Журнал «Безнең мирас»

Көнчелек шайтаны (хикәя)


Ире белән аерылганнан соң, егерме ел үткәч, балаларыннан авыр сүз ишетү Хәтирә ханымга йөрәгенә үткен хәнҗәр белән кадаган кебек булды.
— Әтинең безне ташлап китүенә үзең гаепле, синең көнләшүең аркасында мин әтисез үстем, апаларга да җиңел булмады. Әнә әти икенче хатыны белән ничек әйбәт итеп яшәде, ике үги улын кеше итте, 50 яшендә яшь әти булды. Ә син? 
Улы Булат, район сабантуеннан әтисе белән күрешеп кайткач, әнә шулай битәрләде әнисен. Әллә бераз гына сыра эчүдән, әллә әтисен күреп сөйләшүдән бик нык ярсыган иде ул. Кызлары Әлфия белән Гөлфия дә Булатны җөпләгәндәй, әниләрен яклап бер сүз дә дәшмәде.
...Курсташы, сөйгән яры Марат туй турында сүз кузгатканда Хәтирә медицина институтын тәмамлау алдында тора иде. Нишләп каршы булсын инде җиткән кыз?! Әниләрем нәрсә әйтер, дип юри генә ялындырган булды да шундук ризалашты, сөйгәненә ныграк сыенды. Уку алдынгысы, булачак хирург Маратны үзенә карата алуына чиксез шат иде ул. Чөнки институтта чибәр кызлар күп, ә менә Марат үзенә гашыйк булучылар байтак икәнен сизеп торса да, авыл кызы Хәтирәне сайлады. Хәтирә кара күзле, кара чәчле, тыгыз тәнле кыз. Эшкә уңган, телгә оста, укуда да сынатмады, аның яхшы табиб булачагы көн кебек ачык иде.
Ике районны гөр китереп туй ясады алар. Маратны күргәч, Хәтирәнең авылдашлары аһ итте. Вәт, ичмасам, Габдулла кызы булдырган, пәһлеван кебек егетне эләктергән бит! Җитмәсә, хирург икән, бер курста укыганнар, дип тел шартлатты күпләр. Институт тәмамлаган белгеч буларак, кияү Ватан алдында бурычын үтәргә тиеш иде. Гаиләле офицерларга армиядә начар шартлар тудырмыйлар. Хәтирәләр дә Украинада хәрби округта рәхәтләнеп яшәде. Бер ел үтүгә, кызлары Әлфия дөньяга килде. Хәрби табиб Марат һәм булачак терапевт Хәтирә кызларын туган көненнән алып икәүләп бик яратып, китап таләпләренә туры китереп бактылар.
Хәтирә үзе дә гел Маратның игътибарын, җылы карашын, мәхәббәтен тоеп яшәде. Тыныч холыклы, йорт эшләренә бервакытта да иренмәгән Марат хатынының кәефен бервакытта да кырмаска тырышты, аның сүзеннән чыкмады, бер-берсенә иптәш тә, сердәш тә булды алар.
Хәрби хезмәт срогы бетүгә, Маратның нефтьчеләр поселогында яшәүче әти-әнисе улыбыз гаиләсен алып үзебезнең янга кайта дип бик өметләнсә дә, Хәтирә ирен ияртеп үз районына кайтып эшкә урнашу ягын карады. Аларга шундук фатир бирделәр, икесен дә район җире өчен көтеп алынган кадерле белгеч иде. Маратны шундук бүлек мөдире, берничә ел үтүгә дәваханәнең баш табибы итеп үрләттеләр. Терапевт буларак тиз абруй казанып өлгергән Хәтирә икенче кызын — Гөлфияне дөньяга китерде. Әлфия инде күптән балалар бакчасына йөри. Әтисе бигрәк ярата аны. Туганыннан алып үзе коендыра, балалар бакчасыннан үзе ала торган булды. Гөлфия туу шатлык өстенә шатлык өстәде. Марат эштән арып кайтуын да онытып, кичләр буе гел кызлары белән мәш килде. Бөтен эшкә оста Хәтирә йорт-җирне дә чиста тотты, ашарга да менә дигән итеп төрлесеннән әзерләде. Тик менә инде вакытлыча дәваханә коллективыннан читләшеп, тагын да декрет ялында утырырга туры килү генә гел эчен кырып торды аның. Бигрәк тә 23 февраль, 8 март кебек бәйрәм вакытларында Маратның бәйрәм табынында катнашуына җене котыра торган булды.
— Гел катнашмый булдыра алмыйм, мин бит табиб кына түгел, җитәкче кеше, алай ярамый, — дип тынычландырырга тырышса да, Хәтирәнең күңеленә кереп үрчи башлаган көнчелек корты яшь хатынга тынгылык бирмәде. Ул даими рәвештә бер сәбәпсез иренең кабинетына шалтырата торган булды. Берәр хәйлә табып, вакытлы-вакытсыз өенә кайтып килергә мәҗбүр итте.
Хирургия бүлеге мөдире булып эшләгәндә Маратка тәүлек буе дежур итәргә, авыр чирлеләр барында бик соңарып кайтырга туры килде. Чөнки еш кына көтелмәгән операцияләр килеп чыга, яки авыруларның хәле начараеп китә. Беркөнне ире дәваханәдә тоткарланганга эче пошып, Хәтирә кат-кат аның эш бүлмәсенә шалтыратты, ләкин телефон трубкасын алучы булмады. Димәк, монда ниндидер хәл бар, мөгаен, Марат берәр җирдә күңел ачып йөридер, ә бәлки берәр нечкәбилне тапкандыр, дип үртәде яшь хатынның эченә кереп урнашырга өлгергән көнчелек шайтаны. Хәтирә калтыранган куллары белән ординаторскийның номерын кат-кат җыйды, ләкин шиген юкка чыгарырлык җавап таба алмады. Туктале, поликлиникага шалтыратып алыйм, Марат көндезләрен шунда эшли ич, дигән уй яшен сыман сызып үтте. Инде чыгырыннан чыга язган хатын поликлиникадагы хирургия кабинеты номерын җыйды.
— Алло... хи-хи-хи, хәзер җаным, ә шампанскиймы? Ә кем нас беспокоит? — дигән хатын-кыз тавышыннан Хәтирә өнсез калды.
Димәк, аның ире, иң ышанычлы кешесе, балаларының әтисе, эштәмен дип алдап, поликлиникада хатын-кызлар белән кәеф-сафа корып утыра!
Хәтирә тиз генә өстенә элде дә, бишектә йокыдан уянып елап җибәргән баласына да игътибар итмичә, дәваханәгә йөгерде. Яңгыр пыскаклап торган караңгылык та, якында гына абалап өргән этләр дә куркытмады аны. Менә бер такта башына абынып, тайгак юлга барып төште ул. Тезе бик нык авыртканын, терсәге сыдырылганын да сизмәде. Бераз өс-башын каккалады да тагын йөгерде.
Яшь хатынның инде йөрәгенә кереп урнашкан һәм үз теләгенә ирешә барган көнчелек шайтаны тантана итә иде ул мизгелләрдә.
— Чиста суга чыгарам мин сине, адәм актыгы. Ялганчылыгың дөньяга фаш булачак. Шикләнүем юкка булмаган икән. Белгән идем мин аны, сизгән идем, — дип, яшенә төелә-төелә, такмаклады ул.



Язилә Сафина


Дәвамы бар


Фото: pixabay

Теги: Язилә Сафина Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру