Яңа чор үзбәк шигърияте Чулпаны

Егерменче гасырның беренче чирегендә үзбәк әдәбиятында чын мәгънәсендә таң йолдызы булып балкыган, аның үсешендә зур, мөһим роль башкарган шагыйрьләрнең берсе
– Чулпандыр. Шагыйрь булуы өстенә ул – «Төн һәм көн» исемле роман, хикәяләр язган прозаик; шактый пьесалар язып, Үзбәк милли театрларында куйдырган, шулай ук Гоцци, Шекспир кебек дөнья әдипләренең әсәрләрен («Принцесса Турандот», «Һамлет» һ.б.) тәрҗемә итеп, сәхнәдә яшәү биргән драматург, журналист, публицист, педагог… – кыскасы, 1917 елдагы түнтәрелештән соңгы эзләнүле, элекке кадими тормыштан яңа чорга күчү авырлыкларын, каршылыкларын иҗатында ачык чагылдырган егерменче гасыр әдәбияты башының зыялы төркиләр улы. Чын исеме Габделхәмит Сөләйман улы булган (Чулпан – аның тәхәллүсе. Тагын – «Каләндәр» (дәрвиш-сәяхәтче), «Мирзакаләндәр», «Андиҗанлы» имзалары белән дә язган) шагыйрь 1897 елда Андиҗанда сәүдәгәр гаиләсендә туган. Атасы Сөләйман да шигырьләр язган, фарсы һәм үзбәк төркичәсендә язганыннан һәм үзе яраткан Иран шагыйрьләреннән кулъязма диван да төзегән. Алга китеп әйтик: егерменче елларда улы Чулпан Мәскәүдә яшәп, андагы үзбәк театры студиясендә туган тел һәм әдәбият укыткан чорында атасы аңа хатларны шигырь (газәл, касыйдә) белән яза торган була. Менә нинди мохит!

Әхмәтзәки Вәлиди 1914 елда борынгы мәдәни мирасыбызны (уртак әдәби ядкярләрне дә!) эзләп, фәнни командировкада булганда Ташкент, Андиҗан, Бохара шәһәрләрендә үзбәк зыялылары: Мәхмүдхуҗа Бәһбүди, Васли, М.Карый һ.б. алдынгы мәдәният әһелләре белән таныша. Шул сәфәрендә Андиҗанда әле 15-16 яшьлек шагыйрь Чулпан һәм аның әтисе Сөләйман белән очраша. Үзен укып, ишетеп белгән яшь Чулпан «яшь тарихчы карт Зәки»не (Бабич сүзе) кунакка чакыра. Атасы бу турыда белмәгән икән, улын ачулана, шулай да кунакны табынга дәшә, әңгәмәләшә. Ә Чулпан бер иптәше белән гел сөйләшеп утыра икән – әтисе аны тагын ачулана башлагач, Ә.Вәлиди Мәүланә Румидан шундый мисал китерә (фарсыча): «Сандугач бик матур сайраучы кош. Әмма ул сайраганда башка кошлар да тынып тормыйлар…» – ди. Бу хуҗага ошый, ул йомшара.

Ә бит бәләкәйдән шул ук Руми, Сәгъди, Хафизларны, төрек шагыйрь­ләрен, безнең Тукайны бик яратып, аларның «җырына» никадәр мөкиббән булса да, Чулпан үзе дә «сайрый», «җырлый», тавышын ныгыта бара – нәтиҗәдә төрки халыкларның уртак горурлыгы – чын шагыйрь булып үсеп җитә. Шулай: асыл кошлар да, шагыйрьләр дә үз тыңлаучысын таба! Һәм Әхмәдзәки белән дуслыгы дәвам итә: Вәлиди Оренбурда, соңрак Саранскида, Эстәрлетамакта Башкорт хөкүмәтен җитәкләгәндә, беркадәр вакыт янына үзбәк дуслары да килеп, Башкортстанда яшәп ала: мәсәлән, Чулпан аның шәхси секретаре дә булып тора. Соңрак Ә.Вәлиди Төркестан азатлыгы өчен милли көрәшкә кушылып, анда узган елларында да еш аралашалар, конспирация өчен Вәлидинең аны кабул итмәгән чаклары да була (шагыйрь бит, хискә бирелеп, берәрсенә яшеренгән урынын әйтер, янәсе. Чынлап та, Мәскәүдән килгән күренекле галим, Вәлидинең танышы Самойлович аны нәкъ Чулпан аша табып, күрешергә уйлый. Сак Вәлиди, шикләнеп, аны кабул итми. Саф күңелле олуг шагыйрьгә тирән ихтирамда булса да!). Чөнки Мәскәүнең кулы аны ничек эзләп, кайда, кемнәр аша сузылачагын да яхшы чамалый… 1937 елда кулга алынгач, Чулпанга бу еллардагы очрашуларын, «сәяхәтләр»ен дә исенә бер генә төшермәгәндер тикшерүчеләр.

Шунысы кызык: үзбәктә дә, казахта да тикшерүче (следователь, «Чаткылар»ны хәтерлә!..) сүзе – тиргәүче икән. Уйланырсың… Тиргә­гәннәр! Үзбәкстан төзелеп, Төркестан халыклары төрле ил-өлкәләр булып бүленгәч тә, Чулпан элекке дусларын онытмагандыр, әлбәттә. Егерменче елларда Чулпанга – «ярлылар шагыйре түгел», дип, сыйнфый позициядән торып, ун елга якын матбугат аша һөҗүм бара. Шагыйрьнең иң нык иҗади үсеше чоры бу, югыйсә, Мәскәүдә дә, Ташкентта да дуслары, иҗади энеләре күп. Әйтик, Г.Голәм, Айбек, Х.Галимҗан, Уйгун кебекләр. Алар үзләренә остаз санаган шагыйрьне яклап та карыйлар, ләкин аларны бик тиз «хаталарын танырга» мәҗбүр итәләр. Махсус әдәби «суд»лар, аның иҗаты турында партияле чыгышлар, аннан – карарлар да була. Нәтиҗәдә, 1937 елда кулга алынган шагыйрь 1938 елда атып үтерелә һәм… 1990 елларга кадәр исеме үк онытылуга дучар ителә. Оныта алдылар микән? Шундый шагыйрьне? Элекке үзбәк әдәбияты традицияләрен иң яңа әдәби алымнар белән кушып, чор үзгәрешләре музыкасын, сөйләү, җиткерүдә үз стилен, гадилегендә үк үтемле шигъриятен тудыра алган Чулпанны!

1991 елда Ташкентта Г.Голәм исемен­дәге нәшриятта (үз шәкертенең исемен йөрткән андый басмаханә буласын күзаллады микән дәрвиш рухлы шагыйрь?!) «Янә алдым сазымны» исемле китабы дөнья күрә: роман, пьеса, шигырьләр… Ниһаять! Ә.Вәлиди «Хатирәләр»ен укыгач та хәтеремә сеңеп калган Чулпан исеме, иҗаты китап булып та кулыма иреште – озак эзләп, таныш үзбәкләр аша кайтарттым. Ул арада 2009 елның апрель аенда алман галиме М.Фридерихның «Казан утлары»нда Дәрдмәнд турындагы мәкаләсе дә (И.Гыйләҗев тәрҗемәсе) басылып чыкты, чит ил галименең ул чор әдәби галәмендә «аңа тиң итеп Чулпанны гына кую мөмкин», дип язуы мине тагын да ныграк кызыксындырды. Җитмәсә, табигать һәм мәңгелек темасын, яшәешнең үзенчә шигъри моделен тудыруда ул аларга остаз итеп, У.Уитмен һәм Р.Тагор исемнәрен китерә – нәтиҗәдә, Дәрдмәнд һәм Чулпанны бик югары бәяли. Бу да Чулпан китабын эзләүгә этәрде. Һәм менә алга алдым, өйрәнә башладым. Беренче күзем тукталган шигырь – «Шәрык нуры»*. Мулланур Вахитовка, аның үлеменә багышланган күләмле мәрсия. Ул мине тетрәтте: без үз революционерыбызны оныта язып, ул коммунист, халкын аңламагандыр дип, соңгы вакытта М.Солтангалиев һ.б. белән мавыгып алдык.

Әле 1917 елда төзелә башлап, 1918дә формалашкан, Сталин җитәкчелегендәге Милли-мөселман комиссариаты да инде безгә «кызыксыз» кебек иде. Җитәкчесе М.Вахитов 1918 елның җәендә үк үтерелә бит, ни эш кыра алган алар, янәсе? Ә юк, шәрык халыклары бу комиссариатка бик зур өмет баглап, ерак Төркестан сахраларында Мулланурны – шәрыкне уятачак нур итеп кабул иткәннәр икән! Г. Ибраһимовның аны «шәрыкнең бөек революционеры» дип атавы да юкка түгел икән. Бик бай, тирән мәгънәле бу шигырь! Укыгыз әле… Башка шигырьләре дә: гыйсъян белән янган, көрәш рухлы, чакырулы, нәгърәле эндәшләр дә, гаҗәеп матур лирикасы да… яңа, совет мохитенә җайлашырга омтылу, дус-ишләрен шуңа ышандыру шигырьләре дә… Шашкын һәм дәрвиш гыйшкының илне сөюгә күчү ышанычы… Шәкерте Г.Голәмгә язган Нарин-дәрьядан газәл-хаты…

Ә Г.Голәм яшьлегендә Һ.Такташ белән дә таныш-дус булган. Егерменче еллар азагында Ташкентта аның «баг­лар кебек матур илендә» юлда арган Хәсән Туфан кунак була. Мөгаен, Такташны да, Чулпанны да, Бабичны да искә алып сөйләшкәндер алар. Шулайдыр. 1966 елда Тукайның 80 еллыгына дип Казанга килгәнендә Г.Голәм Туфанда да кунакта булды; Казанны бик сагынган иде, Тукай, Такташ каберләрен дә зиярәт итте ул… Чулпан шәкерте шул елны вафат булды – зилзилә Ташкентны тетрәткәндә, күпне кичергән йөрәге түзмәгәндер…

Быел бит Казанның төрки илләр белән багланышта үзе мәркәз булган елы. Быел – Мәдәният елы дип беләбез, Чулпаннан тәрҗәмәләр китабы да шул бәйрәм хозурына бүләк булсын!

Каләндәр гыйшкы

Мәхәббәтнең сарае киң икән –тик юлын югалттым ки,
Күп гасырлык ташлар яткан бу хәтәр юлда калдым ки.
Карашлар диңгезен күрдем: күп назлы дулкыны бардыр,
Һәлакәт киләсен белми колачны шунда салдым ки…
Гаҗәп дөнья икән бу гыйшык дөньясы, әй-йа, дуслар,
Бу дөнья дип, мәңгелеген – бик аз бәһагә саттым ки.
Аның гөл илендә былбыл сайрады, өзде бәгырьне,
Кулымнан эш төште тәмам – моң-зар эченә баттым ки.
Чын каләндәрдәй гиздем мин дөньяны, яр тапмый,
Тагын тар куышыма кайгым, аһым белән мин кайттым ки.
Мәхәббәт күгендә исемем гүзәл Чулпан иде, дуслар,
Кояш нурына түзми, җиремә төшеп аякны бастым ки…
Баку, 1920

Көзге яфраклар

Көз җитте… Туфраклар агарып калдылар –
Агарып төс җуйды көзләрдә туфраклар.
Соң сулыш! – Яфраклар кызарып яндылар,
Кызарып яндылар соң дәмдә яфраклар.

Каргалар багларда «Кар!» диеп калдылар, –
Белмәдем, кемнәрнең өлеше-ризыгы киселер?!
Яңакка бер тырнак – кул эзе салдылар, –
Белмәдем, кемнәрнең өмете өзелер?!

Әй, суык илләрдән боз киеп килгәннәр,
Ул тупас төсегез кырларда юк булсын.
Әй, минем бакчамнан җимешем өзгәннәр,
Ул кара уегыз тиз карга күмелсен.

Белмәдем, кемнәрнең өмете юк булыр,
Соң сулыш… яфраклар кызарып яндылар…
Белмәдем, кемнәрнең өлеше киселер,
Көз инде… Туфраклар төс җуеп, агарып калдылар.
1923
IMG_2318

IMG_2317

IMG_2316

IMG_2313

IMG_2312

IMG_2311

IMG_2310

Комментарий язарга