Юл өзеге

                                    Рәдиф Гаташка – шагыйрьгә, укытучыма

Без өметле идек ул елларда…
Яндым, гашыйк булдым, саташтым –
Безнең адашкан тын, кара якта
Шигырьләрен тыңлап Гаташның.

Әйтте хәлфә: кара түгел бу як,
Шушында бит телнең оясы –
Кара булмый теле бай төбәк:
Сезнең кайбер сүзләр
Казаннарның
Ун сүзеннән хәтта көчлерәк!

Аксакал да иде безнең хәлфә
Һәм егет тә – кызлар сөйде ул:
Сезнең өчен Рәдиф Гаташ булса,
Безнең өчен хәлфә иде ул –
Төнен әйбәт шигырь яза алса,
Хәлфә түгел, хәтфә иде ул!

…Соңнан күпме үткелләрне кичтек! –
Кемнәр кайда? Дөнья ни хәлдә?
Син әйткәнчә, бөек идеаллар
Одеалга калды бит, хәлфә!

Уразмәтнең ак буранлы төне…
Кем йокысыз йөри төн ката:
– Торыгыз! Тор! Йоклар чакмыни?! – дип,
Шагыйрь безне кереп уята.

Уята да… Мөслим түрендәге
Адашкан бер төнге авылда
Кар давылы дулый шигырь булып,
Әврелә шигырь давылга.

Бар иде бит безнең җанда өмет!
Алда гел яз сыман тоелды –

Ниләргә соң өзелделәр юллар,
Каршыбызда упкын убылды.

Кая гына барып чыктык, хәлфәм,
Инде кая барыйк, илдәшләр?
Без барасы юллар юкка чыкты –
Юл өзеге безнең бу яшәү.

Без өметсез кара чорга кердек –
Дулый буран, ләкин ак түгел!
Инде үзем үрсәләнәм бүген:
– Торыгыз, тор! Йоклар чак түгел!

Әйт, мөгаллим, ник чор чорсызланды?
Кара карлар ява күңелгә –
Аксакал һәм егет була белгән
Чын ир җитми бугай бу илгә…

Хәер, ник шагыйрьдән җавап сорыйм?
Болай да бит сыкрый пакь күңел.
…Уяныгыз, адәм балалары!
Торыгыз, тор! Йоклар чак түгел!

 

Зөлфәт

1991

 

 

Комментарий язарга