Мөхәммәт Мәһдиевнең язылмый калган әсәре герое

Телефоным чылтырады. Алдым. Авылдашым Гөлия икән. “Халидә апай, сине Арчадан бер абзый эзли. Әниләрнең өй телефонына шалтыратып, үз номерен калдырган. Хәбәрләшеп ал әле”, – диде ул. Әйткән номер белән шалтыраттым һәм телефонны көр тавышлы бер абзый алды. Хәлнең ничек икәнен аңлаткач, ул мине үзләренә чакырды. Килгәч сөйләрмен дигән сүзләрен ишеткәч, күңел түзмәде, шул көнне үк кичен Арча станциясенә киттем. Адрес буенча эзләп таптык. Капкадан керсәк, ишегалдында торучы машина кузовында бер лампага охшаган әйбер күрдек. Сарай ишегеннән теге абзый килеп чыкты. “Мин Рәхимҗан абзагыз булам. Сезнең музей фондына менә нәрсә әзерләп куйдым. Бу элеккеге поездлардагы проводникларның лампасы. Өч төрле төстә”, – дип безгә лампаның эчләрен ачып күрсәтте, пыялаларының төрле төстә икәненә дә инандык һәм ул безне өенә дәште.

– Сеңелем, мин күптәннән синең белән очрашасым килеп йөрдем. Ни өчен дисеңме? Мин бит шофер булып эшләгән кеше. Кырык биш еллык стажым бар. Мөхәммәт абыйны күп тапкырлар авылына кайтарып куеп, аннан электричкага озаткан кеше. Аның белән күп нәрсәләр хакында сөйләшкән, гәпләшкән һәм аның кайбер эчке серләрен дә саклаучы кеше мин.

– Сезнең Мөхәммәт абый белән танышлыгыгыз ничек булды соң? Нәрсәләр сөйләштегез, нинди темаларны куерттыгыз икән очрашкач, – дим мин дә.

– Мин ун ел роно мөдиренең шоферы булып эшләдем. Сәет Газимович эшләгәндә Мөхәммәт абыйның ронога кайткалаганда күргәнем бар иде. Бервакыт хуҗам миңа электричка каршына төшәргә, Мөхәммәт абыйны каршы алырга кушты. Станциягә бардым. Электричкадан кешеләр төште. Халык байтак. Шулар арасында озын буйлы, чибәр кеше дә бар. Ул – Мөхәммәт абый. Йөз-кыяфәте, гәүдә төзелеше белән ул башкалардан нык аерылып тора иде. Шуннан машинага утырдык, каян кайтабыз дип сорадым. Көз көне иде ул. Юллар начар заман. Яңгырдан соңгы көн булгач, Курса авылы аша кайтырга булдык. Ул миңа үз язмышын сөйләп кайтты. Ләкин берничә мәртәбә авылына кайтканда ул миннән мәгълүмат алды. Кыскасы, мин Чирәм җирләрдә булган кеше. Шунда эшләгән чорларымны нәкъ ике тапкыр сөйләтте. Мөхәммәт абый, бер сөйләдем бит инде, тагы нигә кабатларга, дим. Юк, Рәхимҗан, сөйлә, мин синең турында китап язарга уйлыйм. Шуңа күрә бөтен детальләре белән, берни дә төшереп калдырмыйча кабаттан сөйлә, ди бу. Сөйләдем. Ул мине ни өчен якын итте. Мин бит Түбән Курса авылы егете. Шул авылныкы икәнлегемне белгәч, якташ икәнсең дип бик куанган иде.

Мөхәммәт абыйга сөйләгән тарихын ул безгә дә сөйләде:

– Мин Түбән Курсада туып-үстем. Әтием Гарифҗанны Бөек Ватан сугышына алдылар. Ул киткәндә безнең өй бик начар хәлдә иде. Үзе сугышка киткәнче әти өй бурасы буратып калырга кирәк дигән уй белән бүрәнәләр юнәтә. Үзен бәлки сугышка алмаслар дип тә уйлаган. Чөнки аның бер аягы аксак иде. Кушаматы да – аксак Гариф. Тимер юлда эшләгәндә шпал төшеп, аягы имгәнгән булган. Ләкин аны сугышка барыбер алдылар. Повестка китергәннәрен дә хәтерлим. Әни белән әби төне буе сохари катырдылар. Мин дә аларны карап утырдым, ләкин арганмындыр инде, йоклап киткәнмен. Иртән уянсам, өйдә беркем юк. Әби, әни, абыйлар әтине озатырга авыл башына чыгып киткәннәр. Менә әти турында шулкадәр генә беләм. Ул өйне төзергә өлгерми калды. Аның берничә хаты килде. Бер хатында әти болай дип яза: “Без Днепр елгасы буенда ятабыз. Елгада су түгел, ә кып-кызыл кан ага. Пулялар яңгыр урынына ява, солдатлар кырыла гына”. Менә шул хатыннан соң, әти һәлак булгандыр. Чөнки аның башка хаты килмәде. Без алты бала шулай итеп әтисез калдык. Мин дуңгыз көтүе дә көттем. Көтү көткән өчен сигез кило борчак оны бирделәр. Дуңгызларны көтү җайлырак, алар суга керәләр, яталар. Аларны куасы юк. Ат, сыерларны көтү авыррак. Югары Курса мәктәбенә экскурсиягә менәсе идек. Мин анда түгел, көтүгә киттем. Урып-җыю вакытында гел ындыр табагында булдык. Минем тормышымда эш шулай башланды. Җиде класс белем алгач, Үрнәк училищесында бер ел укып, андагы ДТ-54 тракторын, бөтен авыл хуҗалыгы техникасын өйрәндем. Училищены бетергәнлеккә аттестатны кулга бирмәделәр, бер укытучы җитәкчелегендә безне Казахстанның Чирәм җиренә җибәрделәр, уңыш җыярга. Ни өчен укытучы белән, чөнки моңарчы җибәрелгән егетләрнең күбесе качып кайтканнар. Анда эш авыр, киң-киң басулар, беркем юк, авыллар юк. Безне Күкчәтау өлкәсенең бер совхозына китерделәр. Кустанайга бик якын иде. Без эшләгән басулар совхоздан утыз тугыз километр ераклыкта. 1957 нче еллар бит ул. Чирәм җирдәге эшнең иң авыр чоры. Җирне казып эшләнгән землянкага урнаштырдылар. Алдагы килгәннәрдән бер гармун калган иде, шуны уйнап, бераз ял да иттек. Комбайнны трактор эстерәп йөри. Бункер ашлык белән тулгач, машиналар алып китә. Менә шуны Мөхәммәт абый миннән гел сөйләтте инде. Безнең бригадир хохол хатыны, калганнары да украиннар иде. Уңыш җыйганда күңелле инде, елга, тау шикелле әйберләр юк, тигез басу. Караңгы төшә башлагач, агрегатлардагы утларны кабызабыз, хәзерге кичке Казан урамнары шикелле, бөтен җирдә утлар яна. Ашлыкны үлчәү дигән әйбер юк, хезмәт хакы бары гектардан диделәр. Җил булгач, анда чык төшми. Без төнлә дә озак эшли идек. Җатка алты метрлы, полотносы унике метрлы иде. Шуны эш беткәч, салдырасың да,комбайннан ераккарак яшереп куярга кирәк. Шулай булмаса, икенчеләр килеп урлый икән. Бу турыда миңа эшкә тотынганчы ук бригадир аңлатып куйды. Урлатсаң, ач каласың, диде. Бер шулай бункер тулгач, туктадым да, бушатырлар әле дип кайтып киттем. Ярар. Иртән килсәм, бункер бушаган, аллага шөкер, машинага төягәннәр икән дип шатланып, көне буе эшләдем. Ул көнне дә арыганчы эшләнде, мин барында машина килеп җитмәде, бушатырлар әле дип тагы кайтып киттем. Икенче көнне иртән карыйм, бункер чип-чиста. Мин тагы шат. Өченче көндә башка басуда эшләдем. Төнгә бункер тулып калды, иртән килсәм, ашлык шул килеш. Бушатылмаган. Мин аптырадым. Ярар, машина килде, бушаттык. Эш барышында минем бер полотно өзелде. Ремонт кирәк. Тракторчы егеткә әйтәм, син комбайнның өстенә мен дә, анда ялгый торган әйберләр бар, алып төш, дим. Үзем астан сүтә башладым. Теге егет кычкыра, Рәхим, монда акча, ди. Ничек? Соңыннан әйттеләр инде, теге вакытта төнгә калган ашлыкны аерым кешеләр бушатып алганнар да, акчасын кыстырып калдырганнар икән. Мин шулай бераз акчалы да булдым. Менә шуларны сөйләгәндә Мөхәммәт абый башларын селки-селки: “Карале, Рәхим, элек карагы да “честный” булган икән бит”, – дип көлгән иде.

Совхоз Ишим елгасы буена ук урнашкан. Елганың бер өлешендә кырыклап совхоз сыеры, аннары бераз баргач, хатын-кызлар кер юалар, чөнки бераз гаиләлеләр дә бар иде. Шул елгадан бензовоз машинасы су суыртып, безгә кырга алып килә иде. Берара бик каты бетләдек. Землянканы җилләтеп булмый бит, юеш. Бөтен киемне бензинга салабыз, кайнар суда чайкыйбыз. Шулай итеп кенә беттән арындык. Мунча бар иде, ләкин бөтен кешегә берәү генә бит инде ул. Без унөч бригада эшләдек. Гел юынып та булмый иде, чират тими. Совхозда ике фин йорты бар иде. Берсе – директорныкы, берсе – контора. Пекарня эшләде. Клуб шикелле озын бер бина бар иде. Стенасы таш, түбәсе саламнан. Ут та юк бит. Урып-җыю беткәч, комбайннарның моторларын төреп куйдык, бераз чистарттык. Шуннан мине армиягә алдылар, өйгә дә кайта алмадым. 1958 нче ел. Шулай итеп минем армия хезмәте башланды.

Бервакыт Мөхәммәт абый кайткан, ләкин каршы алырга  мин туры килмәдем. Икенче шофер каршылаган. Шуннан Сәет Газимовичка әйтә икән: “Зинһар, Рәхимҗанны җибәр, миңа башка шофер кирәкми”. Ни өчен? Чөнки теге шофер Мөхәммәт абый машинага кереп утырганнан авылына кайтып кергәнче муллаларны сүккән. Ә бит Мөхәммәт абыйның әтисе дә мулла. Аннары язучы кеше янында күп сөйләшмиләр, ул сөйләгәнне тыңларга кирәк. Мөхәммәт абый армия тормышы белән дә кызыксынды. Отпускага кайттыңмы, дип сорады. Юк, булмады мин әйтәм. Бер гөнаһым булды, дим. Мәскәүдән техникаларны тикшерергә комиссия килде. Техниканы бик яхшы итеп әзерләгән идем, шуның өчен миңа ун көн отпуска бирделәр. Ләкин мине командир икенче батальонга машина белән ике көн агач ташырга җибәрде. Шуннан соң кайтырга тиеш идем. Эштән бик арып кайттым. Кайтсам, мине постка дежур итеп куйганнар. Киттем  инде, кая барасың. Мылтык тотып басып торам. Үтереп йокы килә. Һич түзәрлек түгел. Мылтыгымны читкә яшердем дә әз генә ятып алыйм дип, йоклаганмын. Мине алмаштырырга килгән солдатлар, эзләгәннәр, мине таптылар, ә минем мылтык юк. Бу бик зур “чп” инде. Мылтыкны яшереп куйган урыннан алдым, бу турыда берәү дә белергә тиеш түгел дип сөйләшенде, ләкин Лазарев дигән солдат бер иптәшенә бу хакта сөйләгән дә, анысы командирларга җиткергән. Шулай итеп мине гаупвахтага ун көнгә яптылар. Отпуск онытылды. Бер тәүлек утырдым. Шуннан мине чыгардылар. Агач ташырга тагы машина сораганнар икән. Шулай итеп гөнаһым өчен бер тәүлек кенә утырып калдым. Армиядән кайтуга авторотага шофер булып эшкә кердем. Шул елны ук безне Норлат районына чөгендер ташырга җибәрделәр. Салдакай (бәлки дөрес язмаганмындыр, ул авыл кешеләре мине гафу итсеннәр-авт.) дигән чуаш авылы иде. Норлатка сигез чакрым. Шул авылның бөтен чөгендерен бер үзем ташып бетердем. Минем тәҗрибәм дә юк. Шоферлар иң ерак авылларны диспетчер аша сайлап алып бетергәннәр. Чөнки тонна километр җыярга кирәк. Ай ярым эшләдем. Колхоз рәисе миңа әйтте, җир башыннан эшне башла, самагон тотып килерләр, минекен генә кайтар инде дип ялынырлар, ләкин чиратсыз берсен дә төятмә. Мин нәкъ шулай эшләдем дә. Бер шофер мине өйрәтеп куйды, үз яныңа ике кеше ал. Алар синең йөгеңне кирәк вакытта кул белән тиз генә бушатырлар, диде. Норлатның шикәр заводында машиналар чираты булса, икенчерәк җиргә китеп, теге ике грузчик минем йөкне бик тиз кул белән бушатып бетерә иде. Мин шуның белән алдырдым да инде. Бервакытта да кешесез заводка бармадым. Чиратсыз бары тимерчегә генә чөгендерен төяттем, чөнки ул миңа тәгәрмәчләргә чылбырлар ясап бирде. Авылның олысы-кечесе кырда, чөгендер җыйды. Беренче эш көнен бетереп авылга кайтканда мине бригадир каршы алды. Ул – хатын-кыз иде. Янында чуаш кызлары. Исемең ничек диләр. Мин Рәхим, дип җавап бирдем. Бөтенесе дә Роман икәнсең диделәр. Шулай эшләдек. Беркөн кызлар әйтә, Роман, бүген концерт була, иртәрәк кайтырбыз. Мин ризалаштым. Төяделәр, мин заводка тапшырырга киттем. Кайтсам, клуб алдында халык. Мин кайтмыйча рәис бер генә кешене дә клубка кертмәгән икән. Ул алгы рәттә өч урын калдырган: миңа һәм минем янда эшләгән ике грузчикка. Менә безгә хөрмәт ничек иде. 4 ноябрь көнне йөк төяп Норлатка барсам, безнең машиналар җыелганнар, кайтырга диләр. Кемдер машинасын карый, кемдер башка эш белән мәшгуль. Мин эшләгән авылыма кайттым, әйберләрем шунда калды бит. Бөтенесе җыелганнар, мине көтәләр икән. Һәм миңа ялыналар, зинһар, бер генә көнгә кал, күп калмады, бетерик инде диләр. Шуның кадәр ялынуга мин түзмәдем, калдым. Бата торган бер урын бар иде, анда дизель тракторы куйдылар. Көне буе эшләдем. Тагы бетмәде. Кайттым, колхоз рәисе каршы алды. Роман, ди, яз көне авылның морҗа башы буенча чөгендерне бүлеп бирәбез, җәй буе алар шунда эшлиләр. Аларга хезмәт хакы бары шушы тапшырылган чөгендердән генә түләнә. Суыткач, чөгендер бәясе төшә, аларның хезмәте тагы югала. Шуның өчен тыңла сүземне, ди, бетерик, күп калмады бит. Шундый итеп ялына, мин бит яшь егет, бирештем, рәиснең сүзен тыңладым. Аның белән ай буе сөйләшергә җай булмаган иде. Ә монда ул зинһарлап, миңа эшнең нидә икәнлеген аңлата. Иртүк кырга барсам, бөтен кеше чөгендер өеме янында. Көндезгә тавык пешергәннәр. Аны ашадык та, тагы эшкә тотындык. Иң соңгы рейсны фонарь тотып, кузов монда диеп кычкырып торып, төятеп бетердем дә, Норлатка киттем. Шулкадәр арып кайтканмын, яттым да йокладым. Квартирада иртә белән торсам, бөтен авыл халкы капка төбенә җыелган. Шаккаттым. Чыксам, машина кузовы жум(чөгендер бардасы) белән тулы. Миңа күчтәнәч итеп авыл халкы төне буе чиләкләп жум ташыган, дүрт капчык бодай, бер капчык симәнке куйганнар. Бөтен халык рәхмәт укыды. Машинаның су, майларын карыйм дип кабинаны ачтым, урындык терәген кузгалтсам, анда шешәләр. Кайсы иске бияләйдә, кайсы оекбашка киертелгән. Самагон тутырганнар. Рәис кабинага бер капчык песок салды. Дизель тракторчысы әйтә, Роман, безнең колхоз рәисенең беренче тапкыр бүләк ясавы, ди. Ул сине бик нык сынап, карап йөрде. Алайса, килгән шоферлар хуҗалыкларга утын, печән артыннан йөреп, чөгендер кырда кала иде. Ә син алай эшләмәдең. Шуңа күрә рәис сине бик хөрмәтләде дә инде, ди. Үзең ташыган чөгендердән бу песок дип шаккатырды. Бөтен халык авыл башына кадәр җырлый-җырлый мине озатты. Мин ноябрьнең алтысында кайттым. Норлаттан мактау грамотасы да җибәрделәр. Хезмәт хакы тонна километрдан була дигәннәр иде, ә чутлаганнар тапшырылган тоннадан. Шуңа карап, безгә песок җибәргәннәр. Иң күбе миңа язылган – 58 кг. Башкаларга ун, егерме, бик күп булса, утыз биш. Мин шуның илле кгын алдым, калган сигезен калдырдым. Мөхәммәт абыйга бу хакта да сөйләдем бит инде. И, Рәхимҗан, чуашлар ничек хөрмәтләгәннәр бит сине, хезмәтеңне бәяли белгәннәр, ди. Үзе көлә.

– Рәхимҗан абый, син Мөхәммәт абыйның китапларын укый идеңме?

– Юк шул. Бер кайткан вакытта Сикертән белән Гөберчәк арасында баттык. Кызыл балчык, яңгырдан соң иде ул. Мөхәммәт абый кире Сикертәнгә кайтырга, аннары Казаклар авылы аша ат юлыннан көчкә Гөберчәккә кайтып җиттек. Ә киткәндә басу юлы җилләгәндер дип, Масра авылы аша киттек. Әллә Масра белән Казанбаш авыллары арасы, әллә Казанбаш белән Арча арасымы, хәтерләмим. Барабыз шулай кырдан. Үзәнлерәк җир, Мөхәммәт абый кисәк кенә миңа тукта, диде. Мин туктадым. Машинаның ишеген ачты да карап торды. Шуннан, әйдә кузгалыйк, ди. Кузгалдык. Ни өчен туктатуы турында сөйли башлады. Рәхимҗан, ди, мин бик авыр заманда укыдым. Тамак туймый, авылга кайтасың, анда да ашарга юк. Әни нәрсә булса да хәстәрләп биреп җибәрә иде инде. Укудан кайтканда, хәле булмагачтыр инде, шушы урынга килеп җиткәч, җиргә сузылып ятып ял итә идем, ди. И өзгәләнде шул вакытта Мөхәммәт абый, ник болай булды соң бу, ди, ник бер тапкыр да шушы юлдан кабат кайтырга уйламадым икән мин. Бу кырны тигезләп, иген чәчкәннәрдер дип уйладым бит, ди. Үкенде, өзгәләнде инде ул. Нишләтәсең? Бу сиксәненче еллар булдымы икән. Шуннан соң мин аның белән очрашмадым инде. Әгәр дә кабат очрашкан булсак, ул тагы нәкъ шул юлдан кайтуны сорар иде. Поезд килгәнче үзенең укыганда күргән михнәтләрен сөйләде дә сөйләде.

– Тагы нәрсәләр сөйләде, Рәхимҗан абый?

– Ә, юк, ул сөйләгән бөтен серне сезгә чишеп булмый шул. Мин аңа сүз бирдем бит. Шуңа күрә аның серләрен чишә алмыйм. Рәхимҗан, монда сөйләшкән монда калсын, яме, диде ул. Мин сөйләгәннәрне кулланып, Мөхәммәт абый китап язарга тиеш иде. Җитешмәде, бәлки каралама рәвешендә язган да булгандыр.

Рәхимҗан абзый зиһенле, хәтере яхшы икән. Аңа инде сиксән ике яшь тулган. Шундый булса да күңеле көр, сөйләшеп утырырга да яхшы әңгәмәдәш икәнлеген аңладым, ләкин каты төшле чикләвек булды Рәхимҗан ага. Һич ватып, серләрен чиштереп бетерә алмадык.

Халидә Габидуллина, М.Мәһдиев музее мөдире, 

Арча районы, Гөберчәк авылы.

Комментарий язарга