Юмартлык беркатлылыкмы?

Аңлатмалы сүзлектә юмартлыкка, башкаларга риясыз рәвештә ярдәм күрсәтү, саранлыкның булмавы, тапканыңны кем белән булса да бик юмарт рәвештә бүлешү, дигән бәяләмә бирелә. Фәнни юмартлык исә үз фикерләреңне, идеяләреңне башкаларга бушка тапшырырга омтылу, дип аңлатыла.

Юмартлык ул – кеше йөрәгенең милеккә бәйле булмавын күрсәтүче сыйфат.

Ислам дине, халкыбызның гасырлардан килгән күркәм гореф-гадәтләре әйләнә-тирәдәгеләргә, бигрәк тә кунакларга юмарт булырга чакыра. Чөнки бирүче дә, алучы да – Аллаһы Тәгалә, кешеләр, түрәләр моңа бер сәбәпче генә. Әгәр син тапканыңны башкалар, аерым алганда, мохтаҗлар белән бүлешсәң, Аплаһ сиңа моның өчен күп мәртәбәләр арттырып бирә. Шәхсән үземнең ураза тоткан кешеләрдән күп мәртәбәләр, суыткычым ризык белән тулды, Ходай һич уйламаган җирдән биреп тора, дип ишеткәнем бар.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд(с.г.в.) мөселманнарга юмартлыкның нәрсә булуын үз мисалында төшендергән. Рамазан аенда аннан да юмартрак кеше булмаган. Бервакыт ул бер мохтаҗ кешегә тулы бер көтү сарык бирә. Теге кеше исә, үз кабиләсенә кайткач, барысын да Ислам диненә өнди. Мөселман кешесе ярлылыктан курыкмый, ди ул.

Аллаһ теләмәсә, берәү дә бай була алмый. Әмма шунысы да бар -–Галәмнәрнең Тәрбиячесе әлеге байлыкка мохтаҗлар өлешен дә сала. Бу – байлык белән сынау. Әгәр бай кеше милкен мохтаҗлар белән бүлешмәсә, Аллаһы Тәгалә аның байлыгын, тынычлыгын, гаилә иминлеген яки саулыгын ала.

Бер танышым: “Фирдәвес, мин тормышымның түгәрәк булуыннан куркам, чөнки барыбер бер чите булса да кителә аның. Җитәр-җитмәс барса, яхшырак”, – дигән иде. Мин бу сүзләрнең хаклыгына үзем яхшы белгән кешеләр мисалында ышандым.

Шунысы да бар, юмартлыкны башкалар игътибарын җәлеп итү, мактану яисә шәхси файда алу максатында файдаланырга ярамый.

… Юмартлыкны һәркем үзенчә аңлый. “Кайвакыт андый “юмартлык”тан елыйсы килә, чөнки ул шәхси файда алу, танылу өчен генә эшләнә. Аннары ул синең муеныңа менеп утырып, ат итеп җигәчәк”, – диярсез.

Килешәм, андый кешеләр дә шактый. Әмма шунысы да бар: юмартлык, игелек Аллаһ ризалыгы өчен кылына. Ул кеше кадереңне белмәсә дә, юмартлыгың, игелегең, башка кешедән, башка яктан булса да, игелек булып кайтачак. Шунсыз күңел тынычлыгына, чын бәхеткә ирешеп булмый.

Билгеле, юмартлык, күркәм сыйфатлар холык-табигатьтән, гореф- гадәтләрдән дә килә. Бу мәсьәләгә без киләсе язмаларда тукталырбыз. Шулай ук бәхет, яшәү мәгънәсе һәм гаделлек кебек темаларны да карап үтәрбез.

Комментарий язарга