«Яшәү барыбер кызык»

Беренче карашка җиңел тоелса да, чынлыкта күп хезмәт, ихтыяр көче, тырышлык таләп итүче һәм, шул таләпләр үтәлгәндә, гаять югары дәрәҗәгә җитә алган җырчы хезмәтендә булуыма да кырык елдан артык гомер узган.

Егерме җиде ел Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры солисты, өч дистә елдан артык эстрада җырчысы, унбиш ел Татарстан Республикасы фольклор музыкасы Дәүләт ансамбленең, биш елдан артык Татар дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе, Казан (Идел буе) федераль университеты профессоры – бер-берсенә үрелеп барган бу хезмәт-вазифалар чылбыры тулаем җырдан үрелгән.

2014 елда дөнья күргән «Яшәү барыбер кызык» дип аталган җыентык та – күңелемдә туган көйләрне профессионал татар шагыйрьләренең шигырьләре белән «ярәштереп» туган җырлардан тупланган басма. Җырларның язылу вакытлары, тарихлары төрле, ләкин милли моңы, аһәңе, татарча бормалары уртак. Ихлас күңелдән чыккан моң гына чын тыңлаучысын таба. Бу җыентыкка кергән җырлар тамашачы алдында күп тапкырлар башкарылган, бихисап алкышлар җыйган, яратылган. Аларны акка кара белән язып китапка төшерү – тарихта тагын да озакка калдыру өчен бер мөмкинлек һәм минем өчен бик тә әһәмиятле, дулкынландыргыч, шул ук вакытта үз алдыма куйган сорауларга җавап табу һәм дә максатыма ирешүнең бер үрнәге дә. Максатка ирешү дип, мин вокал укытучысы буларак, яшь җырчыларны үстереп халыкка тәкъдим итүне атыйм.

Милләтебезнең профессионал җыр мәктәбенә нигез салучы композиторларыбыз Солтан Габәши, Салих Сәйдәшев, Мансур Мозаффаров, Нәҗип Җиһанов, Рөстәм Яхин, Әнвәр Бакиров традицияләрен дәвам итү, халык көйләренә аваздаш җырлар, романслар язу, аларны яшь башкаручылар иҗаты аша киң тамашачыга җиткерү безнең көннәрдә бик мөһим. Ләкин «татар җыры» атамасын бүген талымсыз такмакларга, көйләре, сүзләре ягыннан камил булмаган кыс­ка гомерле «әсәр»ләргә карата да кулланалар. Гомерен профессионал җыр сәнгатенә багышлаган һәркемнең бу хәлгә йөрәге әрни, күңеле сыкрыйдыр. Җыр сәнгатендәге әлеге хаос белән көрәшүдә мин сайлаган юл – профессионал шигырьләргә профессионал музыка иҗат итү һәм аларны профессионал башкаручылар аша тыңлаучыга җиткерү. Җырлар шул нисбәттән чыгып иҗат ителде. Алар фортепиано белән җырлар өчен дә профессионал музыкант Ильяс Камал, композиторлар Эльмир Низамов, Юлия Бек тарафыннан эшкәртелделәр һәм ноталы басма буларак, җыр сөюче тамашачыга тәкъдим ителде. Вокал ягыннан чыгып караганда, җырлар башкару өчен бик уңайлы, «диапазон», «тесситура», «ритмик сурәт», «көй агылышы» дигән музыка таләпләренә туры килә торган. Әлеге китап урта һәм югары музыка белеме бирә торган уку йортлары өчен алыштыргысыз укыту әсбабы да була ала.

Җырның сүзләре, шагыйрьләрнең профессионал дәрәҗәсе минем өчен һәрчак мөһим булды. Ә бит җыр текстларына салкын карау яисә бөтенләй битараф булу безнең заманда гадәти күренешкә әйләнде. Көйчеләрнең, башкаручыларның, нәтиҗә буларак, тыңлаучыларның да игътибарын күпкырлы фәлсәфи, тәрбияви патриотик кимәлдәге шигърияткә юнәлтү бик мөһим.

«Яшәү барыбер кызык» җыентыгына кергән җырлар арасында Мөдәррис Әгъләмовның «Кеше без» шигыренә язылган җыр бар. Ул инде Татарстан Республикасы фольклор музыкасы ансамбле тарафыннан күп тапкыр башкарылды һәм тамашачы мәхәббәтен яулады.

Кырларда кар гына,
Сукмаклар тар гына,
Юлсыз җир, юл салып
Бар гына.

Юлда бу кичебез,
Бар, димәк, эшебез.
Эз калсын – шуңа да
Кеше без!

Юлларда каты бар,
Кемнәрнең аты бар.
Юлыңны югалтсаң,
Ояты бар.

Бу сүзләрдә халкыбызның ирексез һәм шул ирекне даулаган еллары да, юлыңнан тайпылмый барырга, кеше булуыңны онытмаска чакыру да үтемле әйтелгән.

Су буенда баш иярләр
Сыгылма таллар сиңа.
Алларыма там диярләр
Тал кебек ярлар сиңа.
Ярларыңны ятим итмә,
Талларыңны ятим итмә,
Туган җиреңнән китмә.

Туган илдән аерылмаска Гамил Аф­зал­ның бу шигыреннән дә көчлерәк өндәп буламы… Әлеге гаҗәеп шигырьне салмак көйгә салдым.Туган яктагы талларның сакау шавы, талгын инеш агышы, сызылып килгән таң тынлыгын бозмаслык аһәңгә ия булырга тиеш иде ул көй.

«Хөрмәтле җырчы дустым! Син бик авыр, әмма да ләкин бик тә ләззәтле, күп ихтыяр көче, тырышлык таләп итүче, шул ук вакытта дәрәҗәле дә хезмәт сайлагансың. Мин ул юлдан уздым, әле дә барам. Үз халкымның мәшһүр җырчыларының дәвамчысы буларак, бу эстафетаны сиңа тапшырасым килә». Китапка кереш сүземдә әлеге басманы кулына алган яшь җырчыларга мөрәҗәгатем шулай башлана. Яңа буын җырчыларына, әлбәттә, җырчы буларак камилләшүләрен, югары вокал, матур җырлау ( bel canto) мәктәбен узуларын телим. Әлеге мәктәп нигезендә белем алган өлкән буын җырчыларыбыз – Азат Аббасов, Зөләйха Хисмәтуллина, Фәхри Насретдинов, Нияз Даутовлар салган җырлау техникасы бар!

Татар халык җырларында яңгырый торган милли аһәңне, музыка телендә «мелизм» дип аталучы бормаларны җиренә җиткереп башкару, шулай ук дөрес сулыш алу, тынга таянып җырлау, җыеп әйткәндә, дөрес вокал белеме таләп итә. Рәшит Ваһапов, Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Таһир Якуповлар мәктәбе бу.

Кызганыч ки, соңгы елларда без профессионал җырлаудан шактый читкә тайпылдык. Әмма юнәлешне үзгәртергә, җырны профессионал юлга борырга соң түгел әле. Бу юнәлештә үзен хөрмәт иткән һәр иҗатчының хезмәт куюы кирәк. «Яшәү барыбер кызык» җырлар һәм романслар җыентыгы – җырчыларга профессионал кимәлдәге җырлар тәкъдим итү юнәлешендә шундый бер талпынуым.

Уйна, йөрәк, бары тормыш көен,
Кылларыңны сузып,
Кичерәсе мизгелләргә сөен,-
Яшәү – барыбер кызык!

Яңа туган таңны котлап киләм,
Кулларымны сузып,
Авырлыклар, сабырлыклар белән –
Яшәү – барыбер кызык!

Яшәвемнең төп мәгънәсе булган ҖЫР! Синең алдыңда башымны иям һәм сиңа хезмәт итүем белән горурланам. Син дә минем белән горурланасыңдыр, дигән өметем бар…

 

Комментарий язарга