Журнал «Безнең мирас»

Зөлфәт. БЫЛБЫЛ

Килде кызның янып сөйгән яры:
— Мин башканы, — диде, — пар итәм,
Оныт минем кайнар назларымны.
Башканы сөй, сау бул, бар, иркәм!
...Өзгәләнде былбыл тал-тирәктә,
Тал-тирәкләр тузми сыгылды,
Кулдан балдак төшеп киткән сыман
Һавалардан йолдыз егылды...
Көлә-көлә кыз җавабын бирде:
— Вәгъдә бирдем мин дә ятка,— дип, —
Туй чукларын әти күптән инде
Әзерләде бүтән атка, — дип. —
Оныт, — диде, — минем назларымны,
Инде телим шуны әйтергә:
Насыйп булгач, шушы бер елганы
Без кичәрбез ике күпердән...
...Аерылдылар, артык балдак сыман
Һавалардан йолдыз егылды;
Бер ялгызы калгач, күз яшьләрен
Кутәралмый сылу сыгылды.
Өзгәләнде былбыл таңга кадәр
Җырларына җырны ялгады;
Бер ялгызы белде моңлы былбыл
Горур кызның изге ялганын...
Таң атуга сылу керфегендә
Күз яшьләре кибеп өлгерде,
Ул йөрәген кысты учларына...
Былбыл исә, былбыл... җан бирде...

Теги: Зөлфәт Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру