Журнал «Безнең мирас»

Якуб Акчурин йорты

Ульяновск өлкәсенең Барыш районы Зөябаш авылындагы әлеге күркәм йорт, өлкән буын кешеләренең сөйләвенә караганда, Якубның әтисе Сөләйман Абдулла улы тарафыннан ХIХ гасырның уртасында ук төзелгән. Сөләйманның оныгы, күренекле сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе Йосыф Хәсән улы Акчура биредә туган, дип фаразлана.


img_0045


Ике катлы агач йорт таш нигез өстенә салынган. Бүлмәләрдәге биек түшәм гүзәл орнамент белән, баскыч тотынгычы агачтан зәвыклы итеп юнып, барлык ишекләре һәм тәрәзә яңаклары имән агачыннан затлы итеп эшләнгән. Өйнең камин һәм фарфор мичен бүген дә күрергә мөмкин. Акчуриннар заманында йортның ишегалдында күптөрле хуҗалык корылмалары: баз, ат абзары, мунча һәм хезмәтчеләр өчен махсус өй дә булган. Йортның тирә-ягында төрле агач-куак­лар үскән. Сөләйман вафат булганнан соң, йорт аның кече улы Якубка, ә аннары оныгы Галигә мирас булып калган. Совет хакимиятенең беренче елларыннан ук биредә хастаханә эшләде. Авыл халкы исә әлеге бинаны, гасыр дәвамында медицина учреждениесе карамагында булуына карамастан, хәзер дә «Якуб бай» йорты дип йөртә.


***
Якуб – Сөләйманның икенче хатыны Мәхмүбҗамалдан 1854 елда туган кече улы. Аңа ун яшь тулгач, әтисе вафат була. 1870 нче еллардан фабрика белән Якуб идарә итә башлый. Аның төп бурычы: фабриканы чимал белән тәэмин итү һәм әзер продукцияне сату эшен оештыру. Еллар узган саен, фаб­рикада эшләр катлаулана, Якуб үзенә башкаларның ярдәме кирәклеген тоя башлый. Туганнан туган энесенең мәшәкатьләре Акчуриннар нәселенең мәртәбәле шәхесе Тимербулат Курамша улын битараф калдырмый. Шуның нәтиҗәсе буларак, Тимербулат һәм Якуб 1891 елның азагында «Акчуриннарның Зөябаштагы постау мануфактуралары ширкәте»н оештырып җибәрә. Гаиләнең мал-мөлкәтен саклап калу максатыннан булса кирәк, Якуб Тимербулатның кызы Мәргубәгә өйләнә. Аларның никахыннан телсез-чукрак Гали туа.


1892 елда Якуб туганнары Ибраһим һәм Исмәгыйль Курамша улларыннан Зөябаш янындагы юу корылмасын сатып ала. Шуның белән күпмедер дәрәҗәдә фабриканы йон белән тәэмин итү мәсьәләсе җайга салына.


Әлбәттә, туганнарның берләшеп ширкәт оештырып җибәрүе фабрика эшенә уңай йогынты ясаган. Шуның нәтиҗәсе буларак, ХIХ гасырның 90 нчы елларында Зөябаш постау фаб­рикасы Мәскәүдә оештырылган политехник күргәзмәдә алтын медаль, 1896 елда Бөтенроссия сәнәгать күргәзмәсендә бронза медаль белән бүләкләнә. Я.С.Акчурин башкаларның мескенлегенә, хәерчелегенә дә битараф кала алмаган. 1899 елгы ачлык вакытында, аеруча азык-төлек җитмәгән яз айларында, Зөябашта ашханә ачып җибәрә, анда айдан артык авылның ач-ялангач 55 баласы туклана. Акчуриннар үтенече буенча, «Кызыл хач» җәмгыяте дә авылга авыруларны дәвалар өчен студент медикларны җибәрә. Иганәче Санкт-Петербургтагы мөселман хәйрия җәмгыятенең дә хакыйки әгъзасы булган. Ирле-хатынлы Якуб һәм Мәргубә Акчуриннарның бай китапханәсендә татар, гарәп, рус һәм француз телләрендә басылган китаплар тупланган.


Якуб Акчурин 1903 елның 13 декабрендә 49 яшендә вафат була һәм Зөябаш авылы зиратында әтисе янына җирләнә. Аның каберенә кара мәрмәрдән затлы таш куелган.



Әтисе вафат булгач, фабрика һәм зур хуҗалык белән идарә итү эшен Гали үз өстенә ала. 1918 елның 15 ноябрендә фабрика хөкүмәт тарафыннан тартып алына, мәһабәт йорт та хакимият карамагына күчә. Гали һәм аның гаиләсе мал-мөлкәтсез, фәкыйрь-мескен хәлдә кала. Башка туганнарыннан аермалы буларак, ул туган җирен ташлап китәргә ашыкмый, үз кул көче белән гаиләсен туендыра: эшчеләренең аяк киемен төзәтә башлый. Эшчеләр исә үзләренең элеккеге хуҗаларына төрлечә мөнәсәбәт белдергән: кемдер аны кызганган, кайберләре исә битараф кыланган, ә беришләре аны оятсыз рәвештә мыскыл иткән. Безгә Галине күреп белгән кешеләр, ягъни аның клиентлары белән очрашып сөйләшергә туры килде. Алар барысы да хәерче «бай»ның аяк киемнәрен төзәтү эшендә зур оста булганлыгы турында сөйләделәр.


Истәлекләргә караганда, Гали Акчурин илнең төрле почмагында яшәүче туганнарына да барып йөргән. Мөгаен, бу аның үзенә яшәргә кулай урын эзләп йөрүе булгандыр. Шулай итеп, 1920 елларда Гали Зөябаш авылыннан бөтенләйгә чыгып китә. Таныш-белешләре аны Казан, Мәскәү һәм Уфа шәһәрләренең базар, урам чатларында аяк киеме төзәтүче һәм слесарь буларак күргәләгән. Шулай итеп, Гали үзенең алтын куллары белән икмәклек акча юнәткән. Ул төзәткән самавырлар бик тиз арада яңа хуҗалы булганнар.


***
Озак еллар Зөябаш, (Калны) Калда, Заречное, Акшуат халкына, килгән кунакларга медицина хезмәте күрсәтеп килгән участок хастаханәсе хәзерге вакытта ябык. Зөябаш авылының түгел, ә Барыш районының бай тарихлы, затлы, күркәм милли архитектура ядкяре бүген җимерелү, юкка чыгу алдында. Әлеге хуҗасыз йортны тарихи-мәдәни объектлар исемлегенә кертү, аны сак­лау, төзекләндерү кичектергесез актуаль мәсьәләләрнең берсе.



Редакциядән: Зөябаш авылындагылар безгә бу йортка Габдулла Тукай да кунакка килгән, дип сөйләгән иде. Әмма Наил Таиров, бу мәсьәләне тарихи чыганаклар белән тикшерергә һәм расларга кирәклеге турында әйтте.


Укый аласыз: Йосыф Сөләйман улы Акчурин йорты

Ленар Гобәйдуллин фотолары

Теги: Наил Таиров Илһам Таиров Яңалыклар Тарихи мирас Фото

Галерея

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру