Юк, аңламас, димә

Әтисезләр хәлен аңлый микән
Пар кочакта үскән балалар?
…Зурлар да бит әле ятимнәрнең
Җаннарына яра салалар.

– Әтиең кайда? – диеп сорама син
Тик әнисен белгән баладан.
Юк, аңламас, димә… Сораган булсаң,
Килеп гафу үтен аңардан.

Сиңа күзен тутырып карар да ул,
Сөйләп китәр айкап хисеңне:
– Әтием хат җибәрсә, почта абый
Белә микән минем исемне…

 

Рәшит Гәрәй

Фото: pixabay

Комментарий язарга