Сәгыйть Сүнчәләй. ЯМАН ХАТЫН

Бер кешенең булган, ди, хатыны. Шундый хатын — Аллам андый белән каргамасын. Бу кеше хатыны белән ничек тә килешә алмый икән. Теләсәң нишлә: теләсәң — үл, теләмәсәң — аңа кол бул.
Бу кеше көннәрдән бер көн урманда бик озак йөреп кайтты да бау ишәргә ябышты. Хатыны сорый:
— Ибрук, нәрсәгә бау ишәсең?
— Кара син аны. Мин казна таптым, — ди.
— Зур казнамы?
— Искиткеч.
Ибрук иртә белән торды да букчасын алып китәргә әзерләнде.
— Мине дә алып бар, — дип хатыны әйтә.
— Юк, ярамый. Сиңа анда ни калган?
— Юк, барам. Калмыйм.
— Йә, алайсам, әйдә барыйк.
Ибрук ишкән бавын букчасы эченә салды да киттеләр. Урманга килеп, бер тирән базга якынлаштылар. Ибрук бавыннан элгеч ясый башлады.
— Нигә аны әзерлисең? — дип сорый хатыны.
— Соң, акча артыннан төшәргә кирәк, — ди.
— Кая сиңа, мин үзем төшәм, сине җибәрәмме соң, кеше көлкесе! — дип хатыны талаша. Ибрук бауны хатынына эләктерде дә базга төшереп җибәрде.
Хатын ничек базга төште, ире ишетә: сугыш, талаш! Шундый әрләшү, кычкырышу тавышлары ишетелә башлады, Ходай гына сакласын. Бауны калтырата, дерелдәтә инде — тотып кына өлгер.
Базның тирәнендә әшәке хатын ике сәгатьләп кем беләкдер талашты.
Ибрук бауны әкрен генә тарта башлады. Тарта төшкәч, ни күрсен, бауга ябышкан кеше моның хатыны түгел! Пәри, җен-пәри, ике мөгезле пәри. Өсте кыл җон гына. Ибрук аптырап та калды. Куркуыннан бауны кире бушата башлады.
Ә пәри ялына:
— Зинһар, агай, Аллаһ хакы өчен мине кире төшермә,— ди.— Син ни теләсәң, шуны булдырырмын. Гомергә изгелегеңне онытмам. Мәңге дуст булырмын, тик мине әшәке хатыннан коткар,— ди.— Мең еллап бу базда тыныч яшәдем, мондый кыенлык күрмәдем. Зинһар, кире төшермә, аның явызлыгыннан коткара күр,— ди. Үзе елаган төсле кылана.
Ибрук пәрине чыгарды.
— Әйдә, агай, минем арттан! — дип, мөгезле пәри әйтте.
Ибрук үзе пәри артыннан бара, үзе бетен эче-күңеле белән хатынын базга төшереп калдырганына, аның әшәкелегеннән котылганына сөенә, шатлана, тик сер генә бирми иде.
«Теләгәнчә дуласын анда! Урманда аның кемгә кирәге бар!» дип уйлый иде.
Пәри белән Ибрук бер байның янына килделәр.
— Тыңла әле,— дип, пәри туктады.— Мин хәзер бу өйнең түбәсенә меним дә, морҗадан кычкырып, улап, байның гаиләсен куркытыйм. Төн буе йокы бирмим. Ә син бер арада сихерче булып кер. «Мин сезнең өеңезгә пәри ияләшкәнен белдем. Әгәр дә күп кенә акча бирсәңез, мин ул пәрине куам»,— диген. Акча бирергә ышандырсалар, син тот та авызыннан миңа кычкыр: «Мин килдем, син кит!» — диген, аңладыңмы?
— Аңладым. Пәри югалды.
Эш пәри әйткәнчә чыкты.
Ибрук бай өй ишеген какты. Аны керттеләр. Бу вакытта байның өендә кыямәт купкан төсле куркыну, тавыш вә гауга күтәрелгән иде. Ибрук үзен «багучы» диде. Байның ялынуы буенча Ибрук мич авызына барды да:
— Мин килдем, пәри, син югал! — диде.
Ничек әйтте, өй дә тын булды. Пәринең тавышы, улавы бетте. Шуннан соң бай Ибрукны акчага күмә башлады.
Ибрук акчаларны букчасына тутырды да саулыклашып чыгып китте. Капка төбендә Ибрукны пәри каршы алды.
— Әйдә тагын артымнан, — дип, мөгезле әйтте. Киттеләр. Бара-бара әлегедән дә баерак кешенең йортына килделәр. Пәри
туктады да:
— Кара әле, мин бу өйгә кереп, тагы улап, өйләрдә куркуга салыйм, котларын очырыйм. Ә син тагы багучы булып кер, — диде.
— Ярар.
Эш тагы пәри әйткәнчә булды.
Пәри өйнең югарысына менде дә морҗадан бар көче белән уларга, шауларга, яшелле-күкле тавышлар чыгарырга тотынды.
Ибрук тагы сихерче-багучы булып керде.
Пәрине куса, аңа күп акчалар бирергә булдылар. Ибрук, мич авызына тыгылып:
— Мин килдем, син кит, — дип сөйләнде.
Аңа янә дә акча яудырдылар. Ул акчаларны җыйды да сызгыргаланып урамга чыкты. Пәри аны капка төбендә көтә иде.
— Хәзер инде син үз өеңә кайт, — дип, мөгезле пәри әйтте. — Сине йитәрлек баеттылар. Тик син моннан соң, минем арттан йөреп, койрыгыңны бутарга уйлама да, — дип пәри, бармагын селкеп, Ибрукны янады. Койрыгы үрә торган, күзе акайган.
Ибрук пәрине тыңлады — өенә кайтты да рәхәтләнеп тора башлады.
Акчаларны тавыклар чукымый, тычкан кимерми. Үзе тук, башы төне-көне айнымый, исерек. Борын тәмәкегә чумган.
Тора торгач, Ибрукның өйләнәсе килеп китте.
Менә ул бервакыт өендә утырып уйлана, кәрәзле баллар ашый, сыраны киерелеп-киерелеп эчә. Башында яшь хатынга өйләнү уйлары. Ул, авызыннан селәгәйләрен агызып, ләззәтләнеп, яңа хатын белән торуны уйлый иде.
Шул вакыт кинәт ишекне кага башладылар. Ишекне ача, әллә нинди кешеләр кереп сәлам бирә, баш ия башладылар. Вакыт төнгә табарак иде.
Кешеләр сүз башлыйлар:
— Көчкә генә үзеңне таптык, — диделәр. — Менә теләсәң ни ал, бәладән коткар. Өченче төн инде өебезгә пәриме, җенме ияләште, һичбер тынычлык бирми. Шаулый да улый инде. Хәлдән тайдык, йокы бирми! — диештеләр.
Ибрук төрлегә боргаланып та карый — юк.
— Аллаһ хакы, хөрмәте өчен безне коткар, — дип ялыналар. — Мәңге яхшылыгыңны онытмабыз, кыл изгелек, — диләр дә Ибрукның аягына егылып елыйлар.
Ибрук чарасыз гына пәриле өйгә юнәлде. Ул, пәринең ачуланачагын сизеп, аңа мич авызыннан гына кычкырмаска, бәлки өйнең түбәсенә үк менәргә булды.
Менеп китте. Менеп җитүе булды, пәри шап итеп бугазына ябышты.
— Син нигә килдең? Сине монда кем чакырды? — дип, пәри йөрәкләнеп сорады. Ибрук куркуыннан шаккатты. Сулыш алырга хәле калмады. Ахырда көчен җыеп:
— Кара, пәри! Әгәр дә китмәсәң, мин сиңа базга төшергән кебек әшәке хатыннарның тагы тугызын йибәрермен. Миндә алар күп! — диде.
Пәринең койрыгы, күпме нык булса да, хәзер яфрак кебек калтырый башлады.
Пәри Ибрукны йибәрде дә:
— Ярый, алайсам китәм, — диде. — Ничек белсәңез, шулай торыңыз. Китәм, мең чакрымнарга күзеңездән югалам, тик тегенең кебек әшәке хатыннарыңны гына йибәрә күрмә, — диде дә артына чигенә башлады. Чигенә-чигенә күздән юк булып та китте.
Шушы вакыттан бирле пәринең җаны да, исе дә калмады. Әйтерсең лә җир астына сеңде.
Менә нинди ул яман хатын!

Комментарий язарга