Ярый әле…

Ай болытка туңып ябышкан чак.
Аяусыз кыш безнең якларда.
Егылды кош
канатлы боз булып,
Очып барган төштән
Ак карга…

Зәмһәрирле кышта бичара кош
Ярый әле сиңа юлыкты —
Бияләең салып,
Бичараны
Учларыңа алып җылыттың.

Сулышларың белән терелттең син,
Уянды кош… какты канатын!
…һәм сискәнеп,
Тетрәп куйды йөрәк —
Нәкъ шул мәлдә сине яраттым.

Азмы кичтек гомер зәмһәрирен!
Без дә төштек туңып биектән —
Йөрәгемне,
Учларыңа алып,
Тик син булдың мине терелткән.

Авыр чакларымда
Юаттың син һәм
кышларда туңган кош сыман
Сулышыңнан канат какты йөрәк
Синең җылы, нәни учыңда.

Һәм без ачтык табигатьнең серен —
Безнең җаннар җирдә бер икән!
Бу ярату гына түгел бугай…
Сөям,
димәк, мин кош терелтәм!
Сагынганда
шул кош белән бергә
Төшләремә килеп керәсең:
«Яшә!.. Яшә!..» — диеп,
Үрсәләнеп
Нәни кошка сулыш өрәсең.

Карашларың,
Сулышларың белән
Бар дөньямны минем җылыттың —
Бу ярсулы дөнья уртасында
Ярый әле сиңа юлыктым…

 

Зөлфәт

Фото: pixabay

Комментарий язарга