Журнал «Безнең мирас»

Яңа йортлар арасыннан үтәм

Яңа йортлар арасыннан үтәм,
Син яшисең шушы тирәдә.
Бу йортларның тик кайсында икән...
Кайсы катта? Кайсы бүлмәдә?
Якты нурлар сибеп йолдыз-күзләр
Бу йортлардан карый йөзәрләп...
Урам якка төшкән зәңгәр эзләр,
Кар-күбәләк уйный тирәләп.
Нинди шәүлә каплый ут яктысын,
Пәрдә артында кемнең гәүдәсе...
Бу йортларның кайсы синеке соң,
Кайсы катның кайсы тәрәзәсе?
Синең утың, бәлки, бу йорттадыр,
Шушы чатка тарта аяк та...
Сиңа, бәлки, бары бер тотамдыр,
Бер адымдыр... Ләкин кай якка?
Бу йортларның үтеп кай баскычын,
Кайсы звонокка үреләсе?
Бу йортларның кайсы синеке соң,
Кайсы каты, кайсы бүлмәсе?
Клара Булатова
Фото: pixabay

Теги: Клара Булатова Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру