Абдулла Алиш. Зимагур кайткан

Җил. Агачлар сыгылалар. Урамдагы саламнар да тик ятмыйлар: җил койрыгына тагылалар, бар нәрсә хәрәкәттә… Авыл кырында тальян тарталар, аның тавышына җыр кушыла:

— Әй дусларым, илгә кайтсам, зимагур, диләр инде, Кеше үтереп, байлар талап йөргәнсең, диләр инде…

Шунда Газиз, махорканың төпчеген таптый-таптый:

— Әй, егетләр, зимагур дигәннән, искә төште әле: Әхәт кайткан бит, — диде.

— Кайсы Әхәт?

— Шәриф Ыргак малае.

— Ну?!

— Кайтуын кайткан да бит, нәрсә алып кайткан диген: менә дигән шикәрдәй шыгырдап торган марҗа алып кайткан. Ну, малай, марҗасы! Матур да нәрсә соң: йөзе — ай, күзе — зәп-зәңгәр сәдәп.

Гармун тавышы туктады. Бар да сөйләүдән тындылар.

— Ни атлы икән?

— Галя ди, татарча Галия була инде. Шул заводтан иде, анда татар кызлары сирәк була торгандыр.

— Алайса, Васька туа икән ал ардан. Балалары юкмы соң?

Гармунда тагын уйнарга тотындылар. Аяклар, салмак атлап, урамны таптадылар:

Аклы ситсы күлмәгемнең Актыгын киям инде. Давай рука, прощай пока, Яңа яр сөям инде…

 

Комментарий язарга