Журнал «Безнең мирас»

Сибгат Хәкимнең язучылар җитәкчесе булудан баш тартуының җитди сәбәбе нәрсә?

Татарстанның хакиме Фикрәт Табиев, шагыйрь Хәкимне үз янына чакыртып, язучылар җитәкчесе булырга бик каты кыстый башлый:
-  Сибгат ага, ул урынга сез генә лаек! - ди.
- Юк, Фикрәт Әхмәтҗаныч, булмый! - ди шагыйрь. - Сәламәтлек тә юк.
- Хәйлә генә бу, Сибгат абый, - ди хаким. - Кремль больницасына салабыз, дәвалыйбыз.
- Юк, юк, мин администратор түгел, - ди Хәким.
- Өйрәтербез, Сибгат абый, - ди хаким.
- Ярар, мин хатын белән киңәшеп карыйм алайса, - дип, Сибгат кайтып китә.
- Мин каршы түгел, - ди Мөршидә ханым иренә. - Зур урын, Табиев үзе дә кыстагач, риза бул, Сибгат.
Табиев Сибгатне тагын чакыртып ала.
- Ну, Сибгат ага, ризамы? - ди хаким.
- Юк, - ди Хәким. - Хатын риза түгел!
- Менә монысы бик җитди сәбәп! - ди хаким. - Алайса, берни эшләп булмый инде. Болай булгач, Ибрай Газины кыстарга туры килер!

Теги: Рабит Батулла Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру