Рәдиф Гаташтан яшьлегенә хат

Мин күрергә телим сине —
мине аңламаганнарның беренчесен!
Аңламаганын да яшермичә,
алдамаганнарның беренчесен!

Ə ни өчен?
Җанда яра булып калгансыңмы?
Сызлап,
һаман сагындырасыңмы?
Күңел моңнарымны тик син
сабый йокысыннан уяталгангамы?
Әллә
үзең шул моңнарда калгангамы?
Минем ялгышларны,
кыен язмышымны
әллә каян,
алдан күрә алгангамы?
Шуңа, качып,
юл башында калгангамы?

Мин күрергә телим —
мине,
ахры, аңлый алганнарның
беренчесен:
тыныч бәхетеңә кагылмыйча,
сиңа рәхмәт әйтеп бары,
кире китү өчен! —
Мин күрергә телим сине…

 

Рәдиф Гаташ

Фото: pixabay

Комментарий язарга