Эльвира Һади. Югалтулар көне

Мәңгелекнең яралары җанда:

Мең ел килгән югалтулар чиксез…

Тик бер сәбәп күзләремә тула —

Мин бүгеннән синсез…

 

Йөрәгеңдә тургай калыр микән,

Офыгыңда Кояш ята кимеп?..

Бүген әллә Корбан сорый күкләр —

Син югалттың мине…

 

Җырга әверелер мизгел булып,

Гасыр буйлап чиксезлеккә таба…

Һәм җиткәндә аръягына чорның

Очрашырбыз кабат…

 

Фото: pixabay

Комментарий язарга