Журнал «Безнең мирас»

Архитектор Мөнир Агишевның тууына 90 ел

Архитектор Мөнир Хәсән улы Агишев 1932 елның 14 апрелендә Пенза өлкәсенең Биги авылында туган.


1957 елда ул Казанга килеп төпләнә. 1960-1962 нче елларда – ТАССР Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының, 1962-1971 нче елларда – «Татгражданпроект» институтындагы проектларның, 1971-1990 нчы елларда исә Казан шәһәренең баш архитекторы була, бер үк вакытта (1966-1980) Казан төзүче-мөһәндисләр институтында архитектуралы планлаштыру кафедрасы укытучысы вазыйфасын да башкара.


М.Агишев проектлары нигезендә Юдино бистәсендәге торак квартал (1959-1962), Спорт сарае бинасы (1966), Казан шәһәр яны вокзалы бинасы (1967, В.Федоров һәм В.Логинов белән берлектә), Консерваториянең концерт залы (1967), «Татарстан» кунакханәсе бинасы (1970, Осия Берим һәм М.Хәйруллин белән берлектә), Г.Камал исемендәге ТДАТ бинасы (1981, Г.Горлышков һәм Н.Точилин белән берлектә), Кызыл Байрак авылындагы мәчет (1994, Т.Агишев белән берлектә) һәм башка объектлар төзелә.


М.Х.Агишев – М.Вахитов һәйкәленең архитектур эшләнеше авторы да (1985, архитектор В.А.Петербуржцев һәм А.В.Степанов белән берлектә).


М.Агишев 1994 елның 3 мартында Казанда вафат булды.

Теги: Яңалыклар Редакция хәбәрләре Хәтер сандыгы һаман да истә!

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру