Журнал «Безнең мирас»

Язгы күлдәй күңелем мөлдерәмә

Язгы күлдәй күңелем мөлдерәмә,
Ил сакларга озатам улымны.
Күзләренә йотылып карыйм аның,
Иңнәренә куеп кулымны.



Кошчыккаем үскән ояcыннан
Очарга дип, канат кагына,
Ә күңелем минем бүген аның
Сабый чагын өзелеп сагына...


Мин бит аны әле кайчан гына
Алып кайтып, бүлмәм түрендә
Басып тордым, кысып күкрәгемә...
Хәтеремдә әле бүген дә,
Тордым, бәхет кошы тоткан кебек,
Кая салыр урын табалмый,
Йодрык кадәр генә сабыемны
Кочагымнан аерып алалмый.


Бөтен өметем, бөтен яшьлек бәхетем
Сыйган иде шушы төргәккә,
Ул йоклады, татлы тыны белән
Ләззәт биреп минем йөрәккә...


Сулышлары - тылсым җиле иде,
Елмаюы - аяз таң иде.
Чыңлап көлүләре бар дөньяма
Бәхет вәгъдә иткән чаң иде.


Мин үзем дә көлдем аның белән,
Аның белән тәпи атладым.
Аның белән кабат, сөенә-сөенә,
Тукай шигырьләрен ятладым...


Бүген менә озатам... ил сакларга,
Ни арада үсеп буй житкән?!
Сөлек кебек сылу егет булган,
Үткән гомер - аккан су икән...


Күзләренә йотылып карыйм аның:
- Хат язарга берүк онытма.
Беренче кат тәпи атлап киткән
Туган җиргә күңелең суытма.


Исән-имин йөреп, сау кайт, улым,
Олы сынау сиңа бу юлың.
Ирмен дигән егет сер сынатмас,
Өметемне акла, күз нурым.


Язгы күлдәй күңелем мөлдерәмә,
Бер сөенәм бүген, бер янам.
Ватаныма солдат булса да ул,
Йөрәгемә сабый шул һаман...


Резеда Вәлиева
Фото: pixabay

Теги: Резеда Вәлиева Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру