Журнал «Безнең мирас»

Рәйсә әбинең сугыш чоры турындагы истәлекләре

Сугыш... Күпме гаиләләрне әтисез, әниләрне ирсез, сабыйларны ятим иткән сугыш. Күпме ачы күз яшьләре түккән, хәсрәт утларында янган безнең газиз әбекәйләребез. Ә бабаларыбыз яшьтән сугыш эчендә кайнап, күбесе бу якты дөньяларны күрә алмыйча, туган якларына кире кайта алмыйча, чит җирләрдә ятып калганнар. Шуларны уйлыйм да, күзгә яшьләр килә.
Сугыш башланганда минем әбиемә 11 яшь кенә булган. Шул вакыттан бирле барлык авырлыкларны үз җилкәләрендә күтәргән, сынауларга бирешмәгән буын ул. Әлеге язманы җибәрер алдыннан, әбием белән бик озак кына хәтер йомгакларын сүттек. “Без күргәнне беркемгә дә күрергә язмасын иде. Безнең балачакны сугыш урлады, әткәйләрне сугыш йотты, безне ятим итте”,- дип искә ала дәһшәтле елларны әбием.
Минем әбием-Фәрхетдинова Рәйсә Хөсәен кызы 1930 нчы елның 4 нче ноябрендә Азнакай районы Әсәй авылында крестьян гаиләсендә туган. Әнисе Фәхрикамал, әтисе Хөсәен исемле булган. Әсәйдә жидееллык мәктәптә белем ала. 3 нче классны бетерүгә, сугыш башлана. Шул елны ук башка балалар белән колхоз басуына утау утарга чыга. Ирләр сугышта, барлык эш хатын-кызлар, балалар кулына кала. Атлар да сугышта. Җирләр начар эшкәртелгәнлектән, чәчкән басуларны әрем, кәҗә сакалы басып китә. Рәйсә әбиләр шуларны утыйлар, кәҗә сакалы ашыйлар. Сугыш вакытында кыр эшләре күп булу сәбәпле, җәйге каникуллары 4 айга сузыла. Җиденче классны бетергәч, ат белән җир сөргәннәр, тырма тырмалаганнар, ашлык сукканнар.
“Елга ике дәфтәр бирәләр иде. Берсе - татар теленнән диктант язарга, икенчесе – рус теле өчен,- дип искә ала авыр сугыш елларын Рәйсә әби.- Башка язуларны иске китаплардагы язу араларына яза идек. Язарга кара да юк иде. Кем кайда нәрсә таба, шуны алып килә, шулай итеп дәрестә яза идек”, -ди ул.Мәктәптә гел бишле билгесенә укыса да, укырга барырга бик өндәсәләр дә, аңа укуын дәвам итәргә насыйп булмый. Чөнки гаиләдә 4 бала, аларның тамагын туйдырырга кирәк. Әбием баш бала була.
Сугыш беткән көн әбиемнең хәтерендә нык истә калган. 7нче класста укыганда була ул. Мәктәп директоры Гладкова: “Балалар, сугыш бетте! Хәзер бүтән сугыш булмаячак. Без бик әйбәт яшәячәкбез”,- дип кереп әйтте ди. Сугыш беткәч тә, тормышлары җиңелдән булмаган аларның.
Әбием 10 яшьтән колхоз басуында эшли башлый һәм пенсиягә чыкканчы шунда эшли. Ветврач ярдәмчесе дә була, бәрәңгесен дә, чөгендерен дә эшкәртә, фермада учетчы булып та бик күп еллар эшли. Районга ( ул чакта Әлмәт районы) депутат булып сайлана, хөкүмәтнең бик күп медальләре белән бүләкләнә. “ 1941-1945 нче Бөек Ватан сугышы елларында нәтиҗәле хезмәте өчен”, “1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 50 еллыгына”, “Җиңүнең 55 еллыгына”, “Җиңүнең 60 еллыгына”, “Җиңүнең 65 еллыгына”, “Хезмәт ветераны (1998)
Тормыш иптәше Мисбах бабай белән 1 улларына һәм ике кызына гомер бүләк итәләр. Кызганычка каршы, әбинең улы- минем әтием бу якты дөньяда юк. Бала кайгылары күрсә дә, әбинең зиһене әле әйбәт. Һәр яңа туган таңны сөенеп каршы ала.
Хәзерге көндә Рәйсә әби хөрмәтле әби булып, балалары өчен куанып, аларга изге теләк теләп яши. Балаларына, онык – оныкчыкларына бияләй – оекбашлар бәйли. Бүгенге көндә дөньяларның рәхәтлегенә сөенеп, иминлеген теләп, балаларның тәрбиясенә шөкер итеп, куанып яши.
Гүзәл Рәсим кызы Саргузина, Азнакай шәһәре 1нче гомуми урта белем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Теги: Гүзәл Саргузина

Галерея

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру