№ 17 Айга кырын карама (3 – 9 май)
Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!
3 май (шимбә). Зөлкагдә аеның 5 нче көне. 7 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 7.49 сәгатьтә калка, 1.45 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 15.28 сәгать.
Һава энергиясенә бәйле көн. Тынгысызланырга, гайбәт сөйләргә ярамый. Ялгыз калып уйлану файдалы. Нерв системасы, үпкә зәгыйфь. Ач тору, ашказанын һәм эчәклекне чистарту уңай нәтиҗә бирә.
Иммунитетны ныгыту (1)
Монгол чәе (бадан) яфрагын чәй урынына пешереп, сөзәләр, бал кабып, көн буена эчәләр. Мондый чәйне озак вакыт эчәргә була, зыяны юк. Яисә 100 г мүк җиләген блендерда ваклаталар, шуңа 1әр сантиметрлы 5 кисәк имбир тамыры, 2 телем лимон, 500 мл кайнар су кушып, плитәдә кайнатып чыгаралар да, 15 минут төнәткәч, бал кушып эчәләр. Яки термосның өчтән беренә киптереп вакланган гөлҗимеш җимеше салып, өстенә кайнар су агызалар да, төнгелеккә калдыралар, иртән, сөзеп, бал белән эчәләр. Йә булмаса, чәйнекнең чирегенә кадәр кура җиләге яфрагы һәм җиләге, бөтнек, чыклы үлән, бака яфрагы һәм нарат җиләге яфраклары тутырып, берәр чеметем дарчин белән әнис, чабыр үләне өстиләр, кайнап торган су агызып, 30 минут төнәтәләр һәм бал кушып эчәләр.
4 май (якшәмбе). Зөлкагдә аеның 6 нчы көне. 8 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 9.21 сәгатьтә калка, 2.07 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 15.32 сәгать.
Бүген бигрәк тә ут белән эш иткәндә саклык сорала. Ризык җиңел үзләштерелүчән булырга тиеш. Ашказаны, бизләр системасы зәгыйфь. Колак авыртырга мөмкин. Бу атнада күзне саклау мөһим.
Иммунитетны ныгыту (2)
20 г юкә чәчәге, 10ар г ромашка чәчәге һәм кипкән караҗиләкне кушып, шуның 1 аш кашыгын 1 стакан кайнар суда, яхшылап төреп, 15 минут төнәтәләр, аннары сөзеп, бал белән эчәләр. Яисә 200 г сырганак, 60 г мүк җиләген блендерда ваклатып, чәйнеккә салалар, 2 телем лимон, 5 телем әфлисун, бер чеметем дарчин өстиләр, кайнар су агызалар, 20 минут төнәтәләр һәм бал белән эчәләр. Яки масала чәе әзерлиләр: 2 шәр данә кардамон һәм кара борыч, 1 бадьян йолдызчыгы, 2 канәфер кадагы, ярты чәй кашыгы фенхель орлыгы, бер чеметем мөшкәт чикләвеге һәм бераз кипкән роза чәчәге таҗларын киледә төяләр; 2 чынаяк суга 1 чынаяк сөт, 1 аш кашыгы кара чәй өстәп, кайнатып чыгаралар, уттан алып, барлык төелгән тәмләткечләрне кушалар да, 20 минут төнәтәләр, сөзеп, бал яки шикәр белән эчәләр.
5 май (дүшәмбе). Зөлкагдә аеның 7 нче көне. 9 нчы Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 10.51 сәгатьтә калка, 2.19 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 15.36 сәгать.
Авыр энергетикалы көн, алдашу, ялганга бай. Хәтта сыйфатлы ризык белән дә агулану ихтималы бар. Күп аралашу хупланмый. Фикерләрне тупларга, үзегезне үпкәләткән кешеләрне кичерергә кирәк. Үпкә, ашказаны зәгыйфь. Кан басымы күтәрелергә, йөрәк, арка яки баш авыртырга мөмкин.
Эч кипкәндә
Иртән ач карынга 1 стакан җылымса су эчәргә кирәк, иртәнге ашны ярты сәгатьтән соң гына ашарга ярый. Көн буена әз-әзләп 2 стакан тозлы кыяр суы эчү дә файдалы. Яисә ашар алдыннан 10 тамчы суган согын суга кушып эчәләр. Тозлы кәбестә суы да эчне йомшарта.
6 май (сишәмбе). Зөлкагдә аеның 8 нче көне. 10 нчы Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 12.15 сәгатьтә калка, 2.27 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 15.41 сәгать.
Нәсел, гаилә, гореф-гадәтләр белән бәйле көн. Ял итү, йокы туйдыру өчен иң шәп вакыт. Әйләнә-тирәдәгеләргә игътибарлырак булу сорала. Сизү әгъзалары, йөрәк-кан тамырлары системасы, сөякләр зәгыйфь. Ач тору файдалы.
7 май (чәршәмбе). Зөлкагдә аеның 9 нчы көне. 11 нче Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 13.36 сәгатьтә калка, 2.33 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 15.45 сәгать.
Үзгәрешләргә бай көн. Һәр эштә дә сак һәм игътибарлы булу сорала. Башланган эшне ахырына җиткерергә кирәк. Бу көннең энергетик куәте бик зур, кешедә искиткеч табигый көч уянырга мөмкин. Арып-талганчы эшләргә ярамый. Сизү әгъзалары, йөрәк, умырткалык, үпкә зәгыйфь.
Мумие йөрәкне дәвалый
Мумие инфаркттан соң йөрәк мускулындагы җөйләрнең тизрәк төзәлүенә булыша, коронар кан тамырларын чистарта. Даруханәдән алынган 2 грамм мумиены 10 аш кашыгы балда эретәләр дә, иртән ач карынга 1 аш кашыгы баллы мумиены әкренләп суыралар. Дәва курсы – 10 көн. 10 көн ял иткәч, тагын кабатларга була.
8 май (пәнҗешәмбе). Зөлкагдә аеның 10 нчы көне. 12 нче Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 14.54 сәгатьтә калка, 2.37 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 15.49 сәгать.
Шәфкать, сабырлык энергиясенә бай көн. Сәламәтлеккә игътибарлы булырга, йөрәккә киеренкелек китермәскә кирәк. Ашкайнату әгъзалары, кан әйләнеше системасы зәгыйфь. Дарулар яхшы үзләштерелә.
9 май (җомга). Зөлкагдә аеның 11 нче көне. 13 нче Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 16.10 сәгатьтә калка, 2.41 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 15.53 сәгать.
Үзгәрешләр көне. Үткәннәр турында уйланып, нәтиҗәләр ясау яхшы. Ач торырга ярамый – теләсә нәрсә ашарга була. Аралашу, белем алу өчен уңай вакыт. Йөрәк, тире, кан тамырлары зәгыйфь. Чикләвек ашау файдалы.
Кишерле сарык ите
500әр г сарык ите һәм кишер, 2 баш суган, 2 аш кашыгы йөзем, тәменчә тоз, борыч һәм әнеч (тмин), туралган яшел петрушка, үсемлек мае кирәк. Шакмаклап туралган сарык итен кайнар майда яхшылап кыздыралар. Икенче табада боҗралап туралган суганны кыздырып алалар. Кишерне юка түгәрәкләп турыйлар. Йөземне кайнар су белән юалар. Тирән табага катламлап ит, кишер, суган, йөзем тутыралар, тоз, борыч, әнеч сибәләр, капкачын томалап, сүрән утта пешерәләр. Кишер йомшаргач, ризык әзер була. Табынга яшел петрушка сибеп бирәләр.
Алсу Зәйдуллина
«Мәдәни җомга» газетасы

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА