Замана фаҗигасе

1991 елда, халыкка карата кулланылган кысулар, законсызлыклар һәм башбаштаклыклар нәтиҗәсендә гаепсезгә репрессияләнгәннәрне аклау башлангач, «Сәяси репрессия корбаннарын реабилитацияләү турында»гы федераль закон кабул ителде. Татарстанда исә республика реабилитация комиссиясе 1995 елда оештырылды.

Сәяси репрессия чорында күпме кешенең нахакка гаепләнүе бүгенге көнгә кадәр төгәл билгеле түгел. Шулай да Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Юлий Рыбаков «Россия» газетасының 2001 елгы 5 апрель санында басылган мәкаләсендә: «1991 елда Эчке эшләр министрлыгыннан алынган рәсми мәгълүматлардан күренгәнчә, Сталин хакимлек иткән чорда сәяси репрессиягә дучар ителүчеләрнең саны 50 миллион 170 мең кеше исәпләнә», – дип язган иде.

Бүгенге көндә Татарстанда нахак­ка хөкем ителеп, аннары реаби­ли­та­цияләнгән кешеләрнең саны 150 меңгә якын. Туган төбәгем Апас районыннан гына да 200дән артык алар. Туган авылым Иске Әнәледән 20ләп кеше репрессиягә дучар булган. Республика буенча репрессияләнгәннәрнең исем­нәре һаман табыла, ачыклана. Димәк, бу сан арта гына бара.

Әти-әнием һәм без – балалар, туган җирне ташлап, Себергә сөргенгә китәргә мәҗбүр ителсәк тә, хәзер туган авылыма еш кайтам, кайткач, уйланам да, моңланам да. Авылда нигезебез дә юк инде. Зиратта – әби-бабаларыбызның, әниемнең (әтиемне Казанда җирләдек), сөт туганнарымның каберләре…

1941-1945 елгы сугышны һәм сугыштан соңгы еллардагы хәлләрне үз күзем белән күреп белгәнгә, алар кабат хәтерне яңарта, йөрәкне әрнетә. Колхозда көне-төне эшләгән өчен хезмәт көне генә яздылар, бер грамм да ашлык бирмиләр иде. Урып-җыю башлануга, район түрәләре ашлыкны дәүләткә тапшырта. Халык ничек яшәргә тиеш булгандыр, анысы берәүне дә кызыксындырмады. Ач балалар, карчыклар, качып-посып кына, комбайн урганнан соң калган башакны җыя иде. Чөнки авыл куштаннары, колхоз һәм авыл советы рәисләре башак җыйганны күреп калса, басудан алып кайтып кыйнады, колхоз ашлыгын урлый, дип, хөкем итү очраклары да булды. Башак кырда калып чересә-чересен, әмма кешегә генә булмасын. Дәүләткә бөтен ашлыкны тапшырганнан соң, язгы пычракта 15 чакрым ераклыктагы «Каратун» тимер юл станциясеннән чәчүлек орлыкны жилкәләренә күтәреп ташый иде авылдашларым. Орлык ташудан без – укучы балалар да читтә калмадык.

Хуҗалыкта терлек-туар, кош-корт булмаса да, дәүләткә 50 кило ит, 300 литр сөт яисә 15 кило атланмай, 200 данә йомырка, хәтта брынза ясарга сарык сөтен дә бушлай бирергә мәҗбүр иттеләр. Әгәр колхозчының бәрәңге җире 25 сутыйдан аз гына артса да, артык җиргә утыртырга рөхсәт юк иде. Шуңа бәйле бер вакыйга истә калган: төп йорт янындагы җир (йорт һәм каралтыларны да кертеп) 10 сутый гына булганлыктан, Нурулла бабайлар янындагы урыннан безгә 15 сутый җир бирделәр. Без ул җирне бәрәңге утыртырга дип, көрәк белән казыдык. Килеп үлчәделәр дә, 2 сутыйга күбрәк булган, ахрысы, ул җиргә утыртырга рөхсәт итмәделәр. Анда алабута үләне генә үсте. Нинди гаделсезлек!

Сугыштан соңгы елларда, халыкның авыр тормышына карамастан, сигезенче сыйныфтан башлап, укыган өчен акча түләттеләр, вакытында түләмәсәң, яхшы укысаң да, мәктәптән чыгаралар иде. Акча түләргә мөмкинлеге булмаган байтак кына балалар укуларын дәвам итә алмады.

Җәй көннәрендә, качып-посып кына печән әзерләп, кечкенә арба белән ташый идек, ә кыш көннәрендә урманнан кечкенә чана белән утын (вак-төяк чыбык) алып кайтулар әле дә хәтеремдә.

Авыл кешесен әнә шулай матди яктан да, рухи яктан да кыстылар, рәнҗеттеләр. Авыр тормышка чыдый алмыйча, авылдашларым, язылып, (вербовка белән) Урта Азиягә, Украинадагы шахталарга, Россиянең төрле өлкәләренә бәхет эзләргә китте, теленнән, туган җиреннән аерылырга мәҗбүр ителде. Татарстанның барлык авылларында да шундый ук хәл иде! Шуңа күрә дә бүген татарның күбесе үз иленнән читтә яши.

Әй, язмыш, язмыш… Еллар үтеп, олыгая барган саен күңел нечкәрә дә нечкәрә. Узган юллар, узган еллар, мизгелләр кинодагы кебек күз алдыннан үтә. Һәркемнең тормышы үзенчә була. Миңа да гомер юлымда ниләр генә күрергә туры килмәде?! Инглиз драматургы Уильям Шекспир: «Һәр кабердә олы бер дөнья ята», – дигән. Әти-әниемне уйлыйм да, әлеге сүзләрнең хакыйкать булуына инана барам. Әтием Шәйхулла Миңнулла улы, әнием Сәкинә Хәсәнҗан кызы Апас районындагы Иске Әнәле авылында игенче гаиләсендә туган. Әти-әнием, бергә тормыш корып, 50 ел тигез гомер итте. Шатлыкларын да, кайгыларын да уртаклашып бик тату яшәделәр. Алар икесе дә чибәр, уңган, сөйкемле, ягымлы, сабыр холыклы, кешелекле иде.

Әтием Беренче Бөтендөнья сугышында кан, тир түккән, яраланган. 1917 елгы түнтәрелеш вакытында аңа 19 яшь була. Мөгаен, ул большевикларның «Сугышны бетерәбез, игенчеләргә җир бирәбез, үз телегездә укырсыз, язарсыз, үз динегезне тотарсыз», – дигән сүзләренә ышангандыр. Чөнки моңа кадәр халыкка андый сүзләрне әйтүче булмаган. Чыннан да, НЭП елларында халык бераз яхшы гына яшәп ала, ләкин бу озакка бармый.

1941-1945 еллардагы сугышта да әтием өч ел дәвамында катнашты. Ленинград фронтындагы хәрби инженерлык батальонында сапер булып хезмәт итә, күп медальләр белән бүләкләнә. 300 йортлы авылыбызның 200ләп кешесе шул сугышта һәлак булган. Бәхетебезгәдер инде, әти 1945 елның 5 августында сугыштан исән-сау кайтты. Без бик тә шатландык. Сугыштан кайткач ук, колхозда тимерчелектә эшли башлады. Ул вакытта авылда техника белгечләре юк иде әле. Әтиебезнең җитмеш төрле һөнәре бар иде, дисәм дә ялгыш булмас.

Без биш бала идек, иң олысы – мин. Ул вакытта унынчы сыйныфта чыгарылыш имтиханын биреп йөрим. Энем, үгез җигеп, Каратун тимер юл станциясеннән колхозга керосин ташый. Сеңелләремнең берсе – өч, икенчесе – биш, өченчесе сигез яшьтә. Әниебез колхозда төрле эштә йөри.

Шулай тыныч кына яшәп ятканда, 1949 елның июнь аенда, өебезгә хәрби киемле ике кеше төнлә белән бәреп кереп, әтиебезне алып китте. Берничә көн үткәч, аны яңадан авылга алып кайттылар. Район партия комитетының киңәйтелгән бюро утырышы булды. Район үзәгеннән дә 15ләп кеше килде ул утырышка.

Әтиебезне: «Колхоз техникасын вата, начар эшли, шуның өчен Себергә сөргенгә җибәрәбез», — дип гаепләп, башта партия райкомының беренче секре­таре Зәки Фәйзуллин чыгыш ясады. Аннан соң район башкарма комитеты рәисе Бари Мифтахов, район комсомол комитетының беренче секретаре Харис Заһретдинов һәм колхоз рәисе Галимулла Габидуллин сөйләде. Ахырда безнең гаиләне Себергә сөргенгә сөрергә дип, карар кабул иттеләр. Ни сәбәпле? Нинди «корткычлык» өчен? Сталин элек сыналган алымын сугыштан соң да менә шулай кулланды. Республикаларга, өлкәләргә сөргенгә озату өчен разнарядкалар җибәрелә, диделәр. Авылның иң тырыш, һөнәрле кешеләрен ерак җирләргә озаттылар. Әтием кебекләрне сөргенгә озатуның сере «даһи» Сталин үлгәч кенә билгеле була: Себергә үзе теләп беркем дә күчми, чөнки яшәү шартлары начар, фатир һәм башкасы… юк. Ә Себер якларында хәрби сәнәгатьне үстерү өчен кешеләр таләп ителә. Сталин, гадәтенчә, мәсьәләне үзенчә, җиңел хәл кыла…

Әти-әниемә туган нигездән аерылуы бик авыр булгандыр. Авылда шәп-шәп нарат бүрәнәләреннән салынган бик таза йортыбыз, сыерыбыз, башка мал-туар калды. Безнең гаилә менә шулай туган җирне ташлап китәргә мәҗбүр ителде.

***
…Тәрәзәләргә аксыл яктылык иңә башлаган иде инде. Ниндидер шомлы сизенүдән микән, уянып киттем. Чаршау артында әтиемнең тирән итеп тын алуы ишетелә.

Кинәт тупас итеп тәрәзәне кактылар. Йөрәгем жу итеп китте – безнең авылда болай итеп беркем дә тәрәзә какмый бит. Хәтта бригадир Фарук абый да…

– Ачыгыз!..

Әтием авырлык белән урыныннан кузгалды. Ул арада ишектән хәрби киемле ике кеше килеп керде.

– Миңнуллин Шәйхулламы? – дип сорады алдан керүчесе.

– Әйе…– диде әтием.

– Җыен тизрәк, контра!

Аны алып киттеләр.

Безнең өйгә көтелмәгәндә кергән кайгы авыл өстенә таралды: «Тимерче Шәйхулланы өтермәгә алып киткәннәр!»

Берничә көннән аны кире авылга алып кайттылар. Без дә аны күрергә бардык. Әтиебез янына хәтта безне – балаларын да якын җибәрмәделәр. Икенче көнне, ашъяулыкка ризыклар төреп, Апас төрмәсенә юл алдык. Тик аның белән күрешү насыйп булмады. «Аны инде Казанга алып киттеләр», – дип кенә әйттеләр.

Әниемнең нигезгә ятып елаганы әле дә хәтеремдә. Ул авылдан бер тапкыр да читкә чыкмаган, шуңа күрә, нигездән аерылуы аңа аерата авыр булгандыр. Барасы юлның никадәр сикәлтәле, дәһшәтле булуын башыбызга да китермәгәнбез шул…

***
Казаннан безне товар вагоннарына төяп җибәрделәр. Вагон шыгрым тулы – барысы да Татарстанның төрле төбәкләреннән сөрелгән кешеләр… Эшелон көчле сак астында көнчыгышка сөйрәлә. Тимер юл станцияләрендә тоткыннарны жәлләгән халык вагоннарга якынлашырга тели: кайсысының кулында пешкән бәрәңге, кайсысыныкында – икмәк сыныгы. Ләкин сакчылар аларны безгә якын җибәрми: сүгенү тавышы, бурзайларның ырылдавы колакны тондыра…

Бер ай шулай юлда үтте. Ниһаять, «Большой Невер» станциясендә төшереп, безне йөк машиналарына утыртып алып киттеләр. Автомат көпшәләренә карап, тын гына барабыз, елый-елый күз яшьләре кипкән иде инде. Безне Тында бистәсеннән 200 чакрым читтәге бер төбәккә урнаштырдылар. Монда тагын берничә гаилә бар иде. Барыбыз да күзәтү астында яшәдек. Соңыннан белдем – бу жирләрдә яшәүчеләрнең һәммәсе дә сөрелгән кешеләр икән.

Әтием тимерчелектә эшли башлады. Ул, авылдагы кебек үк, алны-ялны белми намуслы хезмәт итте. Архивымда аны мактап язган уңай характеристикалар әле дә саклана. Сеңелем Тында бистәсендәге интернатта торып укый башлады. Безне бик сагына иде. Интернат, торган җирдән 200 чакрым ераклыкта булса да, еш кайтырга тырыша иде, чөнки аның янына барырга рөхсәт бирмәделәр.

Әлбәттә, дөнья көтү авыр иде. Ләкин күңелне иң түбәнсеткәне – үзебезнең гаепсез икәнне, нахакка рәнжетелгәнлегебезне тоеп яшәү булды. Әтием гаепсезгә сөрелүебез турында берничә мәртәбә Казанга, Мәскәүгә язып карады, ләкин җавап булмады. Сталинның үлүен ишеткәч, аның йөзе яктырып китүе исемдә: «Түзегез, балалар, – диде ул, – болай булгач, чит җирләрдә интегүебез озакка бармас».

Әтиебезнең зирәк акыллы булуы һәрвакыт сокландыра иде. Беркөнне кайтты да, болай диде:

– Милләттәшләрем чокыр казый иде. «Сталин үлгәч, нишләрбез инде хәзер?», – дип, бик кайгыралар. Мин аларны: «Бер дә кайгырмагыз, патша вакытында да, Сталин чорында да татар халкы яхшылык күрмәде, сез бит һаман жир казу эшендә, шул эштә булачаксыз…», – дип, «тынычландырдым» әле.

Еллар үтте. Алты елга якын Себердә торганнан соң, 1955 елның мартында безгә сөргеннән китәргә, Татарстанга кайтырга рөхсәт иттеләр. Мөмкинлек булуга ук, кубарылып, без апрель башларында Казанга кайттык. И, туган җирнең гүзәл тарту көче… Ә бит күпме кан кардәшебез чит-ят туфракта каберен тапты, күпмесе шунда төпләнеп калды… Безнең сагынуга чикләр юк иде…

Тик Иске Әнәле авылыннан тамырлар аерылган иде инде. Без Казанда төпләндек. Әтиемне, һөнәрләре күп булу сәбәпле, эшкә тиз алдылар, хәтта фатир да бирделәр…

***
Әтиемне аклауда үземнең дә катнашуыма сөенәм. Халыкны кысулар, законсызлыклар һәм башбаштаклыклар нәтиҗәсендә гаепсезгә репрессияләнгәннәрне яклау башлангач, без дә, әтиебезнең «эш»ен тикшерүне сорап, Татарстан Республикасы прокуратурасына мөрәҗәгать иттек. Беренче үзгәреш көннәрен әтиебез үзе генә күрә алмады, шунысы бик кызганыч. Әтиебезне нахакка гаепләгән «эш», кырык елдан соң, 1989 елда Татарстан Республика прокуратурасы тарафыннан яңадан тикшерелде, карар кабул ителде. Гаделлек җиңде – ул акланды. Әлеге карар – документта болай диелә: «Сезнең үтенечегез Татарстан прокуратурасы тарафыннан тикшерелде, 1898 елда туган Миңнуллин Шәйхулла Миңнулла улының һәм аның гаиләсенең ТАССРның Апас районы Иске Әнәле авылыннан Амур өлкәсенә мәҗбүри җибәрелүе прокуратура тарафыннан дәлилсез, дип табылды».

Шулай итеп, бу коточкыч хәлләргә кырык ел вакыт үткәч, хакыйкатьнең тантана итүенә ирештем. Әтием, әнием һәм без – балаларының исемнәре сәяси репрессия корбаннарының «Хәтер китабы»на кертелде. Димәк, ул – дәһшәтле чор, газаплы көннәр, аерым язмышлар мисалында гыйбрәт булып тарихка кереп кала дигән сүз. Бу бүгенге көн өчен генә түгел, киләчәк өчен, ул көннәрнең яңадан кабатланмавы өчен дә кирәк. Ул язмышлар – тере хәтер, киләчәккә кисәтү…

Ике сугышта канын түккән, авыр яраланган яугиргә, биш бала атасына, 52 яшендә туган җиреннән аерылып, әнә шундый кайгы-хәсрәтләр күрергә язган булган…

Сталин чорында нахакка җәзала­нучылар турында хәзер күп сөйләнә. Никадәр күренекле шәхеснең каны коелган, күпмесе лагерьларда һәлак булган. Сталин корбаннары арасында исемнәре билгесез миллионлаган кешеләр бар. Алар үзләре турында истәлек китаплары яза алмый. Шул хурлау-кимсетүләрне исән-имин үтә алучыларның йөрәкләрендә мәңгелек яра… Шушы язмам адәм ышанмаслык михнәтләрдә дә намусын, туган җиргә мәхәббәтен югалтмаган якташларым һәм әтием Миңнулла улы Шәйхуллага бер дога булып ирешсен! Күңелдә олы теләгем бар: караңгы еллардагы гаделсезлекләр, вәхшилекләр, күз яшьләре кабатланмасын иде!.. Беркайчан да!..

Комментарий язарга