Журнал «Безнең мирас»

Җан

Иртәгәсен чәчәк атасы көн.
Шуңа күрә күз дә йоммады,
төн йокысыз таңны көтте шомырт
бар аклыгы белән
җандагы…
Тамырлардан
яшел ябалдашка
төне буе аклык үрләде.
Барысын да күрде
язгы шомырт…
хәер,
шомырт берни күрмәде!
Язгы шомыртка баш салган кызның
күңелендә бер сүз талпынды.
Эндәшмәде, белмәде лә ул кыз —
сүзме соң, бу,
әллә ялкынмы?
«Аңламадым… Кем син? — диеп егет
яз кызыннан гафу үтенде.
Шомыртмы бу, кызмы? Әллә мине
мәңге дөрләтәчәк ут инде?»
…Кабынырмы ул хис сүзләр булып? —
Борчылудан күз дә йоммады,
төн йокламый
таңны көтте язмыш,
бар аклыгы белән җандагы…
— Ничә язлар кабатланды инде…
Яз кабынды —
шомырт ак булды,
исеңдәме — шомырт чәчәк көтте —
безнең җаннар уртак чак булды.
Шушы көннән бирле Тынгы белмәс
ут һәм ялкын җанда дөрләде,
барысын да күрде
язгы шомырт,
хәер,
шомырт берни күрмәде!
…Юатулар безгә кирәк түгел,
ихлас язга кирәк юату:
чын мәхәббәт —
җирдә юкны табу,
чын мәхәббәт —
барны югалту…
Зөлфәт
1977

Теги: Зөлфәт Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру