Журнал «Безнең мирас»

Ышанырсың микән? 




Качып кына
Турыгызга
Ничә тапкыр килгәнемне,
Тәрәзәңнән
Гөлләреңә
Сулар сибеп йөргәнеңне 
Күзәтсәм дә,
Сизмәвеңне

Әйтсәм, ышанырсың микән?
Сабантуйда
Йолдыз кашка

Ал бирмичә узып килгәч,

Аңа сөлге бәйләвеңне,

Маңгаеннан үпкәнеңне күргәч,

Шул кашкадан

Ничек көнләшүемне

Әйтсәм, ышанырсың микән?

Унсигездә

Хис ташкыны

Шигырь булып үрелгәндә,

Җырларымнан тәкыя үреп,

Күңелеңә кидергәндә,

Күрше авыл

Егетенә

Вәгъдәң барлыгын белгәндә,

Яшәүдән

Ваз кичүемне

Әйтсәм, ышанырсың микән?

Күктән йолдыз

Атылганда

Күк капусы ачыла дип,

Өметләнеп

Йөргәнемне,

Насыйп итә күр аны, дип,

Хәзергәчә теләвемне

Әйтсәм әгәр,

Көләрсеңме:

- Юләр син, — дип...

Әллә ышанырсың микән?






Мөхәммәт Мирза

Фото: pixabay

Теги: Мөхәммәт Мирза Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру