Журнал «Безнең мирас»

Аяз Гыйләҗев. ҮЗЕМ ТУРЫНДА ҮЗЕМ

Мин үзем күргән, тормышлары, яшәешләре, кылган гамәлләре белән мине баеткан бик күп кешеләр алдында зур бурычлы әле. Мин унҗиде яшемә хәтле авылда яшәдем. Сугыш еллары һәм аннан соңгы еллар иде бу. Шул елларның истәлеге минем өчен аерата газиз һәм кадерле. «Берәү», «Дүртәү» повестьларында мин бу истәлекләрнең бер өлешен язаргатырышып та карадым. 1972 елда «Язгы кәрваннар» һәм «Мәхәббәт һәм нәфрәт турында хикәят» исемле кечкенәрәк күләмдә ике повесть яздым. Бу минем үземнең авылдашларыма, якты шәхесләргә, Югары Баграж кешеләренә, Зәй буйларына бурычымны кайтаруым гына. Әсәрләргә геройлар тормыштагы үз исемнәре белән кермәсәләр дә, географик һәм биографик дөреслеккә ябышып ятмасам да, бу әсәрләр минем янәшәмдә яшәгән гүзәл авылдашларым турында. Яшәгән саен миңа алар хезмәтенең гадилеге һәм бөеклеге, алар яшәешенең матурлыгы һәм авырлыгы ныграк күренә сыман. Моңарчы язылган әсәрләремдә берникадәр тарлык барын үзем дә сизеп йөри идем, тәнкыйтьчеләрнең дә сүзе урынлы булды, әмма мин үзем белгән, үзем яраткан кешеләр алдында бурычлы булып калмаска тырышырмын.
Хәзер дә тормыш белән багланышны ычкындырмаска тырышам. Ел саен диярлек үз авылыбызга кайтам, башка төбәкләргә чыгам, йөрим. Тормыш көнләп түгел, сәгатьләп үзгәрә. Тормыш агышыннан ычкынып төшеп калмаска кирәк. Барыбыз да шуңа омтылабыз. Тормыштан артта калмас өчен, аның хәрәкәтен генә түгел, үзгәрмәс кыйбласын да яхшы белергә кирәк. Туган илеңә, халкыңа бирелгәнлек, туган телеңә сүнмәс мәхәббәт — менә ул язучының үзгәрмәс кыйблалары! Тормыш шартлары, яшәү күренешләре көнләп-сәгатьләп үзгәреп торса да, бу бөек төшенчәләр — мәңгелек, һәм шушы мәңгелеккә тугры кешеләр генә үзгәрешләрне халык белән бергә сиземли алалар.


1973

Теги: Аяз Гыйләҗев Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру