Зәки Нури шигырьләре

Синең җырың

Урманнарга барып карыйм,
Чыгып китәм кырларга:
Бер ялгызым качып кына
Синең җырны тыңларга.

Ул – синең мине тибрәткән
Чактагы сүзең, әни.
Кушылып минем йөрәккә
Җырлыйсың үзең, әни.

Ул – синең назың яктысы,
Ул – синең түзем җыры.
Ул – синең караш чаткысы,
Ул – синең күзең җыры.

Ул – синең җылы сулышың,
Ул – синең ана булу.
Иң матур җыры тормышның –
Минемчә, ана булу!

Кайларда йөртмәде юллар,
Кайларга омтылмадым.
Күңелгә син салган җырлар
Юк, әни, онтылмады.

Көеңне ятлыйм-кабатлыйм
Синең сүз белән, әни.
Син – кояш. Синсез таң атмый! –
Мин шуны беләм, әни.

 

Матурлык

Матурның да матурыдыр – дөреслек,
Кыска итеп оста әйткән сүз матур.
Матур була гаделлек һәм тырышлык,
Күңел күзен тарта торган күз матур.

Сөя белү – иң-иң матур матурлык,
Матурлыкның таҗы, диеп әйтерлек.
Матурлыкны сөеп яшәү – батырлык,
Матурлыкны аңлый белмәү – фәкыйрьлек.

 

Ишек белән бусага

Төртеп ача, тартып ача бар да,
Каеручылар хәтта табыла.
Ләкин ишек – ничек ачсалар да! –
Бусагага таба ябыла.

Юк, бүтәнчә әйтмә, мин ишетмим,
Аерылмабыз! – шуны ишет син:
Син бусага булсаң, мин ишекмен,
Мин бусага булсам, ишек – син!

Комментарий язарга