Балачак мирасы Уку өчен 2 минут

Балалар өчен шигырьләр

Уянып бүген иртән Карасам тәрәзәгә, Ак сакаллы Кыш бабай Кар алып килгән безгә.

Җәвад Тәрҗеманов (1920-1995)

Кыш

 

Уянып бүген иртән

Карасам тәрәзәгә,

Ак сакаллы Кыш бабай

Кар алып килгән безгә.

 

Әйдәгез, тауга барыйк,

Чанада шуып калыйк.

Бер тузан юк, саф һава,

Җиргә ап-ак кар ява.

 

Гомәр Толымбай  (1900-1939)

Буран

 

Урамда – буран,

Мин өйдә торам.

Тәрәзә аша

Тик авыз ерам.

 

Әй, җил выжылдый,

Буран дуылдый.

Ачулы песи

Кебек мырылдый.

 

Җиңдем, ди бугай,

Дуланып шулай.

Әй бичаракай,

Кыланма болай. 

 

Флера Тарханова (1947-2018)

Нәкъ әкият диярсең

 

Кышның бозлы таулары,

Шыгыр-шыгыр карлары,

Тәрәздәге бизәкләре,

Чыршыдагы шарлары –

 

Бар да матур, тылсымлы,

Нәкъ әкият диярсең,

Шушындый гүзәл дөньяны

Сөймәс җирдән сөярсең. 

 

Мәрзия Фәйзуллина (1930-2021)

Кыш бабай

 

Җилкәсенә капчык асып,

Кыш бабай килеп керде.

Төрле кызык сүзләр әйтеп,

Бүләк өләшеп йөрде.

 

Аннан Кыш бабай, тыпырдап,

Бик шәп бии башлады.

Биемәскә, аягында –

Безнең апа башмагы.

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи