Зонтың астына ал әле, сеңлем? (Шаяру)

Көн-таң атса ява… менә тагын
Коеп үтте июль яңгыры…
— Зонтың астына ал әле, сеңлем?
— Әйдә, алам!
…Алларыңа энҗе яугыры.

Уйнап кына әйткән шушы сүзең
Миңа чындыр кебек иштелде, —
Җылы яңгыр явып үткәннән соң
Балкып чыккан Кояш шикелле.

Көлеп әйткән сүз дә җилкендерә,
Нишләтәсең аны, күңелне;
Зонт астына алыр кешең булгач,
Яңгыры да хәтта күңелле.

Яу, яу, яңгыр…

 

Наис Гамбәр

Фото: pixabay

Комментарий язарга