Яшәү сере

Тормыш шулай яратылган: «Килүләр бар җиргә, китүләр…» Алай булмаганда тормышның яме, яшәүнең тәме булмас иде. Бер дә юкка гына шагыйрь мондый юллар да тудырмас иде:
Килгән китә!
Без дә бер китәрбез
үзебезне үзебез аңламыйча.
Китапларында басылмаган әлеге шигъри юлларны күренекле татар шагыйре Кадыйр Сибгатуллин язып калдырган. Шигырьнең исеме үк «Бөек сер» дип атала. Кайсыбыз, яшәү серенә төшендем, диеп зурдан кубып әйтә ала. Юк, юктыр андый кешеләр.

Шигырь мине уйланырга этәрде: үзен-үзе аңлап яшәр өчен күпме гомер кирәк икән адәм баласына?

Ә бит шагыйрь безгә болай ди:

Туа кеше.
Озак яши кеше.
«Озак яши», – диме…

Шагыйрь фани дөньяда 52 ел яшәп калды. Күпме бу? Уйлап баксаң –күп тә кебек, аз да. Тукта!.. Мин сабыең да шул яшьтә икән ләбаса. Әйе, үземне сабый, дип атадым. Күңелем сабыйлыктан чыкмаган, әйтерсең лә әле кичә генә тормыш тәмен белеп яши башладым. Ә шагыйрь инде бу яшьтә, үзен-үзе эзләп, бары тик иҗат итеп, күпләгән шигъри юллар калдырып, бакыйлыкка күчә. Һәм, барчабызны уйланырга этәреп, тормышның һәр мизгеленнән мәгънә табып яшәргә өндәп, мәңгелек шигырьләр калдыра:

Яшәргә, дип кенә тудырылган
Гомере бар
кеше яши генә.

Шагыйрь тормышта уйчан, хисле, серле кеше иде. Аз сүзле, ләкин һәрбер сүзе төпле, уйланылган, зур мәгънәгә ия. Ул сөйләгәндә дә шигъри юллар белән сөйли, колагымда шулай яңгырап тора. Аның истәлекләренә мөрәҗәгать итәбез икән, мондый юлларга тап булабыз: «Беренче шигыремне хәтерләмим, табигый, ул беркайчан да басылмагандыр. Ләкин ышанам: ул – минем уйнап үскән песи баласы, урамыбыздагы каз бәбкәләре, өебезнең ишек каты почмагында минем бишмәт итәген чәйнәп аптыраткан бозавыбыз турында булгандыр».

Кадыйр Сибгатуллин гигант төзелешләр чорында Балык Бистәсеннән килеп, гомеренең соңгы елларын Чаллыда яшәп иҗат итеп киткән шагыйрь. Ул бу хакта горурланып менә болайрак язып калдыра:

…Белми кеше кайда югалтасын,
белми кайда нәрсә табасын.
Гомеремнең бер өлеше булып,
язмышыма кереп каласың.
(«Мәләкәс буе»)

Үзе төзегән шәһәргә горурланып, аның тарихын сурәтли, соклангыч поэ­малар тудыра:

Яши Чаллы,
Замананы аңа
Алып керә Тукай пар атлары!
(«Хыял»)

Кадыйр Сибгатуллин яңа калада бары тик 16 ел яшәде һәм гомер юлының соңгы битләрен язды. Аларда үткәнне, бүгенгене, киләчәкне чагылдырырга омтылыш көчле.

Гомерен кеше өчкә бүлеп яши:
Киләчәге,
бүгене,
үткәне.
Киләчәктә килер, диеп ышана
үткәннәрдән үзенең көткәне,

– дип яза шагыйрь «Бер ноктада» исемле шигырендә, аннары болай дәвам итә:

Үткәннәрен кеше сагынмаса,
үткәннәре аның юк, димәк.

Шагыйрь Кадыйр Сибгатуллинның үткәне матур. Ул – татар шигърияте тарихында бай мирас калдырып киткән олы шәхес. Иҗатын барлау бүгенгәчә тынып тормый. Шагыйрь архивында калган урысча тәрҗемәдәге шигырьләрен туплаган «Осенняя весна» (1999) һәм әдип исән чакта дөнья күрмәгән шигырьләрен эченә алган «Әйтте шагыйрь» (2002), сайланма әсәрләреннән генә төзелгән «Бер ноктада» (2007) исемле күләмле китаплары басылды. Тормышы һәм иҗаты турында тулы библиографик мәгълүматларны туплап, «Биобиблиографик күрсәткеч» китабы (2009) бастырып чыгарылды. Шагыйрь иҗатына багышланган рес­публика күләмендәге фәнни-гамәли конференция үткәрелде һәм аның материаллары аерым җыентык булып дөнья күрде (2007), язучы, шагыйрь, филология фәннәре кандидаты Факил Сафинның «Шигырьләрнең кирәк чагы» исемле монографиясе басылып чыкты (2011), «Нурлар суга төшә сынып-сынып…» (2012) дип исемләнгән истәлек-хатирәләр китабы да укучыларга килеп иреште.

Шагыйрь иҗаты бер генә укучыны да битараф калдырмый, чөнки әсәрләренә Җир, галәм, кешелек язмышы, тормыш-яшәеш турындагы уй-тойгылары салынган. Без кайтып-кайтып аның шигырьләренә текәләбез:

Еллар үткән.
Мең еллар да үткән.
Миллион еллар шулай үтәр тагын…
Ачылыр, дип Бөек Яшәү Сере –
Һәрбер кеше әле көтәр тагын.

Роза Хәмидуллина, Муса Җәлил исемендәге Чаллы шәһәр үзәк китапханәсенең бүлек мөдире, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре

Комментарий язарга