Журнал «Безнең мирас»

Зәңгәр томан

Күзләремдә нурлар кими сыман,
нурсыз кала кебек җырларымда сүзләр.
Әй сөеклем,
синең хисең минем өчен әле һаман зәңгәр томан,
зәңгәр томан,
зәңгәр томан
и өметле билгесезлек –
тизрәк ачыл,
тизрәк үзгәр.
Аяз көн бул -
яктырып китсен йөрәгемнең чоңгыллары.
Юкка чыксын барлык шигем, борчуларым.
Нурлар кайтсын күзләремә,
сүзләремә кайтсын нурлар...
Синең өчен яшим бары,
сөйгән ярым!
Ренат Харис
Фото: stock.adobe.com

Теги: Ренат Харис Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру