Госман Садә. Югалту

Бик кыендыр чаганга

Соңгы яфрагын кою.

Унлата кыен миңа

Синең юклыкны тою.

 

Сыгыла, елый чаган, –

Еларга кемдә белә.

Сыгылмас, сынмас өчен

Күңел ныклыгы телә.

 

Яфраклар оча бары –

Югалту шушы бугай.

…Ә күктә ай дерелди

Шул чаган яфрагыдай.

 

Фото: pixabay 

Комментарий язарга