, самолёт килүе тоткарлана, аннары алман гаскәрләренең партизаннарга каршы фон Мюллер өчен «үч алу» белән бәйле зур масштаблы һөҗүмнәре башланып китә. Гестапо агентлары эзләренә төшмәсен өчен генералны бер урыннан икенче урынга күчереп йөрткән арада, Кызыл армия Словакия территориясен бөтенләй диярлек басып ала һәм, ниһаять, паризаннар «кыйммәтле йөк»тән котыла. Апрель ахырларында, Советлар Союзы Маршалы Родион Малиновский кушуы буенча, генерал-лейтенант Дитрих фон Мюллерны өч совет офицеры 2 нче Украина фронты штабына алып китә.
Бу урында, соңгы вакытта кайбер авторларның матбугат битләрендә, аерата Интернет челтәрендә Мурзин партизаннарының алман генералын әсирлеккә төшерүләрен шик астына алырга тырышу омтылышлары уңаеннан кайбер нәрсәләргә ачыклык кертеп китү һич тә артык булмастыр. «Кара генерал» китабы авторы Генрих Гофман, ни сәбәпледер, бер тапкыр да диярлек Дитрих фон Мюллерның исемен телгә алмый. Бу исә, үз чиратында, төрле имеш-мимешләргә җирлек тудыра. Ник дигәндә, алманнарда Мюллер фамилиясен йөртүчеләр еш очрый. Билгеле инде, андый фамилия йөртүчеләр арасында генераллар да шактый була. Вермахтның 4 нче армиясе командующие пехота генералы Фридрих-Вильгельм Мюллер һәм 12 нче армия корпусы командиры генерал-лейтенант Винценц Мюллер, ягъни мәсәлән. Шулай ук, Алманиянең яшерен дәүләт полициясе башлыгы, сугыш тәмамланыр алдыннан эзсез юкка чыккан һәм шул сәбәпле төрле мифлар тууга этәргеч биргән СС группенфюреры һәм полиция генерал-лейтенанты Генрих Мюллер да бар бит әле. Ни гаҗәп: әллә белмәве аркасында, әллә хаталанып, әллә махсус рәвештә, язучы Генрих Гофманның Даян Мурзин турында язган «Кара генерал» дигән китабында әсир төшкән генералны бары тик бер мәртәбә, нәкъ менә «Генрих» дип атыйлар. Богемия (Чехия) һәм Моравия протекторатында империя эшләре буенча дәүләт министры вазифаларын башкарган обергруппенфюрер (1943), СС гаскәрләре һәм полиция генералы Карл Герман Франкның генерал Мюллерның партизаннар кулына эләгүе уңаеннан, Гитлерның яраткан диверсанты Отто Скорцени белән очрашып сөйләшүеннән өзек:
«–...Злин һәм Всетин тирәләрендә партизаннар бандасы хәрәкәт итә. Минем кешеләр аларны җиңә алмый. Алар бөтенләй азындылар. Ике көн элек алар 16 нчы танк дивизиясе штабын тар-мар иттеләр. Югары чиндагы җиде офицер һәлак булды. Ә дивизия командиры генерал-майор фон Мюллер алар кулына эләккән. Хөрмәтле Скорцени, уйлап кына карагыз, әгәр генерал Мюллер серләрне чишә башласа, совет командованиесе нинди мәгълүматларга ия булчак бит...
– Мин Генрих Мюллерны белә идем һәм мондый хәлнең булмасына ышанычым зур. Ул үзен өзгәләп ташласалар да, серне чишмәячәк, – дип Франкның сүзен бүлде Скорцени. – Җәл мескенкәй, мөгаен, исән дә түгелдер инде үзе.
– Юк шул! Минем агентлар хәбәрләренә караганда, партизаннар аның тормышын саклап калганнар һәм үзләре белән йөртәләр...»
Гофманның тагын бер хатасы – Мюллерның званиесен дөрес күр­сәт­мәүдә. Генерал-майор Дитрих фон Мюллер 1945 елның 19 апрелендә Мурзин партизаннары кулына эләгә, ә икенче көнне аңа генерал-лейтенант чины бирү турындагы боерык дөнья күрә. Әлбәттә, моңа аптырыйсы юк, сугышта андый хәлләр еш булгалап торган.
Табигый ки, партизаннарның Мюл­­лер­ны урлап китүләре «Үзәк» гас­кәрләре командующие генерал-фельд­маршал Шёрнерны соң дәрәҗәдә ярсыта, җен ачуын чыгара. Ул шунда ук Гитлер ставкасы белән элемтәгә керә һәм Чехия белән Моравия протектораты министры Франкны партизаннарга каршы нәтиҗәле чаралар күрмәүдә гаепли. Фюрер эшне тиз тота: хәрбиләргә ярдәмгә яраткан диверсантын җибәрә. Ә менә Мурзин бу яңалыкны үз каналлары аша СС оберштурмбаннфюреры (Вермахт подполковнигына тиң) Отто Скорцени Моравия биләмәләренә аяк бас­канчы ук ишетә. Мурзинның «Дош­ман тылындагы фронт» китабыннан өземтә:
«Гитлер Моравиягә берничә ай элек итальян дучесе Муссолинины коткарган өчен имән яфраклары би­зәгән Тимер Тәре белән бүләкләнгән Скорценины җибәрде...
Безгә аның килүе турындагы хәбәрне чыкылдап торган акгвар­дия­челәр җыела торган «Рус клубы»на кер­телгән Быков ирештерде. Әйткәндәй, клуб әгъзаларының берсе барон Юденич иде. Без Оттоның кунакка гына килмәгәнен яхшы аңладык».
СС обергруппенфюреры, СС гаскә­р­ләре һәм полиция генералы Карл Герман Франк янында булганнан соң, Скорцени, Злин каласына шалтыратып, тиздән килеп җитәсен әйтә. Аның телефоннан нәрсә сөйләшкәнен Франта Новак аша 1945 елның гыйнвар аеннан Мурзинга «эшләүче» Злин полициясе башлыгы майор Дурдик ирештерә. Икенче көнне майор, кичен Скорцениның Визвицага барасын да кисәтә. Андагы бер алман баронының замогында гестапо агентлары җыеласы икән. Мондый киңәшмәнең юкка гына оештырылмавы һәм партизаннарга каршы җитди ау башланачагы төгәл билгеле булуга, Мурзин бригаданы вак төркемнәргә бүлеп, Словакия чиге янына чигенә. Нәтиҗәдә, ун меңләп солдаттан, гестапо агентларыннан, полиция һәм жандармерия хезмәткәрләреннән тупланган гаскәрләр «бушлык»ка китереп ора. Бары тик Мурзинның чигенү турында җибәргән язуын (алар белән радиоэлемтә булмый) соңарып укыган Костин отряды гына Плоштина авылында камалышта кала. Тиңсез сугышта партизаннарның барысы да һәлак була. Авылны, авиация һәм артиллерия ярдәмендә җир белән тигезләргә боерган Скорцени шул шатлыктан, Гиммлерга, Кальтенбруннерга һәм Франкка: «Мурзинның партизаннар бригадасы тар-мар ителде», – дип телеграмма суга.
Партизаннарга ул телеграммаларның күчермәләрен шул ук майор Дурдик тапшыра. Ә Алманиянең беренче диверсанты күкрәгенә тагы бер Тимер Тәре тагалар. Күп санлы авторлар, шул исәптән Мурзинның үзе раславынча, Скорцени гомеренең соңгы көннәренә кадәр, «Кара генерал»ны «үтерү» буенча оештырылган оперцияне уңышлы башкарып чыкканлыгына ышанып яши.
Мурзин бригадасы турындагы шушы кыска гына хатирәдә, партизаннарның бөтен җирдә диярлек «күз-колак»лары булуы ачык күренә. Мисал өчен, Всетин каласында көрәш алып баручы Тимерхан Макоев җитәкчелегендәге идән асты оешмасы белән ныклы элемтә булдырыла, Голешов каласындагы сак батальоны командиры майор Йозеф Гюбнер алар белән хезмәттәшлек итә, Злин каласындагы гестапода аларның элемтәчесе Марта эшли. «Смерть зовётся Энгельхен»(«Энгельхен» – фәрештә – Р.З.) фильмы аның турында төшерелгән. Гитлерның Моравиягә киләсен хәбәр итеп, «Үзәк»не Мурзин кисәтә. Ә инде Моравия җирләрендә көннән-көн кыюлана баручы Мурзин партизаннарыннан шикләнеп, Карл Франк Гитлерны Венгриянең кара алтын чыгару төбәге Балатонга протекторат территориясе аша бармаска күндерә. Әле генә бәян иткәннәрне геройның үзе раслаганнары белән ныгытыйк:
«Берләшмә Мәскәү һәм Лондон бе­лән радиоэлемтәдә торды. Инглиз­ләргә даими рәвештә алман­нарның ПВО (Һава куркынычсызлыгы оборонасы) системасына һәм һава торышына кагылышлы мәгълүматлар, шулай ук идән асты көрәше алып баручылар тарафыннан Чехия, Моравия, Судет һәм Көньяк Алманиядә урнашкан хәрби объектлар, предприятиеләр турында тупланган хәбәрләр җибәреп тордык. <…> Безнең мәгълүматларны Дрезден, Брно, Пльзень калаларындагы заводларны бомбага тотканда һәм союзниклар авиациясе тарафыннан Румыниягә һава һөҗүмнәре оештырып, Плоештидагы нефть эшкәртү заводларын юкка чыгарганда да бик теләп файдаландылар. <…> Ватандашлар безнең СС офицерын (СС иерархиясе буенча генерал званиесенә тиңләшә) кулга алуыбыз һәм аның сөйләгәннәре буенча, Балатон күле янына берничә СС дивизиясе туп­лануын, шулай ук иң яңа «Королевский тигр» танклары турында мәгълүматлар алуыбыз турында да начар беләләр булыр. Болар Мәскәү өчен аеруча мөһим яңалыклар иде».
«Бөек Ватан сугышы тарихы» эпо­пея­сының 5 нче томын язучылар да, Мурзинның Чехиядә ныклы элемтәләр булдыруын игътибарсыз калдырмаганнар. Аннан күренгәнчә, «әле 1944 елның ахырында ук, көнчыгыш Моравиягә Словакиядән авыр сугышлар белән Ян Жижка исемендәге партизаннар бригадасы үтеп керә. Бригада белән Чехословакиянең данлыклы улы, словак халкы герое Я.Ушьяк, ә ул һәлак булгач, Д.Б.Мурзин командалык итә. Коммунистларның идән асты оешмалары һәм җирле Каршылык хәрәкәте төркемнәре белән элемтә булдырганнан соң, бригада Моравия-Силезия Бескидларында сугыш хәрәкәтләре башлап җибәрә».
Әмма мондагы чекрәеп торган кайбер төгәлсезлекләрне күрсәтеп китүдән тыелып калып булмый. Беренчедән, элекке хәрби әсир Ян Ушьяк бригаданың командиры исәпләнсә дә, бөтен эшне, нигездә, штаб башлыгы һәм комиссар вазифаларындагы Даян Мурзин башкара. Икенчедән, Мурзинның кат-кат кисәтүенә карамыйча, Ушьякның үҗәтлек күрсәтеп, провокатор Франта Дворжакны яклавы һәм аңа җил-яңгыр тидермәскә тырышуы партизаннарга бик кыйммәткә төшә: алманнар партизаннар бригадасы штабын тар-мар итә. Ноябрь аенда булган шул хәвефле көннәрдә Ян Ушьяк үзе дә һәлак була. Тагын бер хата: партизаннар бригадасы Моравия территориясенә 1944 елның ахырында түгел, ә бәлки берничә айга алдарак үтеп керә. Даян Мурзин истәлекләренә мөрәҗәгать итик:
«Величко шунда ук киң күңелле һәм игелекле кешегә әйләнде. Хәтта, без Моравиягә үтеп керү турында көтелмәгән боерык алгач, бер взвод пулемётчыларын бирде. Ул боерык турындагы радиограмма 1944 елның 21 августында иртәнге сәгать алтыда килеп иреште. Аңа Украина партизаннар хәрәкәте штабы башлыгы генерал Строкач һәм КПЧ ҮК вәкиле Рудольф Сланский кул куйганнар иде».
Әлбәттә, аңа кадәр Чехия һәм Моравия протекторатында бер генә партизан отрядының яисә бригадасының булмавын исәпкә алсак, әлеге бурычның никадәр җитди булуын аңлавы читен түгел. Мурзин үз партизаннары белән өч мәртәбә омтылыш ясаганнан һәм күп көрәштәшләрен югалтканнан соң гына, дошман мыжлап торган гитлерчылар биләмәләренә үтеп керә.
Генерал-лейтенант Тимофей Стро­качның куалап торуына карамастан, бригада партизаннары ике мәртәбә чикнең теге ягында «ябышып» кала алмыйча, кире чигенергә мәҗбүр булалар. Моннан соң Ушьяк тәмам төшенкелеккә бирелә. Чөнки партизаннарны Чехия биләмәләренә үткәрмәү өчен гитлерчылар командованиесе аларга каршы зур көчләр туплап өлгерә. Ә Мурзин югалып калмый: чикне вак төркемнәргә бүленеп үтәргә, дигән ныклы карарга килә. Моның өчен әүвәл, дошманның игътибарын читкә юнәтү өчен, Моравиягә 50-60 кешедән торган төркем ташларга да тәкъдим итә. Мондый кыю план Ян Ушьякның да күңеленә хуш килә. Кабат Мурзинга әйләнеп кайтыйк:
«Ниһаять, 10 нчы сентябрьнең киче җитте... Без өченче мәртәбә Чехия һәм Моравия протектораты территориясенә аяк бастык. Таң атканчы, 20 чакрымлап араны йөгереп үттек. Һәм сирәк агачлыкка кереп постык.
Көн буена яңгыр астында яттык. Төнлә кабат протекторат эченә ташландык.
Икенче көнне иртән Княгинога барып җиттек. Мин Янга язу җибәрдем: «Штурм төркеме Моравия чиген үтте. Без – 1257 нче биеклектә». Бу Княгино биеклеге иде», – дип яза ул үзенең истәлекләрен бәян иткән китабында.
Күргәнебезчә, Ян Жижка исемен­дә­ге 1 нче Чехословакия партизаннар бригадасы ел ахырында түгел, ә сен­тябрьнең беренче яртысында ук Чехия территориясенә бәреп керә. Шуннан соң дошман өчен тынгысыз көннәр, мәшәкатьле тормыш башлана. Дөрес, кайбер авторларның, Мурзин партизаннарының Чехия һәм Моравия протекторатындагы ярты миллионнан артып киткән дошман гаскәрен «дер селкетеп торулары»н ассызыклаулары бераз арттырып җибәрү буларак кабул ителсә дә, чынбарлыкта, өч меңнән артык кешене берләштерүче партизаннар бригадасы зур көчкә әйләнә. 1962 елда запастагы генерал-майор А.Н.Асмоловның партизаннар бригадасы командиры Даян Мурзинга биргән «Хәрби характеристика»сында бу турыда бик төгәл әйтелә:
«...иптәш Мурзин Чехословакия территориясендә 22 десантчыдан торган төркем тирәсенә өч меңнән артык партизанны берләштергән зур партизаннар бригадасы оештырды һәм аның белән 1944 елның октябреннән 1945 елның май аена кадәр шәхсән үзе командалык итте.
...1944 елның октябреннән 1945 елның май аена чаклы алман-фашист басып алучыларының бригада тарафыннан күргән иң җитди югалтулары – яр астына җибәрелгән 20 эшелон, Моравиянең Пржеров (Пршеров – Р.З.) каласы янында 18 самолёты белән кулга төшерелгән аэродром, юк ителгән 19 танк һәм 200 автомашина, шартлатылган 6 тимер юл күпере, сафтан чыгарылган 3 меңнән артык фашист солдаты һәм офицеры.
Мурзин командалык иткән бригада дошманга хәрби яктан зыян салу белән беррәттән, Моравия һәм Чехия территориясендә партизаннар хәрәкәтен көчәйтүгә дә зур этәргеч бирде».
***
Сугыш вакытында «Кара генерал» аты белән легендага әверелгән Даян Мурзин, Чехия территориясенә үтеп керердәй куәтле бригада оештырыр алдыннан, шактый тәҗрибә туплый, өч мәртәбә махсус партизаннар мәктәбендә күнегүләр үтә. Данлыклы разведчик һәм диверсантның тормышындагы кайбер маҗаралы хәлләр аны чыныктыра, меңнәрчә кешегә командалык итү дәрәҗәсенә ирешү мөмкинлегенә юл ача. Мисал итеп, 1943 елның җәендә 22 яшьлек Даян Мурзинның эре коммерсант Армедис Стокоска «әйләнеп», дошман тылында Төркестан легионын таркату яисә үзебезнең якка чыгару буенча эш алып барган мәлен китерик. Вакыйга Донбасс үзәгендәге Макеевка каласында төенләнә. Бик купшы киенеп йөрүче «грек эшмәкәре» идән асты көрәше алып баручы җирле патриотларны шиккә сала. Бер мәлне шулай, үзе белән элемтәдә торучы яшь кыз Надя, кичен аның янына кунак киләсен, шул сәбәпле өйдә булырга кирәклеген искәртә. Моннан соң, киресенчә, Надяның гестапо агенты булу ихтималын уйлап, инде Мурзин ике ут арасында кала. Мәгәр, башка чарасы булмаганлыктан – каладагы элемтәләрне һич тә югалтырга ярамый – үзе яшәгән фатирында кунакны көтеп алырга карар кыла. Даян ага үз китабында бу вакыйганы менә ничегрәк тасвирлый:
«Сәгать төнге унберләр тирәсендә ишекне шакыдылар, һәм мин аны ачарга дип, урынымнан кузгалдым. Барып ишекне ачтым һәм ирексездән артка чигенеп куйдым: минем каршыда мас­карадка килгән шикелле, йөзен маска белән каплаган берәү басып тора иде.
– Сезме, Юра?
– Мин.
Әзмәвер мине иңбашы белән генә этәреп, өстәл янына үтте. Аннары маскасын салды һәм куеныннан пистолетын тартып чыгарды. Мин бу манзараны сүзсез генә күзәтеп тордым, әмма таныш булмаган бу кешенең пистлолетка тотынуы миңа ошап бетмәде. Кулымны кесәгә тыктым, әмма теге пистолетын өстәлгә – минем борын төбенә ташлап, сораштыра башлады:
– Мин – полковник Шведов. Үзәк белән элемтәне минем аша тотарсыз. Сезнең нинди үтенечләрегез бар?
– Радио аша кемгә хәбәр иттегез?
– Полковник Метеловка. Җитә­ме?
– Җитә, дип әйтергә ярый.
– Алай булгач, үзеңнең үтенеч­ләреңне чыгарып сал!
– Миннән шикләнүләрен әйтегез!
– Шул гынамы?
– Әйе!
– Уңышлар сиңа. Әмма сак бул!
– Яхшы, – дидем мин. – Тырышырмын.
– Ике көннән мин сиңа Үзәкнең боерыгын җиткерермен, шуңа кадәр түзәргә тырыш. Гомумән, вазгыятькә карап эш йөрт, син бит – разведчик!
Шведов кабат маскасын киде, пистолетын куенына яшерде һәм караңгылыкка кереп югалды».
1943 ел тәмамланып килгәндә Мурзин кабат парта артына утыра. Бу юлы ул партизаннар хәрәкәте штабының Бердянск-Осипенко каласында урнашкан махсус мәктәбендә Молдавиягә партизаннар отряды оештырырга җибәрү алдыннан хәзерлек үтә, Мәскәүдә алган белемнәрен камилләштерә. Бирегә башкаланың данлыклы профессорлары һәм танылган партизан хәрәкәте җитәкчеләре дә еш килә. Тәҗрибәле белгечләр дошман тылында көндез һәм төнлә хәрәкәт итү серләренә өйрәтүдән тыш, молдаван һәм румын телләре, ул илләрнең икътисады, гореф-гадәтләре һәм мәдәнияте турында җентекләп сабак бирәләр, әле хәтта болар белән генә чикләнеп калмыйча, маршал Антонескуның амбицияләренә кадәр төшендерәләр. Әлбәттә инде, диверсантларга дошман тылында үзләре хәрәкәт итәргә тиешле территориядәге сала-кала, санторий-курорт атамаларын һәм румын дивизияләренең тәртип саннарын да, төнлә уятып сорасалар да онытмаслык итеп хәтерләренә сеңдерергә туры килә. Ниһаять, Мурзиннар төркеме утырган «Дуглас» самолёты аэродромнан күтәрелә һәм Молдавия тарафына юл тота. Әмма тиешле урынга җитәр-җитмәс, бер моторны дошман зениткасы снаряды сафтан чыгаруы сәбәпле, очучы аларны Украина белән Молдавия чигендәге Кодым урманына ташлап калдырырга мәҗбүр була.
Тәҗрибәле диверсант-разведчик Да­ян Мурзин тиз арада 350 кешедән торган отряд туплый, алдан килешенү буенча аңа В.М.Молотов исемен бирәләр һәм шуннан соң төбәктәге алман, румын гаскәрләре тынычлык төшенчәсен тәмам оныта. Бер генә эпизод. Мурзин отрядына мең ярым хуҗалыгы булган Будей авылындагы ике алман ротасыннан, бер румын батальоныннан, ике йөзләп полицайдан торган һәм өч урта танкы, алты тубы булган зур карательләр төркеме һөҗүм итә. Тиңсез сугышта Мурзин партизаннары өстен чыга: карательләрнең 200дән артык хәрбие юк ителә, ике танк яндырыла, ә 6 туптан торган батарея трофейга әйләнә. Әмма Мурзинның әлеге уңышлары турында радист җибәргән хәбәр Украина партизаннар хәрәкәте Баш штабындагыларны шиккә сала. Мурзин, билгеле, ул турыда белми: аның партизаннары әлеге алыштан соң да, 1944 елның апрель азакларына кадәр, ягъни Кызыл армия масштаблы операция башлаганчыга тиклем, Украина һәм Молдавия чигендә дошман гаскәрләренә каршы һөҗүмнәр оештырып тора. Ниһаять, көткән көн туа: отряд сугышчылары, нәкъ менә әлеге Будей авылы янында, шул елның май аеннан 2 нче Украина фронты командующие итеп билгеләнгән армия генералы Родион Малиновский гаскәрләре белән очраша. Күпләр Кызыл Армия частьларына кушыла, ә отряд командирын фронт штабында көтәләр. Кабат Мурзинның истәлекләренә күз салыйк:
«Мине шунда ук Николевск каласына, фронтның Хәрби Советы әгъзасы полковник Асмолов янына чакыртып алдылар.
Анда җентекле хисап язарга куш­тылар. Билгеле, моңа аптырап калма­дым, чөнки миннән һәрвакыт баш­карган эшләр турында дәлилләп бәян итүемне сорыйлар иде. Бу мине тикшерү өчен генә түгел, ә бәлки минем белән элемтәдә булган кешеләрнең гамәлләрен ачыклау өчен дә эшләнә иде.
Хисап белән танышып чыкканнан соң, Асмолов мине үз янына чакыртты һәм турыдан ярып салды:
– Син, Мурзин, үпкәләмә, ләкин без сине тикшерергә тиешбез. Кабат Будейга җыен. Синең белән майор Артюхов һәм Морозов барачак.
– Тыңлыйм, иптәш полковник. Ләкин минем бер үтенечем бар.
– Нинди үтенеч?
– Майор Будейга тикшерү өчен килүләрен әйтмәсеннәр.
– Ә нәрсә була?
– Андагылар минем өчен үпкәләргә мөмкиннәр.
– Ярар, – дип көлеп җибәрде Асмолов, – комиссияне «маскировать» итәрбез».
Кунакларны Будей авылы советы янында җыелган йөзләрчә кеше каршы ала. Мурзин халык төркемен күргәч, баштагы мәлне, мөгаен, ниндидер җыен үтә торгандыр, дип уйлап куя. Әмма «Виллис» автомобиле күренүгә, кешеләр кул чабарга һәм кулларындагы чәчәк бәйләмнәрен болгарга керешәләр, шатлыклы тавышлар тагы да көчәя төшә. Мурзин аптырап, тирә-якка карана башлый. Шулчакны Артюхов вазгыятькә ачыклык кертүне кирәк таба: «Аптырама, сине шулай каршылыйлар. Райкомнан искәртеп өлгергәннәр, күрәсең», – ди.
«Виллис» туктау белән, аларны авыл кешеләре чолгап ала. Таныш, шатлыклы йөзләрне күргәч кенә, Мурзин аларның үзен каршыларга җыелуларына төшенә һәм «Исәнмесез, иптәшләр!» дип әйтергә тели, әмма тамагына төер килеп утыра. Ул соң дәрәҗәдә шомланып, үзенең сүз әйтер хәлдә түгеллегенә төшенә. Ярый әле, Артюхов башын читкә борып һәм «Виллис» бортын бармаклары белән төя башлый. Бу аны табигый халәтенә кайтара. Командирларын яңадан күрү шатлыгыннан, Курбала белән Мукан Мурзинга тантаналы рәвештә бик матур фаэтон бүләк итәләр. Әлбәттә, бу шатлыклы очрашу мизгелләре генә, фронт штабыннан җибәрелгән офицерларга ашыгыч нәтиҗәләр ясау өчен җирлек бирми. Алар бөтен нәрсәне җентекләп һәм бөртекләп тикшерә. Тик кылган батырлыкны ничек яшерәсең, ди. Иртә белән урманга баралар. Ә анда беренче бәрелештән соң алманнар калдырган алты туп үз урынында... Шартлатылган танклар да, махсус комиссия килүгә куйган кебек тора...
Комиссия Мурзинның хисабында хилафлык тапмый. Берничә көн ди­гәндә, Артюхов белән Морозов шундый нәтиҗәгә килә. Шунысы әһәмиятле: җирле патриотлар үзләренә нинди «корреспондентлар» килүен бик тиз төшенә һәм, 1944 елның кыш айларында Мурзин партизаннары алып барган сугыш хәрәкәтләре турында бәйнә-бәйнә язылган характеристика әзерли. Озатканда, Будей бистәсе советы рәисе Мукан, идән асты оешмасы җитәкчесе Курбала һәм шул оешма әгъзалары Гандзя белән Джевецкий кул куйган документны, көрәштәшләре үз командирларының кулына тапшыра.
Чехия һәм Моравия территориясендә көрәш алып барганда бригаданың бер отряды белән командалык итүче хәрби очучы өлкән лейтенант Александр Долинов белән булган вакыйга да шактый ук гыйбрәтле. Дворжакның хыянәтеннән соң күпмедер вакытлар узгач, Мурзин бригадасында «Курск сандугачы» кушаматы алган Николай Нечипуренко атлы власовчы пәйда була. Бригада штабы туздырылгач һәм бригада командиры яраланып урманда үлем белән көрәшеп ятканда килеп кушыла партизаннарга бөдрә чәчле гитарада оста уйнаучы Нечипуренко. Болай да шикчел Мурзин, бик сәер шартларда партизаннар ягына чыккан власовчыны баштан ук өнәми, аңа ышанып бетми. Әле җитмәсә, бераз гына алдарак, генерал Строкач Моравиягә абвер тарафыннан власовчылардан торган берничә төркем җибәрелүе турында аны кисәтеп тә куйган була. Провокаторлар озак көттерми, ул яралы вакытта Траяктагы ресторанга 25ләп ир-ат килеп керә һәм үзләренең партизаннар белән очрашырга теләүләрен белдерә. Бригада белән элемтә тотучы ресторан хуҗасы Карел Пучик шикле кешеләр турында «урманга» хәбәр юллый. Бер атнадан партизаннар очрашу сылтавы белән ресторанга килә һәм абверга эшләүче власовчыларны кырып сала. Бары тик төркем җитәкчесе Пинкус кына качып котыла, Нечипуренко исә атыш барышында өстәлгә сикереп менә һәм кычкырып җибәрә:
– Мин аларны беләм – алар сатлыкҗаннар, гестапо агентлары!
Мурзин бу вакыйга турында, терелеп аякка баскач кына, бригада комиссары Степановтан белә.
Нечипуренко исә кыска гына вакыт эчендә партизаннар арасында тәмам үз кешегә әйләнеп беткән була, әле хәтта берничә хәрби операциядә дә катнашырга өлгерә. Аерата аны Долинов үз итә.
Берчакны шулай, Даян Мурзин янына Александр Долинов килеп керә һәм үзенең идеясен ачып сала:
– Даян Баянович, Курск сандугачы, ягъни Николай, миңа Лисковицыда власовчылар батальоны урнашуын һәм аларның партизаннар ягына чыгарга теләүләре турында җиткерде.
– Шуннан, – ди комбриг кырыс кына. – Моны ничегрәк тормышка ашырып булачак соң?
– Бик гади рәвештә, – дип җавап бирә Долинов. – Николай комбатны үзенең якын дусты булуын һәм аның күп тапкырлар партизаннар ягына чыгу юлларын эзләвен ирештерде.
Гомумән алганда, идея командирга ошый. Әмма булачак операциянең төп герое – Николай шиккә сала. Аерата власовчы Нечипуренконың элекке гестапо агенты булуы тынгылык бирми. Моның өстенә ул әле – Николай барырга кодалаган батальон хәрбиләренең күп каратель операцияләрендә катнашып кына калмыйча, мәрхәмәтсезлекләре белән аерылып торуларыннан да хәбәрдар. Ресторандагы вакыйганың импровизацияле тамашага корылган булу ихтималын да күз уңыннан ычкындырмый. Аннан килеп, йөзләрчә кеше язмышы өчен җаваплы булган командир, власовчыга артык ышанып ташлап, баштан ук бригадада хата җибәрүләрен дә бик яхшы чамалый. Чөнки, даими күзәтү астында булуына карамастан, Нечипуренко бу вакытка инде бригада штабының кайда урнашуын, партизаннарның элемтәчеләре яшәгән йортларны һәм кайбер агентларның фамилияләрен ачыклап өлгергән булырга да мөмкин ич. Мурзин боларның барысын да Долиновка ачып сала. Әмма тегенең үз туксаны туксан: үҗәтләнеп үзенекен тукыпмы тукый. Бик үтенеп сорагач һәм үзенең алман әсирлегендә булмавын дәлил итеп китергәч, Долиновны һәм аның адъютанты Вася «Маршал»ны Нечипуренконы күз уңыннан ычкындырмау шарты белән, Лисковицыга җибәререгә карар кылалар.
Тик иртәсен Траякка илтүче сукмактан икәү генә – Саша Долинов һәм аның алыштыргысыз адъютанты Вася «Маршал» гына кайтып керәләр. Сашаның йөзен танырлык түгел, кайгыдан кара янган. Ул Мурзин янына керә, каешын салып пистолетын өстәлгә куя һәм... елап җибәрә.
– Ычкындырдыгызмы?
– Әйе!
Степанов котырынып китә:
– Син нәрсә эшләгәнеңне беләсең­ме?
– Мин үлемгә әзер, – ди төшен­келеккә бирелгән Саша Долинов.
Шулвакыт аның адъютанты түзми, акырып җибәрә:
– Мин гаепле! Мин, мин, мин! Ул кабахәтне мин ычкындырдым.
Мурзин дәшми. Чөнки ул, әгәр Николай кача калса, үзен атачаклары турында Долиновны кисәткән була. Димәк, бу эшне ул үзе башкарырга тиеш. Командир тешен кысып, Долиновның тагын нәрсәдер әйтүен көтә, аның сөйләгәннәрендә, аз гына булса да, гаебен йомшартырдай кеч­ке­нә берәр дәлил кисәге булуына өметләнә. Үкенечкә каршы, Долинов сөйләгәннәрдә андый дәлил булмый. Аны тыңлап бетергәч, соңгы сүзне бригада комиссары әйтә:
– Бар да ачык, – ди Степанов катгый итеп. – Авыз ачып калганнар. Настенко, монда булганнарның берсен дә калдырма – тизрәк китсеннәр!!! Безгә дә, Юра, кузгалырга вакыт.
Шуннан соң партизаннар станы кыр­мыска оясына охшап кала. Элем­тә­челәр, кайсы велосипедка атланып, кайсы җәяүләп, яшерен көрәш алып баручы патриотларны кисәтергә чыгып чаба... Мурзин исә Долиновны урамга чыгарга чакыра. Ул да инде тынычланып калган, үз-үзен кулга алып өлгергән. Нык басып ишегалдына чыга һәм сарай стенасы янына барып баса да:
– Монда әйбәтрәк булыр, – ди.
Мурзин Бельгиядә ясалган маузерын күтәргәч, Саша кабат телгә килә:
– Бәхил булыгыз, иптәшләр!
«Маршал» күз яшьләрен яшермичә елый. Мурзинның да авызы кибә, тамак төбенә төер тыгыла. Шулчакны Степанов:
– Тизрәк, – дип кычкыра һәм башын читкә бора.
Командир атып җибәрә...
Яңа урынга урнашканнан соң, Мур­зинның боерыгы дөнья күрә:
«Өлкән лейтенант Александр Долинов бригада командованиесенең хәрби бурычын үтәгәндә, хәрби боерыкны бозды.
Бөтен шәхси составка мәгълүм бул­­ганча, аның гамәле бик авыр нә­тиҗәләргә китерде. Шулардан чыгып, Долинов минем тарафтан атып үте­релде».
Даян аганың сөйләвенә караган­да, шул вакыйгадан соң «Курск сан­дугачы»ның да көннәре санаулы ка­ла. Дөрес, ул әле күпмедер вакыт пар­тизаннарның очрашу урыннарына (явка) карательләрне алып бара. Аның сатуы нәтиҗәсендә фашистлар берничә патриотны асып үтерә, ә качып өлгергән элемтәчеләрнең өйләре янып күккә оча. Әмма сатлыкҗанны яңа хуҗалары да бик үк өнәп бетермәгән, күрәсең: бер уңышсыз операциядән соң, жандарм офицеры кушуы буенча, аны тотып утка аталар.
Дәвамы бар

Теги: Рәис Зарипов Яңалыклар

Галерея

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру