Журнал «Безнең мирас»

Җәйнең соңгы җыры

Инде... үтте! Ерак офык аръягында
Җанкаемның яшел кошы – оча гына.
Мин үлмимен, юк, үлмимен – китәм бары
Дөрләп янган чуар төсләр кочагына.
Мин үлмимен, юк, үлмимен - күчәм бары
Лепердәшкән яфракларның моң-җырына.
Иярәмен, җан җылымны саклап барган,
Ап-ак сагыш – киек казлар чылбырына.
Ки-тә-мен бит! Томан булып ята тыным. -
Үтте инде - уңды төсем, тынды көем.
Инде нишлим? Узган гомер сәхнәсендә
Салкын көзнең шәрә җиле булып биим.
Биим шашып! Изүләрем ачып-ачып!
Сызланса да, утлы тәлгәш булып, ярам. —
Күрегез, күр! (Яңгыр түгел). Соңгы тамчы
Күз яшедәй, тәгәрәпләр төшеп барам...
Рәмис Аймәт
Фото: pixabay

Теги: Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру