Зөлфәт. Адашкан болыт

Ничә еллар буе коргаксыдык.
Җир хуҗасын сөрдек еракларга.
Туган буразнасын сагынудан
Иген чәчте ул
мәңгелек карга.

Хәерлегә генә була күрсен…
Кучкылланып, дулап, тугарылып,
Ялтыратып утлы камчыларын,
Ил өстенә килә кара болыт!

Су гөлләре чумды су астына,
Куырылды дөнья —
Җилләр кайнар.
Шомландылар илнең чал картлары:
— Бу —
адашкан болыт, балакайлар…

Җил таратып атты кибәннәрне,
Җирдә —
канатлары сынган Тулпар.
Ябылдылар тәрәз капкачлары.
Көл астына күмелделәр утлар.

Килмешәк бер болыт
яшен белән
Киләчәкне безнең язып куйды —
Шул яшенгә дога кыла-кыла,
Ата — улны,
ана — кызны суйды…

Шомландылар илнең чал картлары:
— Гомеренә булмады тын көне! —
Гел дәһшәтле болыт безне? өстә —
Кем каргады безнең газиз илне?

Төрле тормыш корып карадык без,
Кеше сыман яшәмәкче булып…
Гөнаһ шомлыгыдай,
Өстебезгә
Килде һаман
шул — адашкан болыт.

Көн дигәне? гел төн булып чыкты,
Җитә алмадык без һичбер таңга.
.. Ник
каһәрле болыт китми бездән —
Лаек микән әллә соң без аңа?

Гел шифалы яңгыр вә?гъдә итеп,
Күтәрелә офык артларыннан.
Узып китә болыт —
яңгыры юк —
Ә без яшәр дөнья Актарылган…

…Безнең хәтердәге ил картлары
Төшә иде шундый кара шомга.
Ә үзләре кем соң? — биш кат намаз,
Көр буразна, намазлык һәм комган!

Безгә насыйп яңгыр болытлары
Сугаралар һаман чит кырларны —
Кем васыять итте
безнең җиргә
Чернобыльнең? афәт яңгырларын?

Шундый болыт булып җыеламы
Җаныбыздан күтәрелгән томан? —
Җирнең йомгагында
безнең илкәй
Адашкан бер гигант болыт сыман .

Тагын
яңа болыт килде өскә.
Шифалымы —
ходай үзе белсен…
Кучкыллана, дулый, тугарыла —
Хәерлегә генә була күрсен!

Әллә ниләр үзгәрер күк илдә —
Заманнарның тын-сулышы кайнар!
Бусы, бәлки,
безне? яңгыр булып
Безнең коргаксыган җиргә явар?..
…Һаман болыт килә безне? өскә…

1985

Комментарий язарга