Журнал «Безнең мирас»

Ярты гасыр элек – татар мәктәбе

4 февраль, 1966 ел.Бауман урамындагы Матбугат йорты. Язучыларның проза секциясе. Утырышта, язучы халкыннан тыш, галимнәр белән журналистлар да катнаша (барлыгы 60 кеше).Беркетмәне секция сәркатибе Мәдинә Маликова алып бара.Секция җитәкчесе Атилла Расих утырышны ачып җибәрә:
– Безнең каршыбызда – Татарстан мәгариф министры иптәш Мирза Мәхмүтов. Аңа сүз бирәбез.
Мирза Мәхмүтов:
– Мин махсус әзерләнеп килмәдем (министр шулай дисә дә, саннар-цифрлар белән дәлилләп чыгыш ясавына караганда, аның бирегә ныклап әзерләнеп килгәне күренә. – Л.Л.). Шулай да сезне кызыксындырган сорауларга җавап бирергә тырышырбыз. Мәктәпнең бурычы нәрсә? Элек белем бирү һәм коммунистик караш тәрбияләү дигән бурыч куелган иде. Хәзер бу бурычның берьяклы булуын күрдек. Хәзер бурыч: яшь буынга белем бирү, коммунистик караш тәрбияләү һәм фикер йөртү сәләте үстерү. Соңгысы булмаса – тәрбия үз максатына ирешә алмый. Элек без яшьләрне фикер йөртергә өйрәтмәгәнбез. Без бу бурычны куеп, үтәргә өйрәнеп йөрибез. Бу ансат эш түгел. Безнең педагогикада балаларның фикер йөртү сәләтен танып белү һәм үстерү буенча фәнни теориябез юк дәрәҗәсендә. Безнең үзебезгә практик эштә теориясен дә хасил итәргә туры килә. Берничә кеше Казаннан һәм Мәскәүдән шушы теория белән шөгыльләнә. Шулай итеп, бурыч: 1) коммунистик тәрбия, 2) ныклы белем, 3) мөстәкыйль фикер йөртү.Бездә 3460 мәктәп, шул исәптән 27 интернат-мәктәп, 60лап махсус мәктәп бар. 70 мең бала балалар бакчасына йөри. 56 % мәктәпкәчә балалар дигән сүз. 618 мең укучы укый. Татарча 127 мең бала укый иде 1958 елда. Ул елны «Мәктәпләрне үзгәртеп кору» дигән закон (1958 елның декабрендә СССР Югары Советының «Об укреп­лении связи школы с жизнью и о дальнейшем развитии системы народного образования СССР» дигән законы турында сүз бара. – Л.Л.) чыкты. Анда, 19 статьяда, балаларны нинди телдә укыту ата-ана теләгенә куелган. Мондый закон башка илләрдә элегрәк чыкты. Мин 1964 елда Тайландта булдым. Анда мин бу турыда белдем: мәсәлән, Һиндстан, Бирма, Әфганстан, Цейлон. Мондый закон тормыштагы объектив хәрәкәтнең чагылышы гына. Революциягә чаклы ук күп татарлар балаларын русча укыталар иде һәм соңга таба бигрәк тә Казанда мондый хәл күбәйде. Дөрес, башка өлкәләрдә, бигрәк тә татар мәктәпләрендә өлкән классларда русча укыталар. Ата-аналар күпчелек очракларда балаларын русча укытырга тели. Бу хәрәкәт 1960-1963 елларда көчәйде, хәзер бераз басылды. Ирек булгач – теләк бераз басылды. Шушы елларда татар мәктәпләренең бер өлеше русча укытуга күчте. Төрлесе булды: кайберсе өлкән классларда, 5 нче класстан яисә беренчедән үк. Кайбер мәктәпләрне, укытучылар җитмәгәнлектән, кире татарчага күчерергә туры килде. Әйткәннәргә карамастан, татар мәктәпләре шактый ныгыды, материаль базасы үсте. Казанда 1959 елда 4 урта, 8 җидееллык, 7 башлангыч мәктәп бар иде. Хәзер тагын бер татар интернаты эшли башлады. Яңа Бистәдәге мәктәп яңа дүрт катлы бинага күчте, барлык кабинетлар һәм җиһазлар бар. Без Академиядә милли мәктәпләр бүлегенең филиалын ачтык. Галимнәр тикшерү эшләре алып бара. 26 нчы урта мәктәпне алыйк. Биналары яхшы, заводта укучылар практика үтә. Директор – педагогия фәннәре кандидаты. 110 нчы мәктәп – Киров районындагы зур бинада, яхшы мәктәп. 80 нче мәктәпнең микрорайоныннан күп татарлар яңа районга күчеп китте. Хәзер биредә катнаш мәктәп.
Кичке мәктәпләр бар. 22 нче кичке мәктәптә татарча 720 кеше укый. Мәктәпләрне яңартканда читен мәсьәләгә юлыктык – кешеләрне сайлау. Мәктәпнең эше кешеләргә бәйләнгән. Яңаны аңлау кыен булды кайберәүләргә. Хәзер мәктәпләрдә директорлар югары белемле, тәҗрибәле. РОНОларда да шулай. Кадрлар яхшы хәзер. 4 ел элек Казанда махус интернат-мәктәп ачылды. 18 нче мәктәпне Жилплощадка тирәсенә күчердек тә, торак салып, интернат иттек. Аннары Ленин районында 960 урынлы яңа уку йорты салдык. Хәзер анда 612 бала татарча укый. Анда бик иркен. Аны татарлар өчен үрнәк үзәк итеп кормакчы булабыз. Анда 4 кабинет, 4 кинопроектор, радиоузел, телевизор, 4 магнитофон һ.б. бар. Программалаштырган укытуны башлыйбыз гына әле, бу дөньяда яңа нәрсә. Башка республикалардан килгән кешеләр безнең бу эш белән бик кызыксына. Без кешеләрдән артта калып бармыйбыз.
Авыл җирендә мәктәпләрне эре­ләндерергә тырыштык, шунлыктан мәк­тәпләрнең саны бераз кимеде. 3540 иде – 3460 булды. 127 мең (1958 нче елда) – былтыр 192 мең иде. Шушы 7-8 ел эчендә татарча укучы балаларның саны шактый артты. Татар мәктәбе ныгый, алга бара. Ел саен колхозлар исәбенә 150-160 мәктәп салына. Былтыр сафка баскан 147 мәктәпнең 34е – типовой, кирпечтән. Яртысы – татар мәктәбе. Кайбер елларда татар мәктәпләре күбрәк салына: Әлмәттә, Сарманда, Балтачта һ.б. Төзүчеләр җитми. Әлмәт районында, Тайсуганда 8 еллык мәктәп: таш бина, 16 класс бүлмәсе, кабинетлары, электростанциясе һ.б. Әтнә мәктәбен алыйк, урта мәктәп салынды. Татар теле һәм әдәбияты кабинеты да бар. Әтнә мәктәбендә былтыр 11 классны 69 кеше тәмамлап чыкты. 17 кеше ВУЗга, 3 кеше училищега кергән. Шәмәрдән мәктәбе. 3 сменалык мәктәп, русча укыйлар. Химия институтына керәләр. Кенәр татар интернат-мәктәбендә укыту эше бик яхшы оештырылган. Яңа Кәшердә – 330 кешелек бик яхшы интернат-мәктәп салдык. Азнакайда 500 кешелек интернат мәктәп бар. Апакайда 320 урынлы таш бина, укытучылар өчен 8 фатирлы 2 катлы йорт, 100 кешелек интернат салдык. 12 кабинет бар.
Республикада 32 мең укытучы, 1051е югары белемле. 14 меңе татар укытучылары. 2 меңе катнаш мәктәпләрдә, русча да укыталар.
Татар мәктәбендә русча укыту мәсьәләсе – бик авыр мәсьәлә. Безнең максат – бик әйбәт итеп рус телен өйрәтү. Соңгы өч елда татар мәктәпләреннән күп кенә кешеләр ВУЗларга керә. Азнакайда Ибраһимов дигән укытучы бар иде. Ул аерым балалар белән дәрестән соң да калып эшли иде. Ул укыткан бер бала математика олимпиадасында җиңеп чыкты һәм Мәскәү дәүләт университетына керде. Балалар арасыннан сәләтлеләрен сайлап алырга тырышабыз. Шулай ук укытучыларны да, директорларны да үстерергә тырышабыз.
Кайбер иптәшләр татар теле һәм әдәбиятына дәресләр кими дип үпкәлиләр. Әмма положение үзгәрә тора. Унберьеллык мәктәпне унъеллык итәбез. Гомер үтә – белем арта, ә уку срогы бер үк.
Татар теле һәм әдәбияты
1-4 классларда 5-8дә 9-11дә
1958 елда 35-30 16 4
Хәзер 30-26 16 5
Эш сәгатьтә дә түгел бит. Соңгы елларда татар теле һәм әдәбияты буенча яңа дәреслекләр эшләргә туры килде. Былтыр, ниһаять, «Әлифба» чыкты. Яхшы булды ул. Татар теле һәм әдәбияты дәреслекләренең сыйфаты яхшы түгел. Галимнәребез, язучыларыбыз моның белән бик кызыксынмый ахры. Дәреслек начар булгач, матур дәрес биреп булмый. Дәреслекнең әһәмияте зур.
Сораулар:
Халитов (Гали?):
– Татарстаннан тыш булган татар мәктәпләренең хәле, аларга мөнәсәбәт, алар белән бәйләнеш ничек?
Ибраһим Нуруллин:
– Рус телендә укытуга күчү татар мәктәпләренең нинди нәтиҗәгә...
Фатих Хөсни:
– Укыту ата-аналарның ихтыярына карый һәм шуның белән үлчәнә дигән закон стихийностька юл куймыймы һәм бу закон яңадан карауны сорамыймы? Укытучыларның үзләрен мөстә­кыйль фикер йөртергә өйрәтәсезме?
Госман Бакиров:
– Якын елларда башлангыч мәктәп 3 еллык була диләр? Ни өчен?
Галимҗан Латыйп:
– Рус мәктәпләрендә татар балалары өчен аерым дәрес кертелә. Әмма анда теләгән бала гына укый, ирекле куела бу. Ни өчен бу ирекле куелган?
Зәки Нури:
– Татар телен укыргамы-юкмы дигәндә, бала ихтыярына куела, ә нинди телдә укыту ата-ана ихтыярында?
Мәхмүт Бөдәйли:
– Татар һәм рус мәктәпләрен бетергән кешеләрнең ВУЗларга керү мөмкинлекләре ничек?
Нәкый Исәнбәт:
– Ни өчен бер мәктәптән химик ВУЗларга, икенчедән ветинститутка керәләр?
Атилла Расих:
– Татар теленә һәм әдәбиятына мәхәббәт ничек тәрбияләнә?
Җавап:
Мирза Мәхмүтов:
– Читтәге татар мәктәпләренең бер өлеше, урта мәктәпләрнең күбесе русча укуга күчкән. Читтә 300 меңнән артыграк бала татарча укый. 100 меңнән артыгы – Башкортстанда. Без конференциягә аларны чакырдык, алар да чакырганнар. Әмма планда татар мәктәпләре телгә алынмаган. Башкортстанда башкорт мәктәпләреннән татарныкы күбрәк. Ел саен ике-өч төркем читтән килгән татар укытучыларын курсларда укытабыз.
Укытучыларны мөстәкыйль фикер йөртүгә бик күп өйрәтәбез, әмма аз тикшерәбез ахры. 7-8 бригада озакламый чыгып тикшерәбез. Конференциядә мең дәрес күрсәттек. Мәктәпләрнең барысын да күтәрергә тырышабыз. 320 терәк мәктәп бар. 99нчы мәктәптә фәнни эксперимент алып барабыз. Казанда – 30 терәк мәктәп. Бездә укытучыларның белемен күтәрү институты бар. Анда ел саен җәй көне 6 мең укытучы укый.
Милли мәктәпләр филиалы бар бездә. Бездә русча укытуга күчкән мәктәпләрнең хәле тикшерелә, өйрә­нелә. Ярдәм кирәгенә ярдәм итәбез.
ВУЗларга керү мәсьәләсе белән шөгыльләнүче юк. Данныйлар ел саен җыела, чаралары мәктәптә күрелә. Биредә тагын балаларны мөстәкыйль фикер йөртүгә өйрәтү дигән мәсьәлә килеп баса. Методикабызның, укыту системабызның гаебе бар, кимчелеге бар: мөстәкыйль фикер йөртергә өйрәтмибез. Моны үзгәртү җиңел түгел. Проблемалы укыту да каршылыкка очрый. ВУЗга керү мәсьәләсе – катлаулы мәсьәлә.
Күпчелек теленнән файдалану, ул телгә күчү – объектив закончалык. В.И.Ленинның бу турыда сүзләре бар: «Экономик мөнәсәбәтләр күпчелек теленә күчәргә мәҗбүр итәчәкләр». Мисал: Әлмәт, Бөгелмә. Бу башка рес­публикаларда да шулай. Һиндстанны алыйк. Без хинди-урду әлифбасын Неруга бүләк иттек. Ул дулкынланды. Анда 70 милләт яши, уртак тел – инглиз теле. Бенгалиядә мәктәптә атнасына 1,5 сәгать милли чикләнгәнлек сизелә. Аралашу чарасы булырга тиеш.
Фатих Хөсни:
– Үз телләрен онытмасыннар иде.
М.Мәхмүтов:
– 19 статья ул дөрес. Аны тормышка ашыру – икенче мәсьәлә. Без бик сак булырга тиеш. Беренче чиратта коммунистик караш тәрбияләү, белем бирү, фикер йөртүгә өйрәтү.
Кешелек дөньясының белеме арта, уку срогы кала. 1-4 классларда материал хәзерге заман баласы өчен җиңел. Методиканы үзгәртсәк, элекке 4 еллык материалны 3 елда биреп була. Ләкин милли мәктәп мәсьәләсе бар. Бәлки, кайбер мәктәпләрдә әзерләү группалары ачарбыз.
Татар балалары татарча белергә тиеш. 60-61дә рус мәктәбендә татарча укыту юк иде. Без ул планны үзебез уйлап чыгардык. Татар телен укыту шул ук 19 нчы статья нигезендә – ата-ана ирегендә. Бала ирегендә – түгәрәкләргә йөрү. Быел 10 мең бала рус телендәге мәктәптә татар теле укыйлар. Кайбер рус балалары да укыйлар. Татар телен өйрәнү өчен русча дәреслек юк, сүзлек юк. Рус мәктәбендә татарча укыту башланып китте.
Татар мәктәпләреннән укып чыккан балаларның ВУЗга керү проценты кимрәк. Рус теле тота. Кайбер укытучылар татарча да керү имтиханы кабул итәләр. 61 елда 27% ВУЗда татар студентлары, хәзер 33% татар студенты.
Татар теленә мәхәббәт мәсьәләсе. Һәр укытучы үз фәнен яраттырырга тырыша. «И туган тел, и матур тел», – дип Тукай гына язды бит. Кайсыгыз татар теленең матурлыгын ачып салды? Нинди укытучы образы тудырдыгыз? Мәктәпне күрсәткәнегез бармы? Сез безгә ул азыкны әледән-әле биреп тормасагыз, без элек язганнар белән генә канәгатьләнеп калачакбыз. Ә хәзерге тормыш кая? Балалар бакчасына алырлык китаплар аз. Күбрәк языгыз. Без рус балаларын татар халкының тарихы белән таныштыруны мәҗбүри итеп куйдык. Ләкин безгә материал кирәк. Әйтик, русча укыйлар, ди мәктәптә. Татар теле фән булып кала. Халык турында русча язучы бармы? Юк. Дөрес, язучылар мәктәпкә йөриләр. Ләкин азык та бирегез. Без Газинурны беләбез. Ә кая безнең тарихи романнарыбыз? Юк бит. Алар бик кирәк әйбер. Ә татар телендә фантастик әсәрләр? Юк. Безгә бергә эшләргә кирәк. Зелёный Долда яшьләрнең математик мәктәбе бар. Ә татар теле мәктәбе юк, татар әдәбияты мәктәбе юк. Әллә соң профессорлар юкмы? Сездән бик зур ярдәм сорыйбыз. Дәүләт бик күп акча бирә, яңа мәктәпләр ачабыз, техниканы бирәбез. Кешеләр белән эшләргә кирәк – галимнәрнең, язучыларның, интеллигенциянең яр­дәме кирәк. «Казан утлары» журналында укучылар, укытучылар өчен нигә бер бүлек ачмаска? Укучыларыбыз бар, халык укый. Татар халкы татарча күп укый. Әдәбият аз, җитми. Мәктәпләр өчен сәхнә әсәрләре юк. Сезнең ярдәмегез бик кирәк. Сез бу мәсьәләне җыелышыгызда аерым тикшерсәгез иде. Татар мәктәбендә татар теле һәм әдәбиятыннан имтихан бар, рус мәктәбендә – юк. Болай да перегрузка бик зур.
19 статья – бөтенсоюз законы.
Дербышкида яңа мәктәп салына. Элекке рус мәктәбен татарларга бирәбез.
Сорау:
– Татар әдәбиятыннан уку фильмнары чыгамы?
М.Мәхмүтов:
– Хәзергә бездә телевизион дәресләр бирелә. Фильм эшләү безнең кулдан килми әле. Татар әдәбиятыннан да телевизор буенча йомгаклау дәресе үткәрергә кирәк. Былтыр мең ярым пластинка эшләтеп җибәрдек. Анда татар музыкасы язылган.
Сорау:
– Орфографияне эзгә салу буенча чаралар күреләме?
М.Мәхмүтов:
– Без бу мәсьәләне мәктәптә тикшерәбез.
Зәки Нури:
– 1. Класстан тыш уку өчен тәкъдим ителгән әсәрләрне туплап, китап итеп чыгару. 2. Язучыларның биографиясен, портретларын җыйган китап чыгарырга, яисә аерым фотолар итеп таратырга. 3. Язучыларның магнитофонга язылган сүзләре. Моны да үзәкләштереп эшләп бирәсе иде. 4. Мәктәп китапханәләрен китап белән тутыруга контроль кирәк. Мәктәпләрдә йөргәндә бу мәсьәләләр белән бик еш очрашабыз.
М.Мәхмүтов:
– Бибколлекторлар мәсьәләсе авыр. Бу мәсьәләләр белән бик күптән шөгыльләнәбез.
И.Нуруллин:
– Татар әдәбияты дәреслеген төзүгә язучыларны да катнаштырырга кирәк.
А.Расих иптәш Мирза Мәхмүтовка рәхмәт әйтә. Теләкләрне һәм тәкъ­дим­нәрне министрлыкка язма рәвештә бирергә карар кылынды.
Секретарь: М.Маликова
Беркетмәне Ләбиб Лерон әзерләде.
Редакция искәрмәсе:
«Бүген республикабызда 853 татар мәктәбе, 96 чуваш мәктәбе, 34 удмурт мәктәбе, 18 мари мәктәбе, 4 мордва мәктәбе бар, 1 мәктәптә башкорт теле, 1 мәктәптә иврит теле өйрәнелә. Моннан тыш 30 якшәмбе мәктәбендә 28 тел өйрәнелә».
ТР Премьер-министры урынбасары, мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховның «Казан утлары» журналының баш мөхәррире Илфак Ибраһимов белән әңгәмәсеннән.
(«КУ». – 2014. – №8).
Фатих Хөсни Фатих Хөсни
Мирза Мәхмүтов Мирза Мәхмүтов
Нәкый Исәнбәт Нәкый Исәнбәт
16
15
Мирза Мәхмүтов
Зәки Нури Зәки Нури
Ибраһим Нуруллин Ибраһим Нуруллин
Атилла Раисих Атилла Раисих

Теги: Мирза Мәхмүхтов Яңалыклар Тарихи мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру