Журнал «Безнең мирас»

Зөлфәт. МӘХӘББӘТ

...Төнге поезд. Пассажирлар йоклый.
Йокы бирми миңа бер агай. —
Дүрт аю мин алдым, энекәем,
Гәрчә үзем... болай... сулагай!
Мин — простой! Шигырь-фәлән язмыйм..
Министр да түгел... әлегә!
Мин... «акбаш»ка һәм Такташка гашыйк,
Җаным белән гашыйк Җәлилгә.
Мин утырсам — урындыгы сына!
Мин биесәм — өрлек сыгыла!
Пычак белән мин аюга барам —
Кабыргалый бәрәм — егыла!
Син, энекәш, салып җибәр әле...
Иснәп җибәр аннан бүрекне!
Төшмибез ич кеше кесәсенә —
Без бит... шуның белән ирекле!
Кружкадан син курыкма инде,
Рюмканы мин гомер сөймәдем —
Чытлык кызый кебек — кысып тотсаң,
Чертләп сынар сыман сөяге!
Эшлим дә мин, умырып акча алам,
Аннан... салам инде... җай белән! —
Бер мин генәмени? Күпме ирләр
Яши белгән шулай, җай белгән.
Тупас... кырыс диярсең син мине,
Ә син аңлый алыр идеңме
Аю сыман таза шушы ирне
Аягыннан еккан сөюне?!
Ю-у-ук! Син аңлый алмас идең аны —
Студент син... Кефир малае!
Ак кулларың, кара, ничек кыскан
Кружканың яшел калаен!
Ха!
Үзең шигырь язасыңдыр әле,
Такташ калыбына дыңгычлап!
Минем сөю турысында менә
Шигырь язып кара берочтан!
...Беләсеңме, кемне яратам мин? —
Пекарняда камыр изә ул.
Ире дә бар. Көн дә сугышалар.
Ирләр суга. Хатын түзә ул...
Мин, җир йотсын, аңа тимәс идем,
Ә ул хатын... шуны аңламый!
Балерина сыман гүзәл сынлы...
Дөньяда бер матур... алдамыйм!
Э-э-эх, энекәш, кара күзләренә
Бер карасаң иде син аның...
Мил-л-лион яртың читтә торып торсын!
Малы корсын фани дөньяның!
Юк... китми бит! Китми шул иреннән...
Ярата ул аны, сволочь!
Спирт эчкәнең дә юктыр әле,
Суганлап эч, шәкерт, сулап эч...
Миңа чыксын иде ул кияүгә —
Сарай салыр идем мин аңа!
Юлларына келәм җәяр идем!
Ханша итәр идем дөньяга!
...Мин аюга пычак белән барам,
Көч-куәтем — шөкер Ходайга...
Тик мәхәббәт... Көчкә бирелми шул!
Кош күк төшми җимгә — бодайга...
Э-э-эх! Тупас, кырыс диярсең син мине,
Ә син аңлый алыр идеңме
Аю сыман таза шушы ирне
Аягыннан еккан сөюне?
Ә?

Теги: Зөлфәт Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру