Зөлфия (хикәя)

Талгын агышлы Сакмар суы буйларында туып үсте ул. Коңгырт күзле, кыйгач кашлы, күперенке куе чәчле Зөлфия мәктәптә укыганда ук һәр эштә башлап йөрде. Шаян табигатьле булса да, житди, үткен карашлы, һәр нәрсә хакында фикере булган бу кыз белән классташлары гына түгел, укытучылар да исәпләшә иде. Күңеле каядыр алгысына иде Зөлфиянең. Күрәсең, шуңадыр, сигезенче классны тәмамлауга, Казанга — педучилищега китәргә карар кылды. Әти-әнисе дә каршы килмәде: яшенә хас булмаганча мөстәкыйль һәм һәр адымын уйлап эш итә иде кыз. Казанда якын туганнарыбыз да яши — аларда торыр, күз-колак булырлар, дип, үз-үзләрен юаттылар. Ялгышмадылар да, баштагы елларда ук туганнарыннан Зөлфия хакында гел мактау сүзләре генә ишетеп тордылар: кызлары гел бишкә укый, апасына өй эшләрендә дә булыша икән. Кулына кызыл диплом алуга, балалар бакчасына тәрбияче булып урнашты Зөлфия. Югыйсә, әти-әнисе укуны берәр югары уку йортының көндезге бүлегендә дәвам итү ягында иде.

— Укырга өлгерермен әле, — диде Зөлфия кистереп‚ — университетта читтән торып дәвам итәрмен.

Баштарак:

— Авыр булыр бит, Зөлфия, — дип каршы төшсәләр дә, сонрак:

— Ярар алайса‚ — дип ризалашудан башка чара калмады.

Ни генә әйтсәң дә, кызлар кош кебек бит алар. Кияүгә чыгар, тормышын җайлавы җиңелрәк булыр, дип фикер йөрттеләр.

Зөлфия сүзендә торды: шул ук елны Казан дәүләт университетына читтән торып укырга керде.

Төрле яшьтәге һәм төрле һөнәрле кешеләр иде ул укыган татар теле һәм әдәбияты бүлегендә. Дөрес, күпчелек аның кебек яшьләр, әмма арада инде гаилә корып балалар үстергәннәре дә бар. Гамир исемле бер егет, әле өйләнергә өлгермәсә дә, армияда хезмәт итеп кайткан. Себердә эшләп йөри. Ничектер башкалардан читтәрәк тора, төркемдәшләре белән бик аралашмый иде ул егет. Бер караганда — үзен башкалардан өстенрәк куя, артык җитди, икенче караганда — романтиграк табигатьле кебек. Һәрхәлдә, аңлап бетереп булмый торган, кешелекле һәм ярдәмчел бу егекә азрак көлемсерәп һәм ихтирам белән карадылар. Һәркемнең күзе төшәрлек чибәр дә иде Гамир. Бер кызга да игьтибар итмәгән, үчекләбрәк сөйләшкән зәңгәр күзле, саргылт чәчле бу егетне Зөлфиянең этеп егардай чаклары да булмады түгел. Әмма, җитдилек саклап, тыелып калды. Игътибар итмәве бер нәрсә, төркемдә староста билгеләү мәсьәләсе кузгалгач, Зөлфияне тәкъдим итүгә каршы төшеп, инде гаиләле Саттарны яклады. Шуннан соң‚ җае чыккан саен, бер-берсен дусларча «чеметкәли» — төрткеле сүзләр әйткәли башладылар.

Зөлфиянең Гамирга битараф түгеллеген Саттар да сизеп алды.

— Икенче курска укырга килгәндә, өйләнешкән булсагыз да гаҗәпләнмәм, — диде ул киң итеп елмаеп.

Әйе, ярата иде Зөлфия Гамирны — житдилеге, кешелеклелеге һәм горур булуы өчен яратты ул аны. Әмма егет, җитди теләк белдермичә, Зөлфиянең елмаюлы карашын кире кага килде.

***

Кызлар, чыкса, егерме яшькә кадәр кияүгә чыгып кала, диләр. Хак сүз. Зөлфия дә сазаган кыз булып утырып калудан курыкты. Шуңа да, үзеннән дүрт яшькә олы Хәйдәр тәкъдим ясагач, озак уйламый ризалашты. Дөрес, Хәйдәр, хөкем ителеп, ел ярым утырып чыккан. Әмма карап торышка яхшы күңелле, булдыклы кешегә охшаган. Һәрчак елмаеп: «Зөлфиям» , — диеп кенә тора.

— Утырып чыкканнар арасында да яхшы кешеләр бар бит, — дип акланды ул төркемдәшләре алдында, — әйбәт кенә торып та китәләр.

Хәер, аны гаепләүче дә табылмады, дөнья бит, төрлесе була, дип карадылар.

 

Фирдәвес Зариф

Дәвамы бар

Фото: pixabay

Комментарий язарга