Журнал «Безнең мирас»

Әнгам Атнабаев. ҮКЕНЕЧ (Яшьлек мәхәббәтемә)

Мин яраттым, син яраттың,
Безне яратмадылар...
Мине — синнән, сине миннән
Аерып "сакладылар".
Миннән еракта үткәрдең
Иң авыр мәлләреңне,
Хәлләреңне белер чакта
Белмәдем хәлләреңне.
Бик кадерле булмагандыр
Кадерле яклары да...
Кемнәргә барып таяндың
Егылган чакларында?
Каеннарга таяндыңмы —
Каеннар кара көйгән.
Имәннәргә таяндыңмы —
Имәннәр башын игән?
Син яраткан миләшләрдән,
Баланнан каннар тама...
Ут эчендә яшәгәнсең,
Утларда янган бала!
Ә мин, ахмак, бу вакытта
Янмадым, өшемәдем...
Кадерләрен белмибез шул
Кадерле кешеләрнең.

Теги: Әнгам Атнабаев Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру