Яңа проектның күркәм нәтиҗәсе

Узган атнада, ягъни 20 сентябрьдә “Татмедиа”ның конференц-залында “Татаринформ” агентлыгы Россия Думасы депутаты, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе рәисе Илдар Ирек улы Гыйльметдинов һәм әлеге автономиянең аппарат җитәкчесе Миләүшә Рәфкать кызы Шәрәпова белән “Үсеп килүче буынны тәрбияләүдә мәдәни-мирас: “Гасырдан гасырга” дигән проект турында пресс-конференция уздырды.

Яңа проектның нәтиҗәсе шуннан гыйбарәт: Татар милли-мәдәни автонмия Россиядә төбәкләрендә яшәгән татар оешмалары өчен классик әдипләребез, рәссамнарыбыз һәм композиторларыбыз сурәтләре, шулай ук милли киемнәребез, ризыкларыбыз, һөнәрчелегебез тасвирланган рәсемнәр тупланмасы 1000 данәдә әле генә “таба”дан төште. Илдар Гыйльметдинов әлеге проект хакында әтрафлы чыгыш ясаганнан соң, яңа проектны тормышка ашыруда фикер-киңәшләре белән актив булышкан “Безнең мирас” журналының баш редакторы Ләбиб Леронга әлеге тупланманы бүләк итте.

img_1047

img_1051

img_1054

img_1055

img_1056

img_1057

img_1058

img_1060

Комментарий язарга